Шундый булса?.. Ул тагы шундый көндәшле әллә ничә хатыннарны искә төшерде. Шуларның кырык төрле җәфаларын, җәзаларын күзеннән кичерде.
Ләкин ни өчендер шуларның һәммәсендә дә көндәш белән торуның тышкы ягын гына карады. Тышкы ягын гына мөхакәмә итте[190]. Тышкы уңайсызлыкларын гына йомшатырга маташты.
Менә инде, ул хәзрәтне өйләндерсә, үзенә көндәш алып бирсә?
«Көндәш» дигән сүз Сәгыйдәнең саф уйларында юыла-юыла ачысын бетерә төште; ул аны ул кадәр куркытмый башлады: ул шул сүз белән гади сүз кебек иттеребрәк кылына башлады.
Әйе, көндәш алып бирсә?
Ул хатын… әлбәттә, хатын түгел: кыз…
Шул кыз бик матур, түгәрәк алма кебек балалар бирә дә, хәзрәтнең шул баласызлык китеклеген бетерә дә, үзе әллә кая читкә китәме?
Әллә нишли кебек тоелды. Тоелды гына да түгел, ул шул үз хәзрәтенең үзеннән башка хатын-кыз белән икесе арасында гына булган, булачак, булырга тиеш гаилә хәятына катышуын уйламады да, уйлый да алмады…
Ул бит Сәгыйдә белән боларның икесенеке генә – башканыкы түгел.
Балалары юк икән, менә бер хатын аларга бала бирә. Ул бала әллә ничек туа?.. Ничек булса да була… Ләкин ул хәзрәтнең баласы була, ул бала Сәгыйдәнең баласы була…
Уй шуннан узмадымы, шунда туктадымы? Ләкин ул үсте, ныгыды, беректе. «Хәзрәтне өйләндерергә» дигән төскә кереп тамырланды, бөреләнде, яфрак ярды. Бик озак эзләгән авыруына дару тапкан кеше кебек, Сәгыйдә тынычланып, рәхәтләнеп тә китте.
Шул эшне тиз-тиз булдыру өчен, хәзрәткә дә сөйләмәкче булды, күңеленнән яраклы кызларны эзләргә дә тотынды.
Авылларындагы үзеннән сабак укыган, уртача гына бер мужикның кызына карарга килде.
Менә ул, Сәгыйдә, үзе яучы булып бара. Зөлфия абыстай самавыр куеп чәй янына утыргач: «Мин бит, Зөлфия абыстай, Галимәне бик яхшы бер урынга сорарга килдем. Дәүләт зур, дәрәҗә зур, кешесе яхшы, ләкин бер генә җитмәгәне бар: көндәш өстенә», – ди…
Зөлфия абыстай: «Кемгә соң ул, абыстай?» – дигәч, Сәгыйдә, күзен дә йоммаенча: «Үз хәзрәтемә!» – ди.
Зөлфия абыстай аптырап кала. «Әллә абыстай гакылдан язды микән?» – дип шөбһәләнә. Бүлмәдәге Галимә дә тиз генә чулпыларын шылдыратып чыгып китә… Ләкин Сәгыйдә һаман шул сүзендә…
«Хәзрәт бик яхшы, дәүләтемез бар… фәлән-фәлән…» Һәммәсен сөйли.
Бик озактан соң Зөлфия: «Абыстай, соң син үзеңә көндәш алмакчы буласыңмыни?.. Мин соң, абыстай, үзеңнән укыган кызымны ничек иттереп сиңа көндәшлеккә бирим?» – ди. Сәгыйдә һаман шул үз юлында, көлә-кинәнә сөйли…
Кызны бирергә разый булалар… Менә туй… Никях та укылды, ди… Менә кияү алырга килделәр, ди…
Кияү алырга?..
Хәзрәт кияү булып барачак, ди…
Хәзрәт, Сәгыйдәнең хәзрәте, кияү булып барачакмы?..
Теге елны Сәгыйдәгә кияү булып килгән хәзрәтме?..
Ул, Сәгыйдә янында бикәчләп яткан кебек, Галимә янында да бикәчләп ятачакмы?..
Аның күз алдында бердән бөтен яшь гомер, бергә үткәргән бөтен матур минутлар үтте. Ул Сәгыйдәне үзенең бәхете-сәгадәте белән бөтенләй томалады.
Ул шуларны яңа татыган, яңадан күргән кебек булды. Хәзрәтнең бөтен кылынышларын, көлешләрен, сөюләрен, сөелүләрен хис итте.
Шулар, менә шулар бердән Сәгыйдәдән алынып, Галимәгә китәрме?
Хәзрәт, аның хәзрәте, менә шул матур минутларны, матур сүзләрне, йомшак сөюләрне Галимәгә багышлармы?..
Аның күңелендә Галимәгә каршы иксез-чиксез дошманлык туды.
Ул шул әдәпсез, остазының өстенә көндәш булып килгән хатынны – оятсыз кызны тетмәсен теткәләмәкче, изүен өзмәкче булды.
Сәгыйдәдән хәзрәтен, бердәнбер хәзрәтен алган өчен, талаган өчен, үзәген өзмәкче булды.
Хәзрәтенең Галимәгә кылган – шул затсыз мужик кызы Галимәгә кылган шул илтифатыннан, аңарга чәчкән шул әрәм матур сүзләреннән ул хурланды, җир ярылса, җиргә керерлек булып хурланды.
Үзенең шулай мыскыл ителүеннән, хәзрәтеннән мыскыл ителүеннән янды, көенде.
Аның бугазына әллә ни тыгылды.
Аның күзеннән елгалап яшь, кайнар яшь агарга, хурланган, мыскыл ителгән йөрәктән кайнап чыккан яшь агарга тотынды.
Җылы-җылы фикерләре рәткә килә башлагач, ул:
– Юк, юк, мәңгегә юк… Хәзрәт минеке, хәзрәт минеке… Бирмим, бирмим! – дип кычкырды…
Ләкин шул туган фикер, никадәр ачы булса да үсте, аның зәһәре никадәр тәмсез булса да, Сәгыйдәнең йөрәгенә кергәннән-керә барды.
Балага мәхәббәт, хәзрәтне бәхетле итәргә теләү – аның күңелендә көндәш ачысыннан көчлерәк чыкты. Ул акрын гына шул уйга өйрәнә килде. Гакыл белә «Хәзрәтне өйләндерергә» дигән карарына үзенең йөрәген өйрәтә башлады.