Выбрать главу

Шуннан ул акыртын гына тавыш белән өч ир арасындагы аермаларны сөйләргә тотынды. Сәгыйдә гомерендә ишетмәгән сүзләрне, ир белән хатын тормышындагы тәфсыйлатны иң вакларына кадәр ишетте.

Шул хатынның оятсызлыгы аны ачуландырса да, аның әллә нинди бер хисен мыскыл итсә дә, тегенең хикәядән хикәягә күчеп сөйләвенә үзе дә чумып китте.

Хикәяләр беткән кебек булгач, Үлмәс, Сәгыйдәгә карап: «Сезнең, остазбикә, балаңыз булмый… Хәзрәтеңнәнме, синнәнме?..» – диде.

Ул ике күзен тагы Сәгыйдәгә текәде.

Теге чикләвек ашата торган пәри карчыгының «симергәнме, түгелме» дип карагандагы кебек иттереп җентекләргә кереште.

Сәгыйдә кызарды, бүртенде. Шул сөальне шул былчырак хатынның бирүенә хурланды.

Хәзрәтен мыскыллау кебек, үзен ваксыту кебек бер хис астында калды.

Ләкин тегенең күзләренең, иң гади сүз сөйләгән кебек, тик торуы аны тагы чуалтты.

Ул аптырап кына: «Алладан», – диде.

Үлмәс, бераз елмаеп, тик кенә остазбикәгә карап торды да: «Менә мин Казанда фәлән байның хатынын беләм. Ире берлән бик яхшы торалар иде. Балалары юк иде. Ләкин Хаҗи – без аны Хаҗи дип йөртәмез, исеме Шәрәфи хаҗи – шул бик кызу кеше иде. Ачуы килсә, ни әйткәнен, ни салганын белми иде.

Беркөнне кайтып керсә, хатыны Сәлимә абыстайның приказчиклары белән сөйләп торганын күргән. Сораунитү юк, «Талак! Талак!» димәсенме?

Ахырдан приказчикның Шәрәфи абзый үзе җибәргән йомыш белән килгәне дә мәгълүм булган. Ләкин эш эштән үткән.

Менә никях яңартмакчы була. Талак өч булган икән. Сәлимә абыстай да китәргә бер дә теләми.

Хәзрәт: «Ике өйдә торыңыз! Гыйддәтеңез[188] тулгач, бер кешегә кияүгә биреп алмаенча никях яңартылмый», – ди.

Шәрәфи хаҗи бик хурланучан иде. Ни эшлисең?

Ахырдан менә, яшереп кенә, халык арасына чыкмасын дип, мәдрәсәдәге суфи белән тәхәллел[189] ясыйлар.

Сәлимә абыстайга яңадан Шәрәфи хаҗига никях укыйлар. Алты-җиде ай үтми, балалары туа… Шәрәфи абзыйга Аллаһе Тәгалә бер угыл багышлый».

Шул сүзне әйткәч, Үлмәс тамак эченнән көләргә тотынды. Ул шундый тәмле-тәмле иттереп көлде; көлде дә туктады, тагы Сәгыйдәгә карап алды да тагы көлде.

Сәгыйдә аптырап китте. Ни әйтергә белмәенчә, эченнән: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» – диде.

Үлмәс: «Менә, тагы, безнең авылда бер кешенең баласы булмый иде. Бервакытны кием тегәргә тегүче керттеләр. Шуннан соң Аллаһе Тәгалә бер кыз багышлады…» – диде.

Тагы шуның төсле әллә никадәр хикәяләр сөйләде. Һәммәсе соңында бик тәмле иттереп, бик рәхәтләнеп көлде. Бер туктады да, авызында тәме тагы бетмәгән кебек иттереп, тагы көлде.

Бераз туктап, Сәгыйдәгә карап торганның соңында: «Менә, остазбикә! Бала күрәсең килсә, насыйп булса, Казанга бар. Үземә кунак булып төш. Һәммә эшеңдә ярдәм итәрмен. Ирнең үгие юк ул, остазбикә!» – диде.

Шул сүзне ул тавышын зурайтыбрак әйттеме, шул фикер үзенең ятлыгы белән аерынкы төстә чыктымы, шул җөмләләр чыңлап китте.

Шуларның мәгънәсе шул караңгы сыман бөтен өйне тутырды.

Шул сүзләр Үлмәснең бөтен хикәяләрен оныттырып, барысының да урынына үзе генә басты.

Сәгыйдәнең бала эзләүдә кылган бөтен мәшәкатьләрен, чиккән зәхмәтләрен һәммәсен бердән оныттырып, шул «ирнең үгие юк» һәммәсен томалады, каплады.

Ул, үзе аңламаенча гына: «Ирнең үгие юк!» – дип куйды.

Шул сүзнең ямьсезлегеннән коты очып, тәнен калтырау алды.

Тешләре шакылдый башлады.

Башы зур бер нәрсә белән кинәттән суккан кебек авыртырга, сызларга тотынды.

Ул, тавышын күтәрә төшеп: «Син ни сөйлисең? Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, авызыңнан җил алгыры!» – диде.

Бөтен тәне-җаны әллә нинди суыкка чумганга, ул калтырана-калтырана йомарланып ятты.

Бик озак белгән догаларын, аятьләрен укыды. Бик озак эченнән шул сүзләрне ишеткән өчен тәүбә итте.

Ләкин күңелендә шул сүзләр әллә нинди бер тап калдырганга, майлы, китми торган тап калдырганга, ул эченнән тынычлык таба алмады.

Догалар, элгәреге вакытта аңарга рәхәт, тынычлык бирә торган догалар да, һаман шул тавышның барлыгын хис иттерә килделәр.

Менә ул йокыга киттеме, әллә юкмы?

Зур гына су буе. Әллә никадәр ирләр, хатыннар. Һәммәсе бәбәй туена җыелганнар. Кемнең бәбәе икәнен рәтләп белми. Әй… Сәгыйдәнең үзенеке икән… Менә бәбәйгә исем кушар өчен азан әйтәләр, имеш… Мәчет манарасыннан әйтәләр, имеш… Менә мөәэзин булып теге Үлмәс менде, имеш тә… Кичәге көлүе белән бергә кушып, манарадан: «Ирнең үгие юк!.. Ирнең үгие юуук!..» – дип кычкыра, имеш… Шунысы гаҗәп: шул азанга бөтен ирләр, хатыннар кул күтәрделәр дә дога кылалар, имеш!

Менә зурайды, әллә кайдан бер суфи килде, имеш… Аның, бите шадра, киеме сәләмә, кыяфәте куркыныч, имеш…

вернуться

188

Гыйддәт – ирсез калган хатынның икенче иргә бармый торырга тиешле вакыты.