Шул ук намазлыкта, бер уянып, бер калкып, ул төнне кичерде!..
Икенче көнне иртүк кияү чәенә Сәгыйдәне алырга килгән атка утырып баргач, калтырабрак, аптырабрак каршы чыккан Зөлфия абыстайга да ул һаман элгәреге кебек көләч йөз белән: «Исәнме?» – диде.
Өй арасында йөри торган Зөлфия абыстайның килененең кызын да элгәреге кебек итеп сөйде.
Хәзрәт бикәчли торган өйнең ишегенә җиткәч кенә, бердән алдында упкын ачылган кешедә була торган кебек кот очу аны биләде.
Шул өйгә, шул ишеккә каршы бөтен тәне-җаны дошманлык белән тулды.
Аның аяклары: «Юк, шул өйгә, шул минем бәхетемне алган өйгә кермим!» – димәкче булды.
Аның күзләре: «Шул унике еллык хәзрәтемне, унике еллык үземнеке генә булган хәзрәтемне башкаларның кулында, кочагында булганын күрелә торган өйгә кермим!» – димәкче булды.
Сәгыйдә тагы көчене җыйды.
Тагы тазарып, бисмилла әйтеп, ишекне ачты.
Аның күзе, бөтен шул өйдә булган, булачак нәрсәләрне күрәсе килгән кебек, бердән түргә атылды.
Аның күзләре Галимәнекенә очрарга өлгермәде: Галимә, иелеп, башын бөкте, йөзен яшерде.
Аның күзе хәзрәтнең йөзен сыйпарга өлгермәде: хәзрәтнең бөтен өстеннән бер калтырау, олуглар алдындагы бер калтырау узды.
Хәзрәт туп-тугры иттереп Сәгыйдәгә карарга батырчылык кылмаса да, Сәгыйдә һаман шул көләч йөз, һаман шул хәтфә тавыш белән: «Исәнме, хәзрәт?» – дигәч, ул акыртын гына күзен күтәрде.
Сәгыйдә кара сыманрак күлмәк киеп, кара өстендә ак бизәкле яулык бәйләгән.
Йөзе балавыздан ясаган кебек ап-ак.
Күзләре ут кебек яна, аларның төпләре тәмам беткән – упкынга әйләнгәннәр.
Маңлаена әллә нинди бер зурлык чыккан.
Бакышы – падишаһлар бакышы…
Йөреше – баһадирлар йөреше.
Ул акыртын гына, эчендәге зур бер кыйммәтнең төшүеннән курыккан кебек кенә хәрәкәт итә.
Ул, алга атлаган саен, шундагы кешеләрне, өйне, бөтен тирә-юньне вакландыра бара.
Ул якынайган саен зурая, үсә бара.
Вахид бердән сикереп торды.
Кояшка караганда күзнең чагылуыннан курыккан кебек, оялып кына Сәгыйдәгә таба карады…
Аның падишаһ кебек газамәтенә[207] сыгыныр өчен, тиз-тиз каршы барып, күңеленнән аның алдына тезләнде.
Үзе кызарып, үзенең кечкенәлегенә кызарып:
– Исәнме, Сәгыйдә? – дип, калтырый-калтырый гына күрешергә кул сузды.
Сәгыйдәнең суык кулын алгач, йөрәгенә зур салкын агым кереп китеп, тагы аны өшетте, дерелдәтте.
Сәгыйдә Галимә белән күрешкәндә дә көләчлеген югалтмады.
Хәзрәт аны үзеннән югары утыртканда, гомерендә беренче мәртәбә үзеннән югары утыртканда да, ул үзенең кәефен, көләчлеген бетермәде.
Ул чәй янында, хәзрәт белән бик матур сөйләгән кебек, Галимә белән дә бик йомшак, бик шәфкатьле кылынды.
Чәйне тәмам итеп, күрешеп чыкканда да, икесенә дә бәхет-сәгадәт теләгәндә дә, үзенең төсен дә, йөзен дә үзгәртмәде.
Сәгыйдә чыгып киткәч тә, хәзрәт бик озак Сәгыйдәнең соңгы сыйфатын, сынын күз алдыннан җибәрә алмады. Шуның алдында иелгән башын күтәрә алмады.
Бөгелгән тезен турайта алмады.
Шул көндәшкә каршы, падишаһ кебек олуг, фәрештә кебек шәфкатьле көндәшкә каршы Галимә дә дошманлык, көндәшлек хисе били алмады.
Аның дошманлыгы Сәгыйдәнең йомшаклыгына, аның балага йомшаклыгы кебек шәфкатенә бәрелеп эреп киткән кебек булды.
Аның көндәшлеге Сәгыйдәнең олуглыгына, биеклегенә, падишаһ кебек биеклегенә бәрелеп югалып киткән кебек булды.
Хәзрәт, бикәчләүне бетереп, Галимәне өйгә төшергәч тә, шул хис – Сәгыйдәнең олуглыгы хисе кимемәде.
Галимә мулла хатыны булып китеп, мәҗлесләргә йөри башлагач та, бөтен эшләр, бөтен хәрәкәтләрнең Сәгыйдәгә ияргәнлеге бетмәде.
Шунысы гаҗәп: Галимә аналыкка чыгып бала тудыргач та, хәзрәткә дә, Галимәгә дә чын ана Сәгыйдә булып урынлашты.
Ул гына да түгел, балалар, үсә башлап, беренче сүзне әйткәндә дә, иң беренче «әннә, әннә» дигәнне Сәгыйдәгә эндәште.
Зурая башлагач та, бөтен балалар, чын әни – Сәгыйдә дип ышанып, Галимәгә бик озакка кадәр «әни» дияргә базмадылар.
Аңлый башлагач кына көчләнеп «әни» дип йөрсәләр дә, аны һәрвакыт икенче дәрәҗә әни иттереп йөрүдән котыла алмадылар.
Балалар күбәйде.
Йорт-җир бала белән тулды.
Бала тәрбиясе, бала мәшәкате хәзрәтнең дә, Сәгыйдәнең дә бөтен тормышын тутырды.
Алланың биргән бер елында Галимә абыстай йә бер кыз, йә бер угыл багышлап торса да, хәзрәт үз кулы белән метрикә дәфтәренә исемен «атасы Вахид, анасы Галимә» дип язып торса да, ул үзен үзе һаман бер хатынлы иттереп хис итте, бер хатынлы иттереп уйлады, бер хатынлы иттереп торды.
Галимә һәрвакыт бергә булса да, Галимә хәзрәткә дә, Сәгыйдәгә дә матур балалар багышласа да, әллә ничек, ул хәзрәткә хатын булып, бала анасы булып күренмәде. Ул шунда җарияме, кәнизәкме?.. Әллә… әллә нәрсә генәме булды да калды.