Выбрать главу

Чын, ул кая?

Иртәгә, йә аннарыга кайтам дип киткән кешегә дүрт көн булды, һаман юк!

Кайдан собраниесе шул юк кәгазьне тикшерергә җибәрде!

Кайдан ул шундый караңгы төнле, кыска көнле көзге айларда белмәгән-нитмәгән авылга китеп барды!

Төне нинди? Аты, килеп, күпер астына төшеп батып үлсә… Үлсә?!

Шул сүз аның бөтен тәнен-җанын өшетеп җибәрде. Аның тәнендә ыж иткән бер салкын дулкын үтеп, ул утка әйләнеп, йөрәккә барып капты…

Ул катты да, пеште дә… Тирләде дә, туңды да…

Уй туктады, фикер бетте…

Аның алдында шул вак ягъмурлы, караңгы төнле кичтәге коточкыч шәүлә кебек «Ул үлсә?!» дигән сүз килеп басты.

Әллә нинди кырык куллы, йөз тырнаклы, мең тешле булып, авызыннан ут чәчә торган зобани сурәтенә кереп килеп басты.

Сәгыйдә өнеме, көнеме икәнен онытты. Авызындагы догаларны кызу-кызу укырга, әллә нинди зур бер көчкә тиз-тиз башны бөгәргә, ялынырга-ялварырга кереште.

Ләкин күңеленнән «ул үлсә?!» дигән сөаль китмәде. Шул коточкыч сөальгә җавап та таба алмады.

«Чыннан да, ул үлсә?.. Авызымнан җил алсын!..» Ул Вахид, шул Вахид хәзрәт, Сәгыйдә белән менә инде сигез ел бербуйдан бергә торган хәзрәт үләме?..

Ул ни дигән сүз?..

Ул мөмкинме?..

Сәгыйдә аннан башка дөньяда тора аламы, яши аламы?..

Бердән аның күңелендә Вахид хәзрәт үлде булып куйды…

Шул вак ягъмурлы караңгы төндә аның ак кәфенле җәсәде[177] күренгән кебек булды…

Ул зыяндаш тоткан кебек калтырап китте.

Бөтен тирә-юньне – өендәге кызларны, йортын-җирен, авылын, кардәш-кабиләсен онытты, һәммәсен онытты…

Һәммәсе бетте…

Теге, төнге караңгы, очы-төбе юк упкынлы караңгы аны каплады, томалады.

Суык, салкын, өметсез, куркынычлы бушлык аның күңелен, йөрәген тутырды.

Аның тешләре тешләренә бәрелеп шакырдарга тотынды…

Бер кыз: «Абыстай! Кайтты бугай!» – дип сикереп төште.

Сәгыйдә, бик куркынычлы ямьсез төшеннән уянып китеп, төш булуына шатланган кебек, фонарьны көтмәенчә дә чыгып китте. Тагы тавыш дөрест чыкмады… Тагы хәзрәт кайтмады…

Сәгыйдә, шул ямьсез уйны ташлар өчен, кызлардан самавыр куйдырды. «Мөхәммәдия» алып, алар белә парлап укырга кереште. Ләкин «Ул үлсә?» дигән сөаль башыннан китмәде.

«Ул үлсә?.. Минем кемем кала?!»

«Ул бөтенләй миннән югаламы?.. Бөтенләй… Берни калдырмый?..»

«Әй бер угылым булса иде!..» – дип җибәрде.

Шул сүз, шул мәгънә аның бөтен йөрәгенә кереп утырып, аңарда моңача һичбер булмаган бер куәт белән балалы буласы килү – үзенең угылын күрәсе килү дәртен тудырды.

Шул дәрт шулкадәрле куәтле булды, ул «Хәзрәт үлсә?» дигән сөальне дә оныттырды. Вә аның бөтен уен-күңелен шуңарга таба бордырды.

Таң алдында былчыранып-юешләнеп, суга манчылган кебек булып хәзрәт кайткач, беренче сөаль бердән бетсә дә, икенче сөаль куәтләнә генә, ныгый гына барды.

* * *

Моңарга кадәр дә анасыннан, туталарыннан «балаңыз гына юк, тормышыңыз бик матур» дигән сүзне ишеткән булса да, Сәгыйдә, аларның мәгънәсен хәзерге кебек аңламаганга, әһәмият бирмәгән иде. Шул мәгълүм кичтән соң шул сүз бөтенләй икенче төрле мәгънә алганга, шул балалы булу, угылыңны «үт-үт» иттереп сөю дигән сүзләр Сәгыйдәнең бөтен тәне-җанының теләвенә әверелгәнгә, ул кулындагы бөтен көче белән шул уйга ябышты.

Мулла хатыннарыннан сорап, элгәре әллә нинди догалар укырга тотынды.

Кырык көнгә кадәр меңәрдән салат мөнҗия[178] укыды.

Җиде атнада җиде мәртәбә Коръән хәтем итте.

Унике атнаның баш кичендә, кече атнасында җиде газизгә җиде ясин чыкты.

Үзенең генә көченә, ихласына ышанып җитмәгәнгә, җиде Коръән чыгарга күрше авыл остазбикәсенә җиде бөтен тәңкәсен җибәрде. Үзенең кияү күлмәгене сәдака бирергә нәзер итте. Өч ел рәҗәб[179], шәгъбан рузасын тотарга вәгъдә бирде. Аллаһе Тәгалә аның ялваруына, ялынуына тик калды.

Ул, гөнаһ булса да, дип, имчеләргә күренде.

Бер карчыктан чүлмәк салдырды, бер хатыннан сылатты, күрше авылның керәшен хатыныннан ырым ясатты. Чуваш хатыныннан китергән әллә нинди ырымлы икмәкне бисмилласыз ашады… Әллә нинди бер марҗадан китерелгән, чиркәү шәме тамызган чиркәү суын да эчте…

Алла бирмәде дә бирмәде…

* * *

Бала сагыну белән өметсезлектән мөрәккәб[180] бер хис Сәгыйдәнең йөзендә әллә нинди бер кайгылы сызык сызды, шул китеклек аның тавышына мескенлек мәден[181] кушты, аның кыяфәтенә әллә нинди разый түгеллек буявын бизәкләде.

вернуться

179

Рәҗәб – ай елының җиденче ае исеме.

вернуться

180

Мөрәккәб – барлыкка килгән, кушылган.

вернуться

181

Мәд – аваз.