Выбрать главу

– Әссәламегаләйкем! – диде… Шул дерелдәгән тавыш берлә әйтелгән сүз ата-ата дип торганда, читтән тәгәрәгән яшен уты кебек, безнең барымызны да «Аллага шөкер, калдык!» дигән уйга китерде.

Кызарган егет:

– Вәгаләйкемәссәлам! – дип күрешергә кулын сузды.

Әни:

– Монда, карт, чынаягың монда! – дип, түргә урын күрсәтте.

Мин, әти гафу кылды, егетне яратты дип, көләч йөз берлә аның күзен эзли башладым. Күзләремез очрашты.

Әти миңа:

– Нигә бик сөендең? Бик зур эш эшләдем дип белдеңме? – диде.

Әни:

– Менә чәең кайнарда эчеп ал! – дип, әтинең фикерен борырга тырышты.

Тагы авыр бер тынлык басты.

Егет:

– Гафу итәсез, мин Оренбургтан үтеп баручы бер мосафир, сезнең угылыңыз, кызыңыз берлә театрда иттифакый[219] урыннарымыз күрше тугры килде дә сөйләшеп киттек. Шуның өчен сезгә кереп сәлам биреп чыгыйм дидем…

Әти тагы бер сүз дәшә алмаенча калды. Әни:

– Рәхмәт, рәхмәт. Кунакка һәрвакыт ишегемез ачык. Безнең карт кунакны бик сөя, – диде. Шуннан әни: – Кунак дуктыр икән. Менә әле Төркстаннан әллә нинди бөтен авыруларны терелтә торган таш тапканнар икән. Шуны алып кайтып киләләр икән, – дип, әтине сүзгә кушарга теләде.

Әти кабылт итеп чәен эчеп ташлады. Тагы ясарга дип, чынаягын шалтыратып миңа төртте. Мин бөгелеп чәй ясарга керештем. Морҗа эченнән чыга торган тавыш берлә генә әти:

– Бик яхшы, алай укыган егет булгач, шулай театрларда кызларны котыртып йөриләрмени? Хәлфәләрегез сезгә шуны өйрәттеме? – диде.

Егет әллә нәрсә әйтергә авызын ачты. Әни:

– Андый эш юк бит, карт! – диде.

Минем кулларым калтырап, самавыр борынын вакытында ябарга өлгерә алмаенча, чынаякларымны ташыттырып, кулымны пешердем. Егет тагы кызарып бүртенде.

– Мин урыс арасында яшим, – дип, үзенең мөселман гаиләсенә керергә теләгәнен дәлилләр китерергә өлгермәде, әти:

– Яшә, урыс арасында яшә! Урыс арасында марҗасы беткәндермени?.. Урысның себеркесе беткәндермени… Алай бик мөселман булсаң, мөселман кызын юлдан яздырырга йөриләр димени? – диде.

Егет:

– Гафу итәсез… – дип, тагы сүзгә керешә башлады.

Әти ирек бирмәде, әллә ниләр сөйләп китте. Ахырдан:

– Әле тагы, оялмый, көпә-көндез өйгә килә бит, хурланып үләрсең, – диде.

Әни:

– Мөселман кеше мөселман өенә ник килмәсен, һәммәмез бер ата-ана баласы бит, – дип, сүзне йомшартмакчы булды.

Әти инде акырына-бакырына башлады. Егет берничә мәртәбә җавап бирергә маташты. Әти аны тыңламады. Мин аны кызгандым. Әтинең шулай кылынуыннан хурландым… Аңарга ярдәмгә килер өчен генә: «Тагы берне ясыйммы?» – дип сорадым. Ул: «Рәхмәт, рәхмәт!» – дип баш иде. Әтинең йөзе агарды. Чынаягын тоткан кулы суыкта туңган бала кебек дер-дер килде. Минем күземә яшь тыгылды. Егет, догасын кылып, йөзен сөртте дә аягүрә калыкты.

– Рәхмәт хөрмәтегезгә, мин сезне борчыдым, гафу итегез! – диде.

Әти аптырап калды.

– Утыр әле, берәрне эч! – диде…

Егет:

– Рәхмәт… минем сезгә килүемдә һичбер начар уй, яман фикер юк иде… Урыс арасында яшәргә мәҗбүр булганга, үз тормышымызны сагынудан килгән бер яшьлек кенә иде. Гафу итеңез! – диде дә ишеккә таба борылды.

Мин урынымнан тора алмаенча катып калдым, күземез күзгә очрашты. Мин күзем берлә әллә нәрсәләр әйтмәкче булдым, бик күп гафу үтенмәкче булдым. Күземнән мөлдерәп ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуны күреп булырга кирәк, әти:

– Бар чык үз бүлмәңә! – дип кычкырды.

Мин, урынымнан торырга теләсәм дә, аягыма бик зур батман тимерләр тагылган кебек бер авырлык сизгәнгә, урынымнан кыймылдана алмадым.

Ишек ачылды, ябылды, егет югалды. Минем күземнән яшь агу туктамады. Түр башында әни тавышланып егларга кереште. Әти котырган бүре кебек әллә ниләр сөйләп кычкырып-бакырып, идән буе йөреп-йөреп шелтәләргә, тиргәргә тотынды. Минем башым үз фикерем берлә мәшгуль булганга, әтинең бер сүзен дә ишетмәдем. Кычкыру-бакыруына колак салмадым. Ләкин әнине бик кызгандым. Аннан да битәр мыскыл ителгән егетемне айадым[220]. Аның алдында үземне бик зур гаепле хисаплап, эчемнән яндым, көйдем… Көн бик авыр үтте. Беркем беркем берлә сөйләшмәде.

вернуться

220

Айау – кызгану.