Выбрать главу

Ахырдан бер көлке куелачак булганга, без тагы калдык. Пәрдә ачылыр-ачылмас, күршем:

– Бу шоколад савыты, тулы булмаса да, сезгә булсын, рәхим итеп алыңыз, – диде.

Мин:

– Бик рәхмәт, гафу итәсез, гаепкә алмаңыз, безнең тормышта ул сыймый бит, миңа кайдан алдың аны дип, колак итемне ашаячаклар, – дидем.

– Аңлыйм, аңлыйм… Менә шул инде безнең тормышның фаҗигасе, – диде. Тагын бераз уйлап торганның соңында: – Сезне тагы күреп буламы соң, туташ? – диде.

Мин, бердән уйламаенча:

– Менә ике көннән соң тагы театр була, мин бер театрны да калдырмыйм, – дидем.

Театр бетеп, китәр өчен күрешкәндә дә, теге егет:

– Сезне озату да мондагы йолага сыймый торгандыр инде, туташ? – диде.

Мин тагы:

– Юк шул, – дидем…

Беренче мәртәбә үземнең шул йоладан җәберләнүемне хис иттем… Күрешкәндә, ул минем кулымны бик озын[215] кысты. Мин кызардым… Киткәндә ул, аерым китсә дә, мин чыкканча әллә нишләп мавыгып торды. Ишек янында тагы күземез очрашты. Бер сүз әйтмәенчә генә күз берлә хушлашты.

Мин төн буе әллә нинди татлы төшләр күреп йөдәп чыктым. Икенче театрны көтеп алалмаенча йончыдым. Менә көне җитеп, театрга киттек. Бу юлы безнең янымызга Мәрфуга әби дә тагылган иде. Мин, юлга чыккач та, Мәрфуга әбине калырга димләргә тотындым.

– Соң, бүген нишлиләр, Фәхри мирзаларның кызлары егетләр берлә кочаклашып биимиме соң? – дип соравына каршы:

– Юк, бүген бию юк, – дигәч:

– Алай икән. Чыгып сөйли генәме, андый такмазаны мин үзем дә беләм, – диде дә үзенең ахирәте асламчы карчыкка керергә булды. Аны ат берлә илтеп куеп, кайтышлый алырга булып, театрга юнәлдек.

Урынымыз ложада иде. Кереп утырыр-утырмас, күзем берлә таныш егетне эзләргә тотындым. Ул партерда ике ягыннан буш ике урын арасында күзе берлә эзләнеп утыра иде. Күзебез очрашты. Баш иештек. Ләкин шуннан соң ул, аптыраган кебек, мин монда, сез анда, дигән кебек борчылган бер хәлгә килде. Озак үтмәде, ул урыныннан торып чыгып китте. Безнең янга күрешергә килсә инде, каршы ложалардагылар күрерләр дә, сүз булыр дип куркынып торганда, кыңгырау шалтырады, утлар сүнде. Пәрдә күтәрелер-күтәрелмәс борын егетем ложамызга килеп керде. Күрешеп бетерер-бетермәс, уен башланды. Шуңарга ул безнең ложада да утырып калды. Ләкин уен бик шәп булмадымы, без арткарак тартылып утырдык та акрынлап кына сөйләшергә тотындык. Пәрдә араларында энем тәмәке тартыр өчен чыкты, керде. Ләкин нә ул, нә мин урынымыздан кыймылдамадык. Сүзгә мавыгып китеп, мин тирә-юньнең сүзеннән куркуны да оныттым. Актык пәрдә арасында киләчәк театрда күрешергә булып аерылыштык.

Мәрфуга әбине алып, өйгә кайттык. Без кайтканда, әти яткан булса да, әни чәй әзерләп көтеп тора иде. Энем бик тиз чәен эчкәләде дә китеп ятты. Мин әллә нигә әнигә шул вакыйганы сөйләргәме-юкмы дип уйланып торганда, әни:

– Нәрсә уйланасың, әллә берәр сүзең бармы? – дип сорады.

Әнидән яшерергә үгрәнмәгәнгә:

– Бар шул! – дип, инәсеннән җебенә кадәр әнигә вакыйганы сөйләдем.

Әни башын саллый-саллый[216] тыңлады-тыңлады да:

– Менә әтиең, шул, шуннан куркып, театрга йөрүне яратмый, кем очраса, шуның берлә буй кызга танышып йөрергә ярыймыни? – диде.

Мин:

– Юк, ул начар кеше түгел, фәлән, – дип, бик кызып аны якладым. Аннан ары үземнең сүзләремнән үзем дә оялып кызардым.

Әни:

– Башта бар да яхшы була ул. Аннары гына начарлана. Кызларга сак булырга кирәк. Ата-ана ул белмәенчә бала-чаганы сакламый, – диде…

Мин төн буе шатлыклы-куркулы төшләр берлә борчылдым. Иртә торып чәй эчәргә утырганда, әтинең кыңгыр карамавын күреп, күңелем бераз тынычланды.

Ләкин ашка кайтканда, әти котырган эт кебек булган иде. Ул энемне бәреп җибәрде. Әнигә:

– Балаларыңны үзең бозып бетерәсең, – дип, бик каты бакырды. Миңа килеп: – Сиңа кем кушты әллә нинди матамаллар[217] берлә театрда кичәләр үткәрергә, ничек оялмадың? Ничек атам-анамның йөзенә кара ягам дип, Алладан курыкмадың? – дип акырды.

Мин кызардым, бүрттем, күзләреннән яшь ага торган әнине кызгандым, ләкин ни өчендер үземне гөнаһлы хис итмәдем. Эшләрем өчен бер вөҗдан газабы да сизмәдем. Әти, бик озак дулаганнан соң:

– Моннан соң театрга барырга рөхсәт юк! – диде. Иртәгәгә театрга дип алынып кайткан театр билетларын күреп, алардан үчен алган кебек, ваклап-ваклап ертып ыргытты.

Аннан чәйнең тәме бетте, көн караңгыланды. Театр көнен, бигрәк кичен үткәрү бик авыр булды. Мин, чигешемне алып утырсам да, бизәкләремне яңлыш чигеп, үрнәкләремне бутап, бармакларыма инә чәнчеп йөдәп беттем.

Әти һаман дулаган кыяфәттә булса да, әни миңа элгәрегә караганда да шәфкатьлерәк кебек кылынды. Сәгать унбердән утларны сүндереп яттык.

вернуться

215

Озын – озак.

вернуться

217

Матамал – тиргәү сүзе.