Выбрать главу

Шул эштә иптәш-ярдәмче итеп ул тагы китапка – Коръәнгә кереште, ул тагы намаз-ниязга чумды.

Иске китаплардан изге хатыннарның тәрҗемәи хәлләрен эзләп, аннан рухына азык алды.

Әюб пәйгамбәр хатыны 18 ел авыру иренең яраларын-җәрәхәтләрен юып торган. Ахырда, ирен ашатыр өчен, бер нәрсә булмаганга, матур толымын кисеп сатып, азык китергән…

Әллә нинди бер әүлияның изге хатыны, иренең язу өстәлендә язуы бетүдән элек шәме беткәч, ирен эштән аермас өчен, зур толымын кискән дә, шуны майга чумырып, шәм иттереп яндырган…

Хәзрәти Хәдичә үлгән чакта, хәзрәти Рәсүл Хәдичә разилуллаһе ганһегә:

– Хәдичә! Анда баргач, синең кыямәттә көндәшең булачак – фиргавен кызы Асия белән Мәрьямне күрерсең… Аларга миннән сәлам әйт! – дигән.

Хәзрәти Фатыйманың:

– Ник, әти, әнинең үләр алдында күңелен рәнҗеттең? – дигән сөаленә каршы пәйгамбәр:

– Кызым! Анаңның изгелек дәфтәрендә һәр яхшылыкны күрдем. Ләкин көндәшкә сабыр итте дигәне булмаганга, шул юлын да тутырыр өчен әйтәм, – дигән.

«Минем башка савапларым булмаса да, гамәл дәфтәремнең шул бите тулса, мин дә хәзрәти Хәдичә ливасында кубарылырмын!»

Көндәшкә сабыр…

Көн үтте, ай үтте.

Сәгыйдә үзенең күңелен шул авырлыкка өйрәтә килде. Вакыт үткән саен, көндәшнең ачысы кимемәсә дә, Сәгыйдәнең ачыга чыдавы арта барды.

Аның күңеле ныгый килеп, ахырдан ул, үзенең шул корбанны итә алырлык көч җыйганны хис итеп, хәзрәткә мәсьәләне чиште.

Хәзрәт ашыга-ашыга җомгага хәзерләнә иде.

Сәгыйдә чапанны биргәч тә:

– Менә, хәзрәт, баламыз булса, җомгадан кайтуыңа балаң каршы чыгып торыр иде. Ул, зурая башлагач, синең белән бергә мәчеткә барыр иде, бергә кайтыр иде. Хәзер?.. Әллә, хәзрәт, сине өйләндерикме?.. – диде.

Шул сүз хәзрәткә шулкадәр ят тоелды, аның мәгънәсе хәзрәтнең уеннан шулкадәр ерак булды: ул чит бер телдә сөйләнгән сүз кебек кенә аны ишетте, аның мәгънәсенә дә ирешә алмады, аның тугрысында уйлый да алмады.

Тиз-тиз мәчеткә ашыкканнан-ашыкты.

Ләкин шул сүз, «ләфзаи морад»[191] кына булса да, аның күңеленнән китмәде.

Тәхият әл-мәсҗед[192] намазы укыганда, ул аның мәгънәсенә төшенгән кебек тә булды… Хотбәгә[193] менгәч, ул шуның мәгънәсен иҗекли-иҗекли хотбәсен дә яңлышты… Фарызда да аз гына сүрәи Фатихадан соң рөкүгъка[194] китмәде…

Ләкин кайткач та, Сәгыйдә белән бик ачык сөйләшеп, шул уйны, шул «булмый торган» уйны, баштан ыргытырга булды…

* * *

Җомгадан соң, Хәйрулла агайның анасының зиярәтенә сүрәи мөлек[195] укып кайтканның соңында, Вахид хәзрәткә элгәреге кыяфәттә, элгәреге самавыр, чәй белән көтә торган Сәгыйдә остазбикә каршы чыкты, һаман элгәреге сүзе:

– Исәнме, хәзрәт? – булды.

Ләкин Вахид хәзрәт гомерендә беренче мәртәбә – ун еллык бергә тормышларында беренче мәртәбә, – кашын төшереп, Сәгыйдәгә карамаенча, мыгыр-мыгыр гына җавап бирде.

Ул үзе дә шул табигый түгеллеккә, үзенең тавышының ятлыгына аптырап киткән кебек булды, «ни булды?» дип уянып киткән кебек булды…

Шуның сәбәбен табар өчен, тирә-юнен күздән кичерде. Чәй ясап тора торган Сәгыйдәгә күзе төште. Берни дә юк… Һаман иске самавырлар, иске хуш чәй исе, иске җиһазлар…

Һәммәсе иске… Сәгыйдә дә – иске Сәгыйдә… Ләкин… Аның күзенә сыек кына, сыек кына әллә ни сөртелгән…

Әйе, сөртелгән!..

Моңлык, кайгылык сөрмәсе тартылган…

Маңлаенда да яңа бер сызык бар…

Яңа…

Вахид аны күргәне юк иде… Шул сызык, шул моңлы күз өстендәге сызык Сәгыйдәнең төсенә бер башкалык, нәрсә икәнен әйтеп бирергә мөмкин түгел башкалык куша…

Ул Сәгыйдәнең йөзенә бер уйга килү, бер уйга туктау, сүзендә тору буявын сөртә…

Әйе, аның бөтен йөзендә әйткәненнән чигенмәү язылган…

Бу элгәре бит юк иде…

Әллә Вахид күрмәде генәме икән?..

Ул Сәгыйдәгә әллә ни өчен үпкәләгәнгәме, башка сәбәптән кәефе киткәнгәме, чәй да аңарга элгәреге кебек нәшьәле[196] чыкмады. Сәгыйдә, әллә нинди сөальләр биреп, сүзне озайтырга теләсә дә, сүз бәйләнмәде, озаймады.

Ул гадәттәгедән аз эчеп, шүрлектән калын бер китап алып, ривайәт эзләргә, түбән очтагы Касыйм балаларының аталарыннан калган малларын бүлүдәге ривайәтләр эзләргә кереште.

Озын иттереп өйрәнгән гарәпчәләрне укыса да, әллә нигә алар аның башына кермәде. Ап-ачык иттереп китап Касыйм Сафиның угылына тәрикәдән[197] хисса[198] чыгармаса да, ул гасабәләрнең[199] хөкеменнән үтеп китеп, бәнил-гыйлләтләр[200], бәни-л-әгъяннарга[201], зәвие әл-Хамнарга[202] барып чыкты…

вернуться

191

«Ләфзаи морад» – «тел әйткән теләк».

вернуться

192

Тәхият әл-мәсҗед – мәчетне мактау намазы.

вернуться

193

Хотбә – нотык, вәгазь.

вернуться

194

Рөкүгъ – намазда иелеп тору, тезләнү.

вернуться

195

Сүрәи мөлек – Коръәндә «Милек» сүрәсе.

вернуться

196

Нәшьәле – дәртләндерерлек, күңелгә ятышлы.

вернуться

197

Тәрикә – үлгән кешедән калган мал-мирас.

вернуться

199

Гасабәләр – ата ягыннан булган туганнар.

вернуться

202

Зәвие әл-Хам – Хам нәселе (байлыклары). Хам – Нух пәйгамбәрнең өч улыннан берсе.