Көз
Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягъмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Кырые юк караңгылык җанны өшетә иде, иске яраларны ачып, күңелне сыкрата иде. Күкне томалаган авыр болыт, йирне дә, суны да йотарга теләгән кебек, түбәннән түбәнгә төшә бара иде. Инде Иделнең бөтен ярларын каплап алган, бирешмәенчә барырга тели торган парахутның артын да, алдын да камалаган тирә-юньдә һичбер җан галәмәте калдырмаган иде. Барысы да караңгылыкка баш игән, барысы да болыт астына баткан иде. Парахут кына шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алга барырга маташа, үләр алдындагы буылган кеше кебек карылган тамаклары берлә бик ямьсезләп кычкырта, тагы көпчәкләрен селкетеп поштыр-поштыр йөргән кебек була иде. Ләкин ул никадәр хәрәкәтләнгән булса да, караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде. Томан куера иде… Эз бетә иде, юл югала иде…
Нәфисә, шул авыр һаваны суламас өчен, күңелсез тышны күрмәс өчен, каютының почмагына кереп поскан да утырган иде. Шул басынкыдан рухыны издермәс өчен кебек, татлы хыяллар дөньясын сөйли торган йылы китап эченә чумган иде. Кичә генә көн буе парахут өстеннән кермәгән балалар, төн буе утка чумган парахутларны, һаваланып ага торган салларны сәердән[208] туймаган балалар да үз почмакларыннан кыймылдамыйлар. Аларны да юеш томан, коточкыч караңгылык куып керткән. Аларны да үзләренең курчакларына, курчакларының туйларына, кода-кодагый сыйлауларына чумдырган иде. Һәр йирдә тынлык иде. Парахутта гүя бер җан юк кебек моңлык иде. Аш бүлмәсендә музыка да уйнамыйлар, бүлмәләрендә дә бертуктамаенча шылтыратып хезмәтче дә чакырып тормыйлар, түбәндәге классларда да озын көйләрдә гармун көйләмиләр иде…
Парахут кына һаман моңланып, зарланып кычкыруында, пыштыр-пыштыр бер урында пыштырдавында дәвам итә иде. Менә әллә кайдан гына ерактан бер тавыш килгән кебек булды. Нәфисә китаптан күзен алды. Караңгыны көчләп ертып, бер фонарь үтеп китте. Тагын тавыш килде. Тагын кызыл ут ялтырады. Тагын парахут ыңгырашты. Ерактан гына кеше тавышлары ишетелгән кебек булды. Әллә кайда еракта гына утлар әле уңда, әле сулда мелт-мелт итте. Парахутның шытырдавы бетте. Нәфисә, китаптан күтәргән башын яңадан төртә алмаенча, әллә кайда ерактан килә торган тавышларны, ишетелеп бетми торган сүзләрне тыңларга, аларның мәгънәләрен иҗекләргә кереште. Ишек шакылды, ачылды, ике кулына чемоданнар тоткан, артына ике бала иярткән бер хатын килеп басты. Ул бүлмәдәге яктылыкка күзе чагылган кебек, бүлмәдәге йылылыктан куркып киткән кебек булып калды. Мондагы тынычлыкны бетерүе өчен, шул коры якты бүлмәгә шулкадәр юешлек, караңгылык алып керүе өчен үзен гаепле тапкан кебек, русча:
– Гафу итәсез, бунда урын бармы? – диде.
Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды. Хатыннарда була торган бер кызгану берлә кызганды да тиз-тиз генә:
– Бар, бар, монда без икесен генә аламыз, менә ул ике урын буш, – диде.
Хатынның акрынлап кереп, юешләнгән балаларын тишендергәнне җентекли-җентекли, русчалап:
– Бу кайсы пристань? – диде.
Кергән хатын, борылмаенча гына:
– Богородский. Унике сәгать парахут көттек, туңып беттек, – диде.
Балаларның берсе, юеш бишмәтен салып, Нәфисәнең курчак уйный торган балалары янына килеп тә басты. Балалар берсен берсе караштылар да, Нәфисә балалары тагын уйнауларында дәвам иттеләр:
– Бусы кодача буладыр, ди, бусы баш кода буладыр, ди, бусы әтисе, ди, – дип сүзгә керештеләр.
Яңы бала, татарчалатып:
– Әтисенең шешәсе кая соң? – диде.
Балалар:
– Ник әтисенең шешәсе булсын, әтисе дуктыр, ди, әтисе укый, ди, – диделәр.
Яңы бала:
– Юк, әтисе эчә, ди, әтисе эчә, ди, – дип, моназарәгә[209] кереште.
Нәфисә берлә яңы хатынның күзе күзгә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Әллә нидән берсенә берсе мәхәббәт куйган елмаю берлә елмаештылар. «Кая барасыз? Кайдан киләсез?» – дип, татарчалап сүзгә керештеләр. Балалар да бергәләп уенга катыштылар. Нәфисә үзен өй хуҗасырак итеп хис иткәнгәме, әллә боларга каршы кызгану хисе бетмәгәнгәме:
– Чәй эчәсезме? Әле бит бирә торганнардыр, балалар бик туңганнар, – дип, сөальле итеп карады. Вә теге хатынның: «Ярый шул», – дигәненә чәй сорап, чәй урыны да хәзерләде.