Выбрать главу

Ахырдан эчләре бозылып, авызларыннан селәгәйләре агып, тәмам авырырга тотынды.

Сәгыйдә белән Вахид хәзрәт, кеше баласын үтерәмез дип, котлары очты. Вахид хәзрәт, төнлә белән ат җигеп, исән вакытта Әхмәтне илтә китте. Сәгыйдә Әхмәттән калган уенчыклар, әйберләр, ваткан чынаяклар янында бик озак утырып елады.

Хәзрәтләрнең бала алырга теләүләре әллә кайдан чыгып өлгергәнгә, төрле җирдән балалар әйтә башладылар. Беркөнне бер хатын матур гына кара кашлы, биш-алты яшьлек бер малай тотып килеп керде. Сәгыйдәгә: «Абыстай! Йортларымызны карарга кайткан идем. Ирем авырды дип хат алдым. Балаларымыз, Аллага шөкер, җитәрлек. Шул угылымызны тәрбиягә алсаңыз ла. Үзе гакыллы, үзе үткен. Теләсәңез, бөтенләй сезгә бирермез», – диде.

Хәзрәт тә, Сәгыйдә остазбикә дә, малайны бик ягымлы тапкач, калдырырга булдылар. Малай бик тиз өйгә ияләште. Бик тиз тазарып китте.

Чиккән кәләпүш, кызыл төймәле казаки, аягына читек киеп, малай бик тиз мулла баласына охшады.

Сәгыйдә тагы аны юындырырга, киендерергә, ашатырга, эчертергә бөтен вакытын сарыф иткән кебек, хәзрәт тә аңарга уенчыклар китерергә, телдән генә догалар өйрәтергә бөтен көчен сарыф итте.

Бала көннән-көн матураеп, үсеп килгәндә, көннән-көн боларның мәхәббәтләрен җәлеп итә барганда, абыстайның бер йөзеге югалды. Ул шулай зур мәсьәлә булмаенча үтсә дә, бераздан тагы беләзеге югалгач, күрше килене Маһруйдан шикләнә башладылар.

Тагы бераздан соң хәзрәтнең кесәсеннән акчасы югалды.

Берникадәрдән соң күрше хатыны абыстайга, акыртын гына иттереп, угыллары кибеткә йомырка илткәнен сөйләде.

Икесе дә, Вагыйзне шул гадәттән биздерер өчен, кыш буе тырыштылар, тырматтылар. Ләкин көн үткән саен, ул гадәт аңарда шәбәя барды.

Өйдәге әйберләрне бикләмәенчә йөрү мөшкелләште.

Икенче елны теге хатынга, кайтуы белән, Вагыйзне кире бирделәр.

Вагыйз киткәч, хәзрәт белән остазбикәнең тормышы тагы буш булып калды.

Ул тагы үзенең мәгънәсен, кирәклеген югалтты…

Тагы аларның икесен дә өметсезлек басты.

* * *

Идел буеның көзләрендә бер-ике атна кояшлы матур көннәр була.

Көзнең сазы, ягъмуры алдындагы бу көннәр үзләре аяз була, үзләре кояшлы була.

Һавада әллә нинди, тел белән әйтеп бетерерлек түгел бер ис була. Авылларда шул көннәрдә кабак исе, пешкән шалкан исе һәр истән өстә торса да, шуларга башка, тагы әллә нинди яңа икмәк, яңа салам исе диимме, әллә шуңарга кушылган, базардан китерелгән яңа күлмәклек, яңа чалбарлык исе диимме, бер ис тулып тора; тагы дөрест булмады: ул, тулып, авылны аңкытып тормый, гает көнендә муллалар йортында гатырша мае исе кебек, туйлы йорттагы чәкчәк, катлама исе кебек бөтен исләрне басып та тормый.

Ләкин ул, күренмәгән-сизелмәгән көенчә, борыннан ишерелеп, бөтен авылның өстендә падишаһлык сөрә…

Бөтен авылның өстенә үзенең шул яшерен-гизле исен сибеп тота.

Шәһәрләрдә дә бу ис бөтен тормышның өстендә торса да, ул монда алма, карбыз, кавын исенә буялып сизелә, ул монда тагы нечкәрәк иттереп хөкемен йөртә. Тагы матуррак хис калдыра, тормышны тагы бизәклерәк, тагы төрлерәк, тагы татлырак, тагы тәмлерәк иттереп күрсәтә. Кыска гына әйтергә сүз табып булмаганга, язып аңлатырга көч җитмәгәнгә, бу искә – туклык, байлык, барлык исе генә диик лә…

Кояшның йөрешендәме, җылысын чәчүендәме, әллә җирне каплаган яшелләвекләрнең, яшел уҗымнарның, саргая башлаган яфракларның шул нурны каршы алуларында – ингыйкас[184] иттерүләрендәме, җәйдә дә, көздә дә, язда да күрелмәгән бер башкалык була; була гына түгел, бөтен шул көннәр шул йомшак башкалыкка манчылган, җумайланылган була. Болыннарны, яланнарны, суларны, урманнарны коендыра торган кояшның нуры тагы аграк, тагы яктырак була.

Суынып килә торган җирдәге яшелләвекләр, үләннәр, уҗымнарны кояшның сөюе, үбүе тагы җылырак була.

Яңа казаки киеп урамга чыккан егеткә, яңа күлмәк киеп суга бара торган кызга да кояшның карашы тагы мәхәббәтлерәк, тагы моңлырак була.

Бөтен җир, бөтен үсемлекләр, бөтен хайваннар шул кояшның нуры астында бер тынычлык сизәләрме – аларның да һәммәсендә тавышсыз-туышсыз бер хәят тоела.

Кошы-кортының тартышырга эше беткәнгә, чар-чор килүен бөтенләй оныткан да тик кенә кояшта җылына, коена.

Сарыгы, сыеры, кәҗәсе дә гаилә мәшәкатен, баласын югалту, анасыннан адашуларны бөтенләй хәтереннән чыгаргангамы, ул да акырмый-бакырмый, һаваланып кына сузылып ята.

Авылның өйләре, моннан бер-ике атна элек «уу» килгән, дулаган өйләре дә, һәммәсе тынычлыкка баткан.

Бөтен җир – тын; бөтен тормыш – бөтен. Бөтен тирә-юнь – тук.

Ләкин бу тынлыкта әллә нинди моңлык бар. Аңлап бетерерлек түгел бер моңлык бар.

вернуться

184

Ингыйкас – чагылу, нурларның кире кайтуы.