Кыңгырау якынлаша башлагач, Сәгыйдәнең тәннәре калтырарга, тешләре шакылдарга тотынды. Тәне, бер җыерылып, бер киерелеп, зыяндаш тоткан кебек булды. Күзләренә әллә нинди ут керде.
Менә капка ачылды. Кыйбла яктан повозкалы атлар чабып килеп керде. Повозка янына – сафланып чалма-чапаннан тора торган Сәгыйдәнең әтисе, җизнәсе янына, сикереп, кияү төште.
Башындагы ак данадар[169] бүреге, өстендәге шәһәрчә тегелгән постау җиләне, аякка кигән пөхтә кәвешләреннән йөгереп, бик тиз Сәгыйдәнең күзе битенә, төсенә төште. Яңа гына мыек чыгып килә торган таза-яшь йөз, йөзендәге үткен генә кара күзләре, җиңел генә хәрәкәтле сабыр гына кыяфәтне Сәгыйдә бердән күрде. Шул күрү белән, аның җилкәсеннән зур бер йөк төшкән кебек булды. Аның котын алган шул кодагый белән коданың сыйфатлары бердән югалды. Аның күңелендә зур өмет, җылы өмет туды. Кулы бердән җылынып китте. Көн бердән матурайган кебек булды Ул, нишләргә белмичә, якындагы тутасын (гадәттә, үбү булмаса да) кочаклап үпте.
Менә ишек ачылды. Әтисе, мулла җизнәсе керде. Әнә ят бер тавыш. Аның тагы йөрәге куркып китте. Моң гына саф кына яшь ир тавышы.
Сәгыйдә: «Йа Раббым! Бәхетемне ким кылма!» – диде дә, әтиләре чыгып китү белән тазарып, батыраеп күрешергә чыгарга хәзерләнде.
Сәгыйдәнең кияү бүләге чыгаргандагы көләчлеге, ачыклыгы тутасыннан – анасына, анасыннан атасына җитеп, бөтен авылны йөреп чыкты. Дүртенче көнне әтисе – хәзрәт белән, әнисе кияү хәзрәт белән күрешергә кергәндә, Сәгыйдә ата-анасыннан оялудан күзен итәгеннән күтәрмәсә дә, карт белән карчык мулла кияүнең ачыклыгыннан, бертуктамаенча «Сәгыйдә, Сәгыйдә» дип торуыннан башлары күккә тиеп чыктылар.
Кияү китеп ике көн үткәч тә, Сәгыйдә сузып-сузып «Мөхәммәдия» укырга тотынды. Дүрт көн үткәч тә, мулласы килә торган юлга еш-еш карангалый башлады. Алырга атлар җибәргәч, ул үзенең шатлыгын анасыннан, атасыннан да яшерә алмады. Кияүлек вакытлары үтеп барган саен, Сәгыйдә мулласын ярата барды. Танышлыклары озайган саен, Сәгыйдәгә мулласыннан аерылу авырая барды. Ул тәмам хикәяләрдәге кебек иттереп мулласын сөйде, мулласына гашыйк булды.
Туй алдында аның куркулары, аның, каенатасы белән каенанасын күргәннән соң, көне-төне бербуйдан елаулары әллә кайчан онытылды, әллә кая гына, хикәядә булган шикелле генә, томанлы гына бернәрсә булып калды.
Җәй буе кияүләп, көз җитә башлагач та, Сәгыйдә хәзрәтеннән атна-ун көн аерылып торуларның авырлыгын бик нык сизенә башлады.
Атасы, анасы, кияү хәзрәтнең үзенең йорт-җирләре булып җитмәенчә төшмәсен әле дип, Сәгыйдәне шул затсыз кода-кодагыйга килен иттерәселәре килмәсә дә, кияү хәзрәтне быелгы гошере белән өй салырга димләп, киләсе җәйгә үз йортларына төшерүне мәслихәт тапсалар да, кияү хәзрәт үзе дә шул якта булса да, Сәгыйдә, кышкы озын төннәрдә ялгыз – кияү хәзрәтсез булуы уеннан коты очканга, бөтен юллар белән китәргә тырышты һәм дә көзге казлар суюдан элек килен булып төште дә.
Көзнең күзгә төртсәң күренмәс төннәрендә мулласы белән карабодай ташуның уңайсызлыгын да, көзнең көз буенда алтылап ике ындыр табагында ашлык сугучыларны ашатуның күңелсезлеген дә, көне-төне лыр-лыр лыгырдап йөри торган каенанасының эч пошыруының авырлыгын да ул сизмәде.
Үз бүлмәләренә кереп, үзләре генә калгач, хәзрәте Габделвахид белән ялгыз гына калгач, ул бөтен аруларны, тиргәүләрне – һәммәсен оныта торган булды. Үзенең сөю-сөелүенә чума торган булды. Шул бәхет, шул тынычлыктан иртәгәге мәшәкатьләргә, иртәгәге тынычсызлыкларга хәл-көч җыя торган булды.
Бәлки, шулай итеп, Сәгыйдә гомергә дә килен булып калыр иде, бәлки, гомергә дә ул шул хезмәтчеләр ашата торган, сарыклар карый торган, сыерлар сава торган, карт белән карчыкның комганнарыннан җылы суны бушатмый тота торган асрау да булып калыр иде.
Үзенең бер карт мулланың кадерле кызы, бер яшь мулланың сөйгән остазбикә хатыны икәнен онытып, шул затсыз карчык белән мужик каенатага асрау булганын да сизенмәгән булыр иде. Бәлки, аның иренә мәхәббәте шундагы бөтен авырлыклар, бөтен хурлыкларны оныттырып, аңарга тормышның бөтен әчесен төче иттереп күрсәтер иде. Ләкин тормышта бик күп эшләр уйламаганча чыккан кебек, бу юлы да көтелмәгән эш хәятны борып җибәрде.
Беркөнне Сәгыйдә сарык абзарында бәрәннәр карап йөргәндә, капка төбенә бер атлы килеп туктады. Атның көлдерәтеп кешнәве Сәгыйдәнең әтисенең акбүз айгырын искә төшергәнгә, ул, кулына кое суы чиләге күтәреп, йортка таба чыкты. Ул чыкканда, атлы капкадан килеп кергәнгә, карга буялган чаналардан, авызы-борыны тирәсенә кар каткан атның башларыннан кемлеген танымаенча аптырап торса да, чананың артыннан капканы ябып килә торган тамак тунлы атасын күргәч, Сәгыйдә катып калды.
169