Выбрать главу

Шулардан әллә нәрсә казынды.

Эчендә әллә нинди эчне пошырып тора торган ят нәрсә, 12 ел мөддәтендә[203] бер мәртәбә дә күрмәгән, хис итмәгән ят нәрсәне тойды, сизенде. Шул көтмәгән ят нәрсәдән, үги уйдан котылыр өчен, тагы шуның сәбәпләрен эзләргә тотынды.

Аның күзләре Сәгыйдәнең күзләренә очрашты. Ул күзләр биниһайә тирән, төпсез кебек күренде.

Вахид теге ятлыкны биргән нәрсә, моның тыныч күңеленә теге үги дошман фикерне суккан нәрсә – шул күзләр икәнен бердән хис итте.

Сәгыйдә, шуны аңлаган кебек, шул тирән күзләре белән хәзрәтнең йөрәгенә кадалган укны, зәһәрле укны күргән кебек, йомшак кына көлеп:

– Хәзрәт, синең әллә ник кәефең юк… – диде.

Вахид хәзрәт ачуланган тавыш белән:

– Юкны сөйлисең! – дип җавап кайтарды.

Вә үзе дә шул тавышның дорфалыгыннан, мәдләренең ямьсезлегеннән оялып та китте.

Сәгыйдә, йөзенә тагы көләчлек кушып, баягы күзенә тагы әллә нинди көч кушып:

– Хәзрәт, юкны сөйләмим. Менә бергә тордык, бергә яшәдек. Мин синнән бер авыз яман сүз, күңел калдырырлык бер эш күрмәдем… Унике ел бергә торамыз… Әлхәмделиллаһ, көнемез иркен… Дәүләтемез мул… Үзең беләсең… Ләкин, хәзрәт, боларга хуҗа кем?.. Болар кемгә кирәк?.. Мин, хәзрәт, менә шул ындыр тулы икмәкләремез, йорт тулы малымыз-туарымызның кирәген белмим… Мин алар белән нишлим?.. Шул зур өйләр, шул җиһазлар миңа хуҗасыз, иясез кебек тоела… Без шуларга хуҗа таба алмадык… Мин, хәзрәт, сиңа бала бирә алмадым… – Ул озын иттереп хәзрәткә карады.

Хәзрәт: «Бу тавышны, бу көчне Сәгыйдә кайдан алды? Әллә гакылга җиңеләя башладымы?..» – дип уйларга өлгермәде, Сәгыйдә тагы:

– Хәзрәт, монда мин гаепле, синең тормышың, шул тормышыңны мин бизәкли алмадым, шул тормышка мин китеклек бирдем… Сине бала мәхәббәтеннән мин мәхрүм иттем… Сине, хәзрәт, үлгәннең соңында догачысыз мин калдырдым… Шул бабадан бабага килгән михрабны хуҗасыз мин иттем…

Вахидның тамырлары, сеңерләре киерелә барса да, Сәгыйдәнең тавышында әмеранә бер мәд булганга, ул аның сүзен бүлә алмады.

Сәгыйдә:

– Хәзрәт, син җегәреңдә әле, сиңа әле, Аллага шөкер, өмет бетмәгән… Шул өйләр, шул дәүләтләр, шул мәчет, мәдрәсәгә хуҗа, үзеңә дә, миңа да догачы калдыру өмете бетмәгән… Хәзрәт, сиңа өйләнергә кирәк!..

Ул тагы тирән күзе белән хәзрәтне сөзде…

– Пәйгамбәрләр дә өйләнгән… Әүлиялар да өйләнгән… Шуның өчен, хәзрәт, менә мин сине өйләндерергә кирәк дигән уйга килдем… Сиңа яучы булмакчы булдым. Кызын да таптым. Үзе инсафлы. Үзе тәрбияле. Үзе укыган. Үзе чибәр. Фәхри абзый кызы Галимә… Миңа, хәзрәт, рөхсәт бир! Мин Зөлфия абыстайга яучы булып барыйм…

Сүзнең ахырын әйтеп бетерә алмады, Вахид хәзрәт сикереп торды, тез өстенә куйган китабы төшеп китте. Ул ямьсез тавыш белән:

– Ахмак, тик тор!.. Авызыңны сугып ярырмын! – диде.

Шул сүзләрне ул Сәгыйдәгә гомерендә беренче мәртәбә әйтсә дә, шулкадәр куәтле чыкты: ул үз тавышыннан үзе куркып китте.

Күзендә уйный торган ачу чаткылары белән яндырыр өчен, Сәгыйдәне бер мәртәбә сөзде.

Сәгыйдә һаман көләч йөзе белән, керфекләреннән батырлык чыгып тора торган, нурланган күз белән Вахидның күзен каршы алды.

Вахид, аның күзендә әллә никадәр мәхәббәт, шәфкать кушылган көч күреп, шуңарга ачуы чыдый алмаганны сизеп, ишекне бик каты ябып чыгып китте.

Шуннан соң Сәгыйдә, гүя шул сүзләрне оныткан кебек, шул уйга кайтмады.

Ләкин һәр тугры килгәндә, акрынлап-акрынлап хәзрәтнең күңеленә: «Баласыз тормыш – хәят түгел, балалы булыр өчен икенче хатын алудан башка юл юк», – дигән уйны сугарга кереште.

Ул, хәзрәтнең балага мәхәббәтен тагы арттырыр өчен, авылның бөтен матур балаларын, әле берсен, әле берсен алып килеп сөя башлады. Әле берсе, әле берсе хакында хәзрәткә сөйләп, аның күңелендә балалы тормыш мәнзарәләрен төрле-төрле матур буяуда күрсәтә килде.

Аның белән генә дә хәзрәтне аударырга мөмкин булмагач, Сәгыйдә хәзрәтнең дикъкатен икенче хатыннарга, икенче кызларга таба борырга карар бирде.

Авылда мулла гаиләсендә бу бик авыр булганга, хәзрәтнең «Сәгыйдәгә башка дөньяда хатын юк» дигән фикере бик тирәндә торганга, ул бик осталык белән генә шул уй белән сугышырга кереште. Хәзрәт өйдә чакта авылның матур кызларын эш белән кунарга чакыра башлады; төрле юллар белән хәзрәткә шуларны ямьле иттереп күрсәтергә тотынды.

Бер мәртәбә ул матураеп үсеп җиткән Фәридәне: «Кызым, бар, хәзрәт өйдә юкта өйләрне җыештырып чык!» – дип, хәзрәт өстенә тасрайган Фәридәне җибәрде.

Бер мәртәбә ул бүлмәдә чигеш чигеп тора торган Галимәне күрсәтер өчен: «Хәзрәткәем, бүлмәдән комганыңны үзең ал! Сыерым моңаеп тора», – дип, Галимә өстенә кертте.

вернуться

203

Мөддәт – вакыт (арасы).