Выбрать главу

Ул ара да булмый, хәзрәткә бер-бер эш чыга: берсе үлә, берсе туа, берсенең кызы китә, берсе килен ала.

Өйләдән соң күп вакытта хәзрәт бер-бер кешегә мәҗлескә бара.

Абыстай да кызларның төшке сабакларын үткәреп, мулланы китергән ат белән ашка барып килә.

Кичке ястүдән соң хәзрәт мәдрәсәдә балаларның күңел сабакларын тыңлатканда, Сәгыйдә остазбикә йә бер-бер нәрсә тегә, йә, кунак-төшем килер дип, бер-бер аш пешерә, яисә хәзрәт кайтуга мунча хәзерләп куя.

Көннең көнендә тормыш шулай бара, елның язында, көзендә, җәендә, кышында тормыш бер эздән ага…

Абыстай хәзрәттән башка бер эш эшләми, берни капмый.

Хәзрәт абыстайдан башка ашый-эчә алса да, өйрәнмәгәнгәме, тәме булмагангамы, ансыз ашка утырмый.

Никадәр йокысы килсә дә, никадәр арыган булса да, абыстай хәзрәт чишенеп ятмаенча урынга якын килми.

Абыстай: «Ятарга кирәк, хәзрәт!» – димәенчә, хәзрәт тә барып урынга сузылмый.

Ел үткән саен шул тормышның программасы киңәя барса да, төбе-эзе һаман бер кала.

Икенче елда яшь муллаларның атлары була. Өченче елны кунак өйләре арта. Дүртенче ел йорт-тирәләре коймалар белән корылып, матур бакча утыртыла. Бишенче елда азбарлар мал-туар белән, йорт кош-корт белән, ындыр ашлык, печән белән тула.

Яшь мулла белән яшь остазбикә бөтен көчләре белән мәхәлләгә хезмәт итәләр. Мәхәллә дә бөтен ихлас белән, муллалар мохтаҗлык күрмәсен дип, гошерне[174], фитырны[175], гүр сәдакасын, нәфел сәдакасын[176] ташый гына би-рәләр.

Өч-дүрт ел эчендә Вахид мулла тирә-юньдә игътибарлы муллага әверелә; Сәгыйдә остазбикә, атаклы остазбикә булып, бөтен авыл хатынының киңәшчесе, мәслихәтчесе, гакыл бирүчесе, дин-диянәт өйрәтүчесе була. Карт хәзрәтләр, карт абыстайлар элгәре никадәр авырлыклар ясарга тырышсалар да, мәхәллә халкы боларга ауганын күреп, алар да угыллары белән киленнәренең шул «тәүфикъсыз» лыклары белән килешәләр, шуңарга өйрәнәләр.

Һәр нәрсә үз юлында бара. Вакытында хәзер Сәгыйдә остазбикә белән Вахид мулла атларын җигеп кунакка баралар; вакытында хатлар язып, атлар җибәреп, кунак китереп, бөтен авылга ямь кертәләр.

Һәр эшне муллаларча эшлиләр, муллаларча кылыналар. Муллаларча кунакка баралар, муллаларча кунак чакыралар, муллаларча гомер үткәрәләр.

Эштән иренмиләр, хезмәттән тартынмыйлар; Алла биргән рәхәт-тынычлыктан ялыкмыйлар.

Көн үткәнен, гомер узганын сизмәенчә дә рәхәтләнеп, берсен берсе олуглап, кадерләп, берсе өчен икенчесе үләргә хәзер булып, сөешеп гомерне үткәрәләр.

Гомернең яшь вакытында, шау-шу арасында һичбер төрле китеклек күренми; берсенә берсе бөтен дөньяның башка кешеләрен каплый биргәнгә, тормышларында тулмаган бер җир хис ителми.

Өстән генә сөйләгәндә: «Ник баламыз юк икән!» – дигән сүз әйтелсә дә, ул да эч күңелдән кайнап чыгып әйтелми, ул да онытыла, аның юклыгы да бер-берсенең барлыгы белән ябыла.

Яшь мулла белән яшь остазбикәнең гомерләре муллыкта, рәхәттә, тынычлыкта, сөешүдә, кадерләшүдә үтә бара.

* * *

Капка дөбердәгән кебек булгач, Сәгыйдә остазбикә, үзенең сабак кызларыннан бик тиз фонарь күтәртеп, йортка чыкты.

Вак кына көзге ягъмур астында, тып-тын караңгы төндә фонарь мелт-мелт итеп оялып кына ялтыраган кебек булса да, бернәрсә күренергә дә ярдәм итмәде. Аларның күзләренә келәт янында җиккән ат тора кебек булды, лапас башында бер көтү малайлар уйнаша кебек тоелды, капка төбендә тирән-тирән упкынлы баз казылган кебек сизелде. Чыккач та кызлар, куркуларыннан бер-берсенә тотынышып, авыз эчләреннән белгән бөтен догаларын укып каттылар.

Сәгыйдә остазбикә, батыраеп: «Хәзрәт! Синме?.. Хәзрәт!» – диде. Иренеп кенә шыбырдый торган ягъмурдагы басынкы һавадан изелеп йоклый торган авыл бер җавап та бирмәде.

Тынлык, коточкыч тынлык бөтен тирә-юньне тутырды.

Фонарь утының төшүе белән, әле анда өч башлы кеше кебек, әле монда озын куллы бозау кебек нәрсәләр күренгәли башлады.

Кызлар: «Абыстай! Куркамыз, куркамыз!» – дип, өйгә таба борылдылар. Сәгыйдә бикә тагы: «Хәзрәт… Хәзрәт!» – дип дәште.

Тагы күктә-җирдә – күктәге фәрештәләр дә, җирдәге җанварлар да аның эндәшүенә җавап кайтармады.

Ул, өйгә кергәч тә, эшләре белән кергән кызларның кайсының чигүенә, кайсының тегүенә, кайберсенең корамалар җыюына карап бераз сөйләгән кебек кылынса да, күңелендәге дәртен бастырыр өчен: «Мин тәһарәтем барда намаз укып алыйм, хәзрәт кайтса, фонарь чыгарырга онытмаңыз», – дип, өйнең түрендәге лампаны бераз бастырып, намазлыкка утырды.

Аның исәбе ястүсен уку булса да, күңелендә тулган курку берлән өмет аның бөтен тынычлыгын алганга, ул авыз эченнән генә үзе белгән догаларны укырга кереште. Күңеле никадәр сынык булса да, бөтен тәнен-җанын бәндәлек, бәндәнең көчсезлеге баскан булса да, аның башыннан: «Ул кая? Ни булды?» – дигән сөаль китмәде.

вернуться

174

Гошер сәдакасы – уңышның уннан бер күләмендә дини налог.