Выбрать главу

Шул киңәшне беркетер өчен, мулла Вахидны да: «Әни авырып киткән иде. Ясинга чакыра идем», – дип алып та килделәр. Аның да ризалыгы белән икенче көнне үк мәхәллә картлары, тагы авылдан ашлык җыеп, Шәмсетдиннең йортын сатып та алдылар.

Хәйретдин хәзрәт үз күзе белән кызы, киявенең үз башларына тора башлаганын күрер өчен, иң дөресе, үзе бетереп китмәсә, очлый алмаслар дип куркып, үзе өйне яктыртты. Үзе кушып идәннәрен юдыртты. Өченче көнне, җомга көн, берни дә белешмәгәнгә салынып тора торган кодадан рөхсәтне дә үзе сорады. Коданың, кодагыйның кычкыруы-бакыруына карамаенча, үзе үк күчереште.

Икенче көнне үзе үк иртәге намазында: «Җәмәгать! Кыз балаларыңызны укытасыңыз килсә, яңа остазбикәгә балаларыңызны китереңез. Укыту – фи сәбил Алла[172]! Иншалла, белгәне кадәр намаз-нияз үгрәтер», – диде.

Дүшәмбе көнне авылның төрле очыннан табак-табак оннар, икмәкләр, итләр күтәреп килгән кыз балаларны кызы Сәгыйдә «бисмилла» әйтеп әлиф-бигә төшергәнне, күңел сабагына «Әлхәмде» сүрәсен биреп җибәргәнне күреп, Хәйретдин хәзрәт тынычлап өенә кайтып китте.

Шул көннән башлап, Сәгыйдә белән Вахид мулла аерым бер хуҗа булып, аерым бер мулла булып тора башладылар.

* * *

Яңа өйдә, яңа җирдә яшь мулла белән яшь остазбикәнең тормышлары бөтенләй башка төс алды. Иртә белән, таң атар-атмас, авылның төрле очындагы нәни кызлары букчалар күтәреп ишекне шакый башлагач та, икесе дә аякка калкалар. Хәзрәт, тәһарәт алып, мәчеткә юнәлә. Остазбикә дә, тәһарәтләнеп, балалар укытырга керешә. Балалар сабагы арасында ул намазын укып ала; балаларга мәгънәле сабакны бирә-бирә генә, сыерын савып ала.

Көн ачыла-ачыла, кызлар берәр китапларын белеп, икенчеләрен алалар, бик үк үткеннәре өченчесен белеп бетереп, абыстайның мичен ягарга, мулла абзый кайтуга самавыр куярга тотыналар. Кайсылары күрше Закир бабай коесыннан абыстайның сыерына су китерәләр; кайсылары ындыр арты чишмәсеннән мулла абзыйга эчәргә чәй суы алып кайталар. Кызлар укып бетергәч, абыстай чәй урынын үзе хәзерли, кызып килә торган мичтә берәр таба гына пәрәмәч пешереп алуны яисә бер-ике таба гына әчегән коймак салып алуны үзенә генә калдыра. Ул шундый эшкә бервакытта да үзенең сабак кызларын кушмый, ул андый нечкә эштә беркемгә дә ышана алмый.

Хәзрәт тә тормышын бер юлдан илтә. Ул, мәчеттән чыгуга, мәдрәсәгә керә. Зуррак шәкертләрнең сабакларын тыңлатып, кечкенәләрнең укыганнарын карап, хәлфәләргә Коръәнне, мәгънәле китапны үзе бирә. Кизүнең кем икәнлеген, иртәгә кемгә утын китерергә нәүбәт икәнлеген, кемгә мәдрәсә бәкесен уярга икәнен үзе тикшерә. Шуннан соң акрын гына өенә юнәлә. Ул, өйгә кергәнче, сыерның азыгы барын-юклыгын күздән кичерә. Өйдә аны һәр көнне бертөсле ачык, һәр көнне бертөсле көтеп, Сәгыйдә каршы ала. Балалар белән маташа-маташа тамагы карылып беткән булса да, аңламый, укымый торган балаларга кычкыра-кычкыра авызы кибеп беткән булса да, аны Вахид һәрвакыт кайнаган самавыр янында көтә торган, яна торган мич алдында табасын кыздыра торган итеп таба. Вахид һәр көнне өенә: «Әссәламегаләйкем!» – дип керә, һәр көнне Сәгыйдә остазбикә: «Вәгаләйкемәссәлам, исәнме, хәзрәт, бик арымадыңмы? Әнә, хәзрәт, җылы су бардыр, битең-башыңны ю, мәдрәсәдә тузанланып беткәнсең, мин берәр таба гына пәрәмәч пешереп алыйм», – дип каршы ала.

Вахид мулла кулын-башын юа, үзе чәйнекне кыздырып чәйне сала, чәй пешә башлагач та: «Әйдә, Сәгыйдә, чәй өлгерде, ясыйм», – ди. Ләкин Сәгыйдәдән: «Хәзер, хәзрәт, пәрәмәчемнең өсте генә киләсе бар», – дигәнне ишетсә дә, «яса, хәзрәт, яса» димәсә, чәйнекне читкә алып, самавырны бастырыбрак куеп көтеп тора.

Вахид хәзрәт чәйне ясагач та, Сәгыйдә остазбикә йә пәрәмәч, йә коймак, йә сумса күтәреп килеп утыра һәм дә һәрвакыт: «Җә, хәзрәт! Исәнме?» – дип, тагы бер дәшә.

Икесе дә берсенә берсе карашалар да исәнлекне, түгеллекне аңлашалар.

Акыртын гына сөйләп-сөйләп, чәй эчә башлыйлар.

Вахид мулла да чәйне ярата, Сәгыйдә остазбикә дә ире сөйгән нәрсәне, әлбәттә, мәкруһ күрми[173]. Пәрәмәч тә тәмле була. Сөйли-сөйли вакыт үтеп киткәне сизелми дә кала.

вернуться

172

Фи сәбил Алла – Алла биргән юл.

вернуться

173

Мәкруһ күрми – начар күрми.