Выбрать главу

Әти:

– «Аятел-Көрси» ләреңезне укыңыз! – дип кычкырды.

Мин йокыга китә алмадым. Әтиләр бүлмәсе дә бик озак йокламаенча сөйләшеп ятты. Кайвакытлар салмак кына сөйли торган әнинең сүзләренең көе колагыма керде, кайвакытлар кайный торган самавыр кебек бер улап, бер гөжләп китә торган әтинең аерым сүзләре килеп бәрелде. Икенче көн тагы авыр булды. Минем эчем бик пошты. Теге егетне элгәре кызгандым, аннан соң сүзләрен ишетәсем килде. Аннан күптән бирле якынымнан аерылган кебек сагындым. Кулым эшкә бармады. Күңел күтәрелмәде.

Көн үтте, тагы театр көне җитте. Әнидән тагы соратып карадым. Ул якын килмәде. Мин энемне генә җибәрергә уйладым. Аңарга тәмәке алырга үземнән акча да бирергә булдым. Ләкин әти аны да җибәрмәде.

– Шул театрга моннан соң аяк басасыңыз булмасын! – диде.

Көннәр миңа бик авыр иде. Әллә нигә күңел ташыды, күзгә яшь тыгылды. Мин йырлаштыргаладым, өйдән өйгә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, бер эшкә дә кулым бармаенча көн үткәрдем.

Иртәгесен иртә сәгать унберләр булганда безнең капка төбенә бер ат килеп туктады. Ни күзем берлә күрим, арбадан теге егет килеп чыкмасынмы!

– Әни, килде! – дип кычкырып җибәрдем.

Әни, урыныннан торып:

– Кем килде? – дип, тәрәзә янына килде.

– Теге егет! – дидем.

Әни:

– Нәрсә кычкырасың, әллә кеше күргәнең юкмы? – дип, мине шелтәләп алганның соңында, егетне җентекли башлады. Үзе «инде ни эшләргә?» дигән бер мәсьәлә алдында аптырап калды. Кыңгырау шалтырады. Әни әллә нәрсә уйлап катты. Ул, бәлки, асрауга: «Бар, исемен, йомышын сора да, абзый өйдә юк, дип кайтар», – дияргә теләгәндер. Шул арада икенче кат кыңгырау булды.

Мин:

– Ник кешене көттерәсең? – дидем дә, тизләп, ишекне ачарга үзем чыгып киттем.

Әни:

– Нәфисә, ни эшлисең, тилердеңме әллә? – дип кычкырып калды.

Йөрәгем леп-леп итеп чыгарга теләгән кеби булганга, өйалдында бер сулу алдым да, үземне тотыбрак төшеп, ишекне ачтым. Алдында берәр асрау чыгуны көтеп торган егетем аптырап калды. Мин дә, аның аптыравын бетерер өчен:

– Боерыңыз, боерыңыз, хуш килдеңез, – дидем.

Ул кызарды, каушады. Минем кулымны кысты. Өйгә керде, әни, бу көтелмәгән кунакка каршы ничек кылыныргалыгын белмәенчә, шәлен ябынып:

– Боерыңыз, кунак! – диде.

Минем шатлануым йөземә йөгерде булырга кирәк, әни миңа күзе берлә әллә нәрсәләр ымлады. Ләкин мин аларны аңламадым да, тыңламадым да.

Егетем:

– Сез театрга бара алмадыңыз, туташ! – диде.

Мин беравыздан:

– Кая театрга барырга, әле тегесенең гөнаһларын да җуып бетереп булмый. Сезнең берлә бергә сөйләшеп утыруны әтигә сөйләгәннәр дә, әти кыямәт кубарды, – дип, гүя ул кыямәт беткән кебек сөйләп тә алдым.

Әни тамак кырды, әллә нәрсәләр миңа ымлады. Мин, көлә-көлә, балалар кебек егеткә сөйли бирдем. Әни бер эш эшли алмаганга булырга кирәк:

– Кызым, самавыр куярга әйт! – диде.

Егет:

– Рәхмәт, рәхмәт, мин күрешеп чыгар өчен генә кердем, фәлән, – дисә дә, мин дә аны чәй эчерәсем килгәнгә, икенче өйгә чыгып, чәй урыны хәзерләргә куштым.

Мин кергәндә, әни:

– Сез кайдан, кем буласыз, әтиеңез, әниеңез кем, монда ник килдегез? – дип сорашып утыра иде.

Егет тә миңа күптән мәгълүм үзенең докторлыгын, хәзер гаскәргә алынганга, гаскәр хезмәтен доктор булып итүен, менә бер гаскәри һәйәт[218] берлә хәзер Төркстаннан кайтышлый Оренбургта ике атнага туктауларын сөйли иде. Әни юри, миңа күп сөйләргә ирек бирмәс өчен кебек, сөаль артыннан сөаль бирә бара, егетем дә җавапларны агызганнан-агыза бара иде. Менә самавыр керде. Чәй урыны хәзерләнде. Мин чәй салып ясарга утырдым. Әни, бер карарга килә алмаган кебек, әллә ни уйлана башлады. Ахырдан ул, икенче бүлмәгә чыгып, телефон берлә әтине чакырды. Без егетем берлә икәүләп бик шәпләп сөйләп утырганда, минем колагыма әнинең акрынлап, салмаклап әйткән сүзләре арасында әтинең кычкырган, бакырган тавышлары ишетелеп куркытып куя иде. Мин, тагы кунагым берлә сүзгә чумып, аны оныта идем. Йөзе китән кебек ак булып, әни керде. Урынына утырды. Үзе тирән иттереп «уф!» дип сулап куйды. Аның авызыннан чыккан шул кайнар сулыш минем бөтен шатлыгымны яндырып, көйдереп китте. Минем йөрәгемә курку кабынды. Егетем дә әллә нәрсә сизенде.

Әни:

– Кызым, әтиеңә дә чынаяк куй, ул да хәзер кайта, – диде. Шул сүзләр тагы мәҗлескә суыклык бирде.

Егетем генә:

– Сәүдәләр яхшымы, быел еллар ничек? – дип, сүзен дәвам иттерергә маташты.

Ләкин элгәре шактый ачылып киткән әни тагы тынды. Аның тавышына тутыгу кушылды, иреннәре иренеп кенә әйләнә башлады. Күзен ишектән ала алмады. Менә өйалдында дөбер-шатыр тавыш чыкты. Әни калтыранып китте. Минем бөтен тәнем буйлап бер суык йөгерде, йөрәгем каты тибә башлады. Башы киселергә хөкем ителгән кеше кебек, башыма төшәчәк бәлане каршы алыр өчен кебек башым иелде. Егетем дә кызарды, бүртенде. Яшен ташы кебек, әти килеп керде. Аның тавышына барымыз сикереп тордык. Ул әллә ни аптырап торган кебек булып китте. Беркем дә бер сүз дәшмәгән – дәшә алмаганга, озын бер пауза булды. Ул пауза ул кадәр озын сизелде ки, мин инде тәмам картайдым, чәчләрем агарды дип хис иттем. Аякларым дер-дер калтырады. Тешләрем бер-берсенә тиеп шыкылдады. Ахырдан әти акрын гына тавыш берлә:

вернуться

218

Һәйәт – бу урында: комиссия.