Кояшның шул үтә күренә торган яктылыгындамы, кояшның җылысын бөтен дөньяга тигез җиткерер өчен тырышуында, нурын яудыруындамы, әллә шул чиксез тын, ак көндә һаваланып кына агып йөри торган нечкә-нечкә күбәләк җепләрендә, үрмәкүч дилбегәләрендәме, бер бәхилләшү, бер аерылышу, бер кызганышу буявы, бизәге бар.
Авылларда бу вакытта киленнәр, каенаналар да орышышмый.
Бу вакытта авылда берсен берсе күрә алмый торган яшь әтәчләр дә канга батышып сугышка керешми.
Бу вакытта мулла белән мөәззин дә фидия өчен, зиярәт печәне өчен кычкырышмый, талашмый.
Әллә ник һәрнәрсә, һәр мөнәсәбәт тынып тора, дустлык, дошманлык тик хәл җыя.
Бу көннәрне авылда әбиләр атнасы диләр.
Кояшның җылыткан җылысы никадәр ихластан булса да, агачларны яфракландырырга, гөлләрне чәчәкләндерергә көче җитмәгәнгәме, кояшның нуры никадәр матур, никадәр йомшак булса да, сандугачның йөрәгенең ут каба торган почмагын кабызып җибәреп, аны үзен, тирә-юнен оныттырып сайрау-җырлауга чумдыра алырлык чаткысы булмагангамы, әллә башка бер сәбәптәнме – бу көннәрнең җылысын карчыклар җылысына, бу көннәрнең матурлыгын карчыклар гүзәллегенә охшатканнар.
Менә шундый карчыклар атнасы кергәч тә, авыл халкы арасында кыз сорау, угыл өйләндерү башлана.
Шул карчыклар көне җиткәч тә, муллалар арасында кунакка бару, кунак чакыру дәвере керә.
Муллалар бер-берсе белән күрешеп сыйлашулар, иртәдән алып кичкә кадәр ашка йөрешеп, кичке озын төннәрдә остазбикә белән мунчадан соң яңа бал белән, Василийдән алган яңа чәйне унар-унбишәр чынаяк кына эчүләр, тәмләп утырышулар башлана.
Монда муллалар бер-берсенә хисап бирешәләр.
Гошернең күпмелеген, үлем-җитемнең ни дәрәҗәлеген, киләчәк туйларның ни төрлерәк булуы хакында сөйлиләр, уйлыйлар.
Мәктәп, мәдрәсә мәсьәләсе, киләсе рамазанның башы шимбәдәнме, якшәмбедәнме, дүшәмбедәнме, әллә сишәмбедән үкме башлауларын төшенәләр. Иске моназарә дә кылышып алалар.
Үзләре сизмәенчә генә, үзләре белмәенчә генә, мәхәлләне алып бару, халык белән мөнәсәбәтне йөртүләрнең юлларын уйлыйлар, сөйлиләр, маяклар утырталар.
Остазбикәләр җыелышы, әлбәттә, үзгәчәрәк була.
Алар бүлмәдә хәзрәтләрнең сөйләгәннәрен тыңлап утыргаласалар да, күп вакытта, мөәззин Мәрфугасының затсызлыгын, иптәш мулланың остазбикәсенең төрки китабыннан вәгазь әйтүен сөйләгәндә, хәзрәтләрен онытып та җибәрәләр. Үзләренең дөньяларына чумып, үз шатлыклары, кайгыларында коеналар, йөзәләр.
Теге якта ай башы, мәдрәсә мәсьәләсе хәл ителсә, бу якта кызлар бирү, угыл өйләндерү, шәкерт угылын укыту мәсьәләләре чишелә.
Бөтен кыш буе муллаларның түрендә дә, бүлмәсендә дә шуларның татбикаты[185] гамәлгә куела.
Менә бу елны да шулай булды. Менә бу елда да хәзрәтләр остазбикәләре белән кунакка чакырылдылар.
Иттифакый[186] быел, шактый гына бай бер кеше угылын өйләндергәнгә һәм дә шәһәрдән өйләндергәнгә, шәһәргә чакырылдылар.
Сәгыйдә остазбикә белән Вахид барып кергәндә, бөтен тирә-юньнең мулласы җыелган кебек, мондый муллалар мәҗлесендә сирәк очрый торган Казан сәүдәгәрләреннән Фәхри хаҗи да җәмәгате берлә бар иде.
Кунаклар күп булганга, парлап-парлап яткырырга урын табарга мөмкин булмаганга, никадәр оят булса да, ирләр аерым, хатыннарны аерым яткырырга тугры килде.
Муллалар, мөдәррисләргә бу үзгәреш күңелле дә булды.
Аларга шул ятыш-торыш мәдрәсәне хәтерләтте.
Төн буе алар, берсен берсе бүлеп, мәдрәсә хатирәләрен яңарттылар.
Картлары да, яшьләре дә, шул хикәяләр астында үзләренең михраб сахибләре[187] икәнлекләрен дә онытып, гади очрашуда сөйләнмәслек хикәяләр, хатирәләр дә сөйләштеләр.
Абыстайларның артларында мәдрәсә кебек берләштерә торган бер хатирә булмаганга, «Дөрелмәҗалис», «Дөррәтелнасыйхин» нан вәгазь сөйләү, кадер кичләрдә «Мөхәммәдия» уку, үлек юу бик бертөрле, төссез булганга, алар бик тиз бала-чагага күчтеләр.
Беренче көнне үк бөтен остазбикәләр үзләренең угыллары, кызлары хакында озын хисаплар биреп өлгерүгә башка, килеш-йөрешләре, табигатьләре белән таныштырып өлгерделәр.
Биреләчәк кызларның җиһазлары, матурлыклары, уңганлыклары хакындагы сүзләр дә, икенче көнне бетерә алмаганга, Сәгыйдә бикәнең баласызлык мәсьәләсе дә килеп чыкты. Беренче күрешә торган остазбикәләр шуның бөтен ягы берлә таныштылар. Иске танышлар яңадан-яңа дарулар, яңа догалар, яңа тылсымнар өйрәттеләр, яңа фикерләр, яңа хикәяләр сөйләделәр.
Сәгыйдә, боларны сөйли-тыңлый башы катып беткәнгә, боларның һәммәсеннән дә һичбер төрле өмете булмаганга, әбиләр хикәясе кебек кенә тыңлады, һәммәсенә рәхмәт укыды.