Бер мәртәбә, белмәмешкә салынып, хәзрәт түренә, хәзрәт китап карап тора торган бүлмәгә, өч-дүрт кызны берьюлы кертте.
Шулай ук, белмәмешкә салынып, кызларның «Мөхәммәдия» тавышларын да хәзрәткә ишеттерде.
Берсенең кубыз уйнап, икесенең биюен дә хәзрәткә күрсәтте.
Ләкин шул күрүләр, очрашулар вакытлы гына булса да нә хәзрәтнең күңелендә вәсвәсә тудырды, нә гаилә тормышын үзгәртү хакында бер уй башка сукты.
Ул һаман элгәреге игътикад белән – «Сәгыйдәдән башка хатын юк» фикере белән яшәде дә яшәде.
Беркөнне хәзрәт әллә нишләп үлек күмгән җирдән суык тидереп кайтты. Икенче көнне намазга чыга алмады. Өченче көнне җомгага да бара алмады.
Дүртенче, бишенче көннәрне хәзрәт ятактан тормады. Алтынчы, җиденче көннәрне хәзрәт каената хәзрәтне алдырды, күрше авылдан берничә мулланы чакыртып, васыять язарга кушты. Фидиясен әйтте. Бурычлары чыкса, түләргә сумма күрсәтте. Мәдрәсәдә укыганда йомыркасын урлап ашаган Шәхми абзыйның балаларын ризалатырга кушты. Хаҗына алты йөз сум аерды.
Шуннан калган йортын-җирен, мал-туарын – бөтен дәүләтен Сәгыйдәгә яздырды.
Ләкин Сәгыйдә:
– Хәзрәт, мин синсез нишлим? Мин аның белән синсез нишлим? Хәзрәткәем… Миңа калдырма!.. – дип ялынырга тотынды.
Вахид хәзрәт, күңеленнән кемгә калдыруны эзләсә дә, Сәгыйдәдән башка кешесе булмаганга таба алмады.
Менә мәхәллә картлары күрешергә керделәр.
Картлар керә-керә үк күзләре яшәрсә дә, хәзрәт авыру тавышы белән:
– Җәмәгать! Сезгә каршы гөнаһым зур. Имамлык вазифасын үти алмадым. Мине Аллаһе Тәгалә алдында тоткар итмәңез… Мине кичереңез… Миннән мәхәллә халкы бәхил булсын! – дигәч, бөтенләй яшьләрен тота алмадылар.
Берсе:
– Хәзрәт! Авылымызны яктырткан идең, мәчетемез, мәдрәсәмезгә нур керткән идең, безне калдырып китәсең? Михрабыңны кемгә калдырасың? – диде.
Вахид хәзрәтнең авыру башында шул уй тагы чуалчык булып басты.
«Михрабыңны кемгә калдырасың?..»
Шул михрабта менә йөз дә унбер ел бер нәселнең балалары имам булып килделәр.
Инде ул буын өзелә!
Вахид михраб иясе имам калдырмый… Вахидның баласы юк…
Вахидның үзенең китапларын, читләренә хашияләр[204] язган китапларын да калдырырга, бабадан атага, атадан балага калып килгән китапларны да калдырырга шәкерт угылы юк…
Вахидның дәүләтен, мал-туарын, йортын-җирен дә калдырырга угылы юк…
Вахидның «Әнкәңне тыңла, әнкәңә итагать ит!» дип васыять әйтеп калдырырга да угылы юк…
Юк…
Ичмасам, шул тәрбиягә алган балалар да яшәмәде!..
Шәт, Сәгыйдә теге көнне хаклы иде…
Ул, озын иттереп, зәгыйфь күзендәге бөтен көчен җыеп, Сәгыйдәгә карады. Аның күзендә: «Мине кемгә калдырасың?» – дигән сөаль күрде.
Күңелендә әллә нинди, гомерендә булмаган бер көч белән уй-мәсьүлият уе, шул Сәгыйдә алдында мәсьүлият уе туды…
«Бу хатын бөтен барлыгын миңа бирде. Минем тормышымны оҗмах ясады… Хәзер менә үләм, моңар ни калдырам?.. Моны кемнең каравына тапшырам?..
Теге вакытта аның сүзен тыңлаган булсам, бәлки, аның хәзер бер угылы булыр иде…
Шул җиде буыннан килгән михрабның иясе булыр иде…»
Ул тагы фикерен өзеп җибәрде, тагы уянды, тагы күзен ачты. Сәгыйдәнең кайгылы, моң карашы тагы шул мәсьәләне яңартты.
Менә әллә ни булды… Вахидта үзенең угылын күрәсе килү, менә шунда, хәзер үзе яткан түшәк янында, угылын күрәсе килү туды.
Бу хис бөтен тирә-юнен каплады… Бөтен мәсьәләләрне оныттырды… Бөтен кешеләрне, якыннарны томалады…
Бөтен көчен-куәтен бергә җыеп, шул угылын «эзләргә» күзен ачты.
Сәгыйдәнең тирән күзләрендә – яшь белән кызарган кабаклары арасында яшеренгән томанлы гына, моң гына күзләрендә ул шул угылның кайдалыгын тапты.
Аның күз алдына, бала күтәреп, Галимә килеп басты.
Ул саташа башлады: угылы белән, Сәгыйдә белән, Галимә белән саташа башлады.
Озын сырхаудан озынлап терелгәндә, хәзрәтнең уйларга вакыты бик күп булып, шул очсыз уйдан бер нәтиҗә чыгардымы, әллә шул авыр хәстәлек хәзрәтнең башында иске уйлар, иске тойгыларны җимереп төшереп, алар урынына яңа фикер, яңа хис тудырдымы, әллә башкача берәр сәбәп булдымы, алар яңадан бер мәртәбә сөйләмәенчә дә, шул фикердә Сәгыйдә белән бер сүзгә килделәр.
Шуны да сүз белән түгел, тойгы белән, әллә ничек, күзгә-күз карашу белән аңлаштылар.
Шуның ничек булуын да озын иттереп уйлашмаенча, сөйләшмәенчә таныштылар, белештеләр.
Шуның өчен Сәгыйдә: «Хәзрәт, сәфәр ае кергәнчә әллә эшне тәмамлыйкмы?» – дигән сөальгә дә хәзрәт, искедән сөйләнеп беткән кебек:
– Үзең кара, остазбикә! – диде.
Шул сүзне әйткәндә аның күңелендә ятлык булмаган кебек, сүзендә дә фәүкыльгадә[205] бер карар хакында сөйләнгәнлекне белдерерлек һичбер төрле мәд булмады.