Сәгыйдә: «Мин соң, хәзрәт, алай булса барыйм!» – дигәч тә, хәзрәт тагы, кемгә икәненең әллә кайчан сөйләнеп, беркетелеп куйган кебек иттереп:
– Соң, Зөлфия абыстай әле ишаннан кайтканмы? – диде.
Сәгыйдәдән «Әйе!» җавабын алгач, ул тагы, гади бер эш эшләнде дә, тагы бер икенчесенә рәт җитте дигән кебек:
– Мин соң, Сәгыйдә, базарга барып килмәемме? – диде.
Сәгыйдә: «Барасың, хәзрәт, барасың!» – дип, аның сүзен җөпләде; хәзрәткә ниләр алу хакында әмерләр бирде.
Кич буе алар икәүләп бөтен туй яракларын санап чыктылар. Бөтен туйның вакларына кадәр планнарын төзеделәр.
Туй-төшемдә була торган бүләкләрне дәрәҗәсе дәрәҗәсенә күрә бүлеп, кәгазьләргә яздылар.
Шулар өчен кирәкле булган акчаны да бергә санадылар.
Боларның һәммәсенә дә икесе дә бер дәрәҗә эшлеклелек, бер дәрәҗә кәефлелек куштылар.
Әллә үзләрен үзләре оныттылармы?.. Әллә берсенең кияү булып, икенче хатын алырга йөрүен, берсенең карт хатын булып, көндәш китерергә әзерләнгәнен хәтердән чыгардылармы?..
Шул эшләрен һәммәсен угылларын өйләндерә торган карт белән карчык кебек тыныч, кызларын үзләре теләгән урынга бирә торган абыстай белән абзый кебек шат эшләделәр.
Гүя бу туй боларның берсенә дә шатлыкка башка бер нәрсә дә китермәячәк, гүя бу туй боларның унике еллык шул сөешүләренә, дустлыкларына күңелсез бер сызык та сызмаячак.
Шул туй кәефе белән Сәгыйдә базарга китәр алдыннан тагы бөтен бүләкләр, бөтен кирәк-яракларны санап та чыкты.
Шул ук туй кәефе белән ул Зөлфия абыстайга яучы булып та барды.
Шул ук кәеф белән хәзрәтне кияү итәргә дә хәзерләде.
Ул шул ук кәеф белән туй ашлары пешерде.
Аларның яхшы булып уңуы өчен шулай ук тырышты.
Никях көне җиткәч, шул ук кәеф белән хәзрәтне үзе мунчага кертте, үзе яңа күлмәкләр кидерде.
Үзе хәзрәтнең сакалын, мыегын төзәтте.
Кияүне алырга килүчеләрне дә үзе ашатып, хәзрәт кояш баеганчы барып керерлек булсын дип ашыктырып, үзе тәһарәтләндерде.
Һәммәсе хәзер булып, хәзрәт, кияүчә киенеп җитеп, аятелкөрси укырга утыргач та, Сәгыйдә акыртын гына хәзрәттән түбәнгә тезләнде вә озын иттереп кулларын Алла дәргяһына[206] сузды.
Бүлмәдәге хатыннар да, түрдәге кияү алучылар да тезелделәр, тезләнделәр.
Хәзрәт элгәре гади тавыш белән сүрәи Фатыйхадан башлап Коръән укырга тотынса да, бара-тора аның күңеле тулып киттеме, тавышы моңланды. Аның саф тавышына күз яше кысылды, ул, көчкә генә очлап чыгып, кулын күтәреп, озын догадан соң йөзен сыйпаганда битеннән ике бөртек яшьне дә сөртеп алды.
Сәгыйдә һаман салкын канлылыгын югалтмады.
Ул, хәзрәт торып ишеккә бара башлагач та, элгәреге кебек үк көләч йөз белән: «Хуш, хәзрәт!» – дип кулын сузды.
Хәзрәтнең кайнар кулын озын гына тотып, хәзрәтнең йөзенә, күзенә карап: «Аллаһе Тәгалә хәерлегә кылсын! Бисмиллаһиррахман, хәзрәт, боер, хәзрәт!» – дип, юл ачты.
Атка утыргач та хәзрәтнең: «Хуш, Сәгыйдә!» – диюенә каршы тагы ук шул шатлыклы, көләч йөз белән: «Хуш, хәзрәт, хуш, сау-сәламәт бул!» – диде.
Атлар күтәрелеп, кыңгыраулар шалтырап түбән очка төшеп киткәч тә, аның йөзенә, төсенә кайгылык, кәефсезлек чыкмады.
Ул кияү озатуны карарга килгән әллә никадәр балага да, туй төсе булсын дип, бүләкләр бирергә онытмады.
«Абыстайның хәле бик авырдыр» дип бергә кайгырышырга килгән авыл хатыннарының күз яшьләренә дә көлеп караудан башкача җавап бирмәде.
Гади көндәге кебек, ул ахшамнан соң өйләрен җыештырып бетерде. Ястүдән соң, гади көндәге шикелле, урын салды.
Түшәкне кабартты, ястыкны күпертте, япмаларны пөхтәләп япты, юрганны ачты, хәзрәт ята торганча иттереп ястыкның мамыгын теге якка таба төртте.
Менә хәзер хәзрәт ястүдән кайтыр кебек иттереп, шуларны ашыга-ашыга, тиз-тиз эшләде.
Ашыга-ашыга үзенең кичке күлмәген алыштырды.
Ләкин ни өчендер ул шул урынга якын килә алмады…
Ул унике елда беренче мәртәбә шул урыннан суыклык хис итте.
Беренче мәртәбә шул урыннан үгилек исе тойды, беренче мәртәбә шул урынның ят икәнен, бөтенләй ят икәнен сизде.
Бердән бөтен йөрәген салкын тимер белән каерып алган кебек булды. Бөтен тәнен суык, зәмһәрир суыгы тотты.
Тәне өшеде. Җаны сыкрады.
Күңеле ташыды.
Йөрәге ярылырга җитте.
Ул, шул ятлык килә торган урынга якын бара алмаган кебек, шул суыклык аны бәйләгән, туңдырган кебек, читкә дә китә алмады.
Ул урын янындагы намазлыкка утырып кулын күтәрде. Ике күздән мөлдерәп ага торган күз яшьләрен туктата алмавын, кайгыга сабырсызлык булмасын дип, Аллага ялварырга, ялынырга башлады.
Шул ук намазлыкта ул оеп та китте…
206