Выбрать главу

Аның табигате йомшарды, изрәде. Ул, сабак белмәгән кызларны чаж-чаж чыбык белән пешерә торган абыстай, бөтен кызларга «ай гакыллым, кызым» дип дәшә торган булды; аның сүзендә, сөйләшүендә әллә никадәр йомшак сүзләр күбәйде. Авыл хатыннарына: «Канатым, абыстаем!» дип сүзләргә башлаган кебек, кош-кортларга, мал-туарга да сөюле атлар кушты. Тавыкларга «тавыккаем» дип, чебешләргә «чебешкәем» дип дәшүгә башка, өстләрен мамыклы җон гөнаһсыз иттереп каплаган чебешләрне кулына алып, авызына китереп сөя торган булды.

Сыерны сауганда, ул һичбер вакытта аның белән сөйләүдән туктамады; ул аның мөңрәп каршы алуына каршы: «Кая, кил, кил, әй акбашкаем! Ә… Сөтең тулдымыни?.. Кил менә, җиңеләерсең, аннары күшәп ятарсың», – дип башламаенча калмады.

Чуар бозауга умач эчергәндә, ул аның җоннарын сыйпады, сылады, аның ахмак күзләрендә әллә ни аңлаган кебек: «Тагы эчәсең киләме? Юк инде, җитте… Җитте, хуш инде», – дия торган булды.

Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә, ул бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте: ул үзе йоклатты, үзе коендырды, үзе уйнатты, сөяргә тотынса, баланы елатмаенча туктамады.

Элгәре һич әһәмият бирми торган хатын, ул хәзер бөтен кардәш-кабиләнең баласының исемен-яшен белде. Бөтен дуст-иш хатынының кайчан бала табачагын хисаплап торды. Буш вакытын шуларның угылларына кәләпүшләр чигүгә, кызларына күлмәкләр, алъяпмалар ясау белән тутыра башлады.

Элгәре Вахид хәзрәт Сәгыйдәнең шул сагышына каршы читтәрәк торган кебек күренсә дә, бик тиздән ул да үзенең күңелендәге балага сагынуны шуңарга кушты. Ике дәрт бергә кушылгач, тагы киңәеп китеп, тагы тирәнәйде. Шәһәргә бардымы, Вахид хәзрәт Сәгыйдәнең авыл тулган балаларына: «Балалар күлмәклеге бармы? Балалар кәләпүше бармы? Балалар уенчыгы бармы?» – дип, базардан эзләп бүләкләр ташый башлады. Бәйрәм алдында, атына утырып базарга барып, әллә никадәр бүләк-салак алып кайтучан булды.

Кайчакларда алар, балалары булуын уйлап, шуның хыял диңгезендә сәгатьләрен, көннәрен уздырдылар. Алар, булган балалары сырхаулаган, үлем алдыннан хисаплап, көннәрен, төннәрен йокысыз кичерделәр.

Шул уй, шул һәр көнне иртәдән алып кичкә кадәр күз алдыннан китми торган сагыш һәм дә уртак сагыш боларны тагы якынлатты, берсенә берсенең кыйммәтен тагы зурайтты.

Инде икәүләп бала булдыру дарусын эзләргә керештеләр. Сәгыйдә үзенең бөтен кылганнарын, хәтта чиркәү суы эчүенә кадәр, мулласына сөйләде. Вахид хәзрәт тә үзенең фельдшерлар, докторлар, ишаннарның барысыннан да мәдәд[182] эстәгәнен ачты. Һәммәсеннән дә нәтиҗә бер булса да, Алланың рәхмәте киң, дип, тагы тотындылар.

Икәүләп, Хуҗалар өстенә барып, корбан чалдылар, икәүләп барып, Мулламорад бабайның чишмәсеннән алып кайткан су белән тәһарәтләнеп, Коръән чыктылар. Икәүләп, Чәһарьяр гыйзам[183] рухына багышлап, җиде көн руза да тоттылар…

Шул тынычсызлык боларда балага мәхәббәтне, дәртне тагы арттырса да, үзләрен арытты, ялыктырды. Икесендә дә әллә нинди зәгыйфьләнү, өметсезлек куәтләнде.

Менә беркөнне Сәгыйдәнең бер тутасы кияве, балалары белән килеп төште. Сәгыйдә кунакларның үзләреннән битәр балаларын кадерләде.

Мулла җизниләре әллә никадәр уенчык алып кайтты, апалары һәммәсенә яңа күлмәкләр, яңа кәләпүшләр кигезде. Аш вакыты булдымы, үзе утыртып, үзе ашатты, кич булдымы, үзе яткырды.

Мулла җизнәләре дә зурракларының кулларыннан тотып ындырга алып барды; бакчага кертеп, аларга агачларны, гөлләрне күрсәтте; алар белән үзе уйнарга да утырды. Хосусән дүрт яшьлек Әхмәт исемле бер бала аларның икесенең дә бөтен дикъкатьләрен тартты. Алар, кунакларны җибәрмәскә теләп, кыстап йөдәп беттеләр. «Балаларны калдырыңыз», – дип сорарга тотындылар. Күп балалы баҗа белән тута Әхмәтне калдырырга, өйрәнсә, үзләренә дә бирергә булдылар һәм дә Әхмәтне калдырып та киттеләр.

Сәгыйдә остазбикә Әхмәткә хәзер үк әллә ничә күлмәк-ыштан текте. Мәрфуга әбидән бик тиз хәзрәттән калган әдрәстән казаки да тектерде.

Мулла җизнәсе, шәһәргә барып, аңарга әллә никадәр уенчыклар өстенә читек-кәвеш, ялган сәгать тә алып кайтты.

Әхмәтнең кесәсеннән конфет, җимеш, чәкчәге өзелмәде; берсеннән берсе кызык уенчыклар, тәтиләр алдында бетеп тормады.

Аны бергә яткырдылар. Бергә йөрттеләр, бергә сөйделәр. Ләкин Әхмәт әллә нигә көннән-көн күңелсезләнде; ул тик торганда еларга тотынды; бара-тора көне-төне акырырга башлады.

Аны уенчык та кызыктырмады, тәмле конфетлар да куандырмады, апасы, җизнәсенең йомшак сөюләре дә тынычландырмады.

Бала көн акырды, төн акырды.

Вахид хәзрәт өшкерде, бөти язып такты – файда булмады.

Сәгыйдә бикә мунча ягып юындырды, тирләтте – файда чыкмады.

вернуться

182

Мәдәд – ярдәм.

вернуться

183

Чәһарьяр гыйзам – Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң килгән бөек дүрт хәлифә: Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали.