Выбрать главу

Әтисе бу көенчә күрә күрмәсен дип лапас астына керергә өлгермәде, карт хәзрәт: «Кызым, синме?» – дип каршы килде. Сәгыйдәнең кулыннан чиләге төште, аның артыннан кулындагы зур баригасы[170] җиргә тамды. Ул аптырап әтисенә кулын бирде. Карт хәзрәт: «Исәнме, кызым! Исәнме?» – дип, берничә дәшсә дә, күзен кызыннан ала алмады. Аның ике күзеннән агып киткән яшь бөртекләре сакалы, мыегы янына каткан карлар янына килеп туктады.

Карт хәзрәт кызын, үзенең сөекле кызын өстендә дублы мужик туны, кулында ярты аршинлы баригалы, башында ирләрдән калган мескен бүрекле, аягында тула оек өстенә юкәдән үреп ясаган башмаклы иттереп күрү хәйран калдырды.

Ул, тагы әллә ни әйтергә теләсә дә, күзеннән тагы яшьләр тәгәрәгәнгә, бер сүз дә эндәшә алмады. Сәгыйдә дә бу уйланылмаган кунакка көтелмәгән кыяфәттә туры килүеннән аптырап калды.

Хәзрәт, бераз батырланып, акрын гына тавыш белән: «Мулла Вахид кая соң, кызым?» – диде. Сәгыйдә, уйлап та тормыйча: «Алар, әти, әвен сугалар», – диде дә, үзе дә, үз якларында, үз кардәш-кабиләләрендә, дуст-иш муллаларында һич булмый торган бер эш белән кияү хәзрәтне тәкъдим итүгә кызарып та китте.

Карт хәзрәт: «Алай икән, кызым! Син әвен сугарга чыкмадыңмыни?..» – диде дә озын гына иттереп кызын сөзде.

Шул сөзүгә җавап кебек, аның күзеннән тагы ике бөртек яшь тәгәрәде.

Кинәттән бик каты иттереп тәрәзә какканлык ишетелде. Сәгыйдә калтырап китеп югалды. Хәзрәт атын бәйләп куеп, ишеккә таба борылса да, бик озаксыз ишек ачылмады.

Өйгә кергәч тә, карт хәзрәт Рәхим мулланың түрдә утырганын күреп аптырап калды.

Мулла Вахид икендесез кайта алмады. Ул да каенатай хәзрәткә чабатадан, билдә алъяпма булган кыяфәттә очрап оялды. Ләкин карт хәзрәт, бераз йомшап киткәнгә, аңарга кызгану күзе белән карап: «Исәнме, мулла Вахид», – диде.

Каенатасы хәзрәтнең үзләрен шулай табудан мулла Вахид хурланды. Атасының: «Мин кыз бирмәдем. Кыз алдым!» – дип, илтифат итмәгән булып, түр башында мокыт булып утыруына ачуы килде.

Ул, ахшамга барганда, хәзрәткә хәлләрен аз гына аңлатты. Ахшамда карт хәзрәт үзе имам булып укытты, мәчеттәге мәхәллә картлары белән күрешеп: «Сезнең кайсыңыз монда әле Шөгаеб була?» – диде. Бер бөкре генә карт: «Мин, хәзрәт!» – дигәч, «Сезмени?» – дип, аны читкә алып: «Син, Шөгаеб ага, ястүгә ат җиктереп чыгар да, карчыгыңа самавыр куярга кушып кил, сиңа барып чәй эчик әле!» – диде.

Ястүдән соң карт хәзрәт Шөгаеб абзый белән атка утырып түбән очка төшеп киттеләр. Анда тагы сорашып, авылның игътибарлырак картларын чакыртып, биш-ун кеше арасында хәзрәт: «Җәмәгать! Минем сезгә йомышым бар иде», – дип сүзгә кереште.

Хәзрәт сүздән элек шактый йомшарып куйгангамы, аның сүзләре йомшак кына хәтфә кебек чыкты. Ул: «Җәмәгать! Мине таный торгансыз: мин сезнең кодаңыз. Яңа остазбикәңезнең атасы Хәйретдин мулла булам. Сезнең авылга дүртенче кызымны кияүгә бирдем. Әүвәлге өчесе дә, әлхәмделиллаһ, михраб иясе имамнарда, өчесе дә, әлхәмделиллаһ, авылларның кызларын укытып, бәйрәмнәрдә вәгазь әйтеп, мәхәллә халкына хезмәт итеп торалар. Безнең нәселдә, җәмәгать, Аллага шөкер, бер дога бар. Безнең мәрхүм әтиемез әйтә иде: «Миңа бер юлаучы бервакытны «балаң-чагаң ил хезмәтчесе булсын, дип дога кылгач, угылым, кызым староста, дисәтник булып, куштан булалар, күрәсең, дип курыккан идем. Хәзер, әлхәмделиллаһ, сине михраб иясе күргәч, күңелем тынды» дия иде. Менә шулай, җәмәгать, мин кызымны мулла Вахидка биргәндә, анасы да, кардәш-кабиләмез дә, авыллары кара, укыган, хезмәт итәчәк остазбикәгә мохтаҗлар, дин өйрәтер, намаз-ниязга алыштырыр дип уйлаган идек. Бабаларының да догасы шул иде, – шуннан соң хәзрәтнең күзенә яшь тыгылды. – Әлхәмделиллаһ, биргәненә шөкрана. Мулла Вахидта бер сүз юк. Гыйлеме бар. Истикамәтендә[171]. Ир вазифасын белә… Ләкин, җәмәгать! Мин кызымны монда Рәхим мулланың сарык абзарын тазартырга бирмәдем. Сез дә муллаңызны алты белән әвен сугарга дип алмагансыз?..»

Мужиклар, үзләрендә гаеп бар кебек хис итеп, башларын бөктеләр. Берсе генә: «Хәзрәт, бездә гаеп!» – диде.

Хәзрәт: «Юк. Сездә гаеп түгел. Монда безнең кода хәзрәттә гаеп», – дигәч, мужиклар бердән «шулай, шулай» дип сөйләшергә тотындылар.

Сөйли торгач, хәзрәт: «Менә быел, яшь муллаңыз – яңа муллага йорт-җир кирәк дип, сез, ил картлары, гошереңезне аңарга бирергә кирәк иде. Ул менә, кечкенә булса да, йортлы-җирле булыр иде. Үзе мәдрәсәңездә укытыр иде. Җәмәгате кыз балаларыңызны сабакка йөретер иде», – диде. Җәмәгать бердән: «Хәзрәт! Шулай иттек бит, карт хәзрәт бит аңарга дигәнне барыбер үзенеке белән бергә куйдыртты. Без бит ата белән угылы арасына керә алмыймыз», – диделәр. Озын сүздән соң мәхәллә картларына хәзрәт: «Җәмәгать! Менә ничек булса да мәчет тирәсендә муллага бер йорт алырга кирәк», – диде. Картлар, үз арада яңадан гошерләрен җыеп, йөз потлап арыш язылдылар; мәчет күршесендәге, бер генә өйле булса да, шактый зур җирле Шәмсетдиннең йортын сатып алырга да булдылар.

вернуться

170

Барига – бияләй (мишәр сөйләшендә).