Выбрать главу

Мин кич берлә намаздан соң бик озын Коръән укып яттым, күңелем бераз басылган кебек булды. Ләкин иртәгесен тагын бер авыр йөк басты. Шәмси кодаларга кызлар мәҗлесенә чакыру килде. Әни бик җибәрергә теләсә дә, бармадым. Йомшарып килә торган әтинең сүзләренә дә җавап та кайтармадым. Әллә ник аның йөзен күрәсем, сүзен ишетәсем килми иде. Төн буе саташып, йөдәп чыктым. Егетемне әллә ничә төрле төстә, бер еглый торган иттереп, бер көлә торган иттереп, бер әллә нинди марҗалар берлә бии торган иттереп күрдем. Ләкин һәммәсендә миңа таба омтыла, мине эзли кебек бернәрсә күргән кебек булдым. Иртә берлә чәй дә эчмәдем. Аш вакытында аш та ашый алмадым. Әти дә, әни дә «аша, аша» дип кыстасалар да, моңаеп китеп, чыдый алмаенча еглый башладым да аштан торып китеп, үз бүлмәмә кереп бикләндем дә, бик озак егладым. Әни килеп җуатса да – тәэсир итмәде. Менә бердән егетемне күрәсе килү хисе шулкадәр куәтле көенчә биләде ки, аңарга һичбер куәт каршы килерлек түгел иде… Мин, аны күрер өчен, юллар эзләргә тотындым. Телефон берлә сөйләргә булдым. Нумирына[221] барырга кадәр җиттем. Ләкин нә адресын беләм, нә урамын, нә башкасын. Мине әллә нинди бер куәт урамга таба төртә башлады. Анда әллә нинди микънатис[222] ташы, бик көчле микънатис ташы мине өстери башлады. Мин әнигә:

– Башым бик авырта, ат берлә йөреп керим, – дидем.

Әни:

– Бар, кызым, бар.

Йорт караучы да, су ташучы да, ат башында йөрүче дә булып тора торган, бер кулы чулак, аягы чатан Зарифны ат башына утыртып чыгып киттем. Иң әүвәл рус нумирлары күбрәк урамнарга бардым. Күзем берлә урамның ике ягын да сөздем. Аннан соң халык күп йөри торган зур урамыбызга борылдым. Аннан да ике яклап эзләп чыктым. Анда да очрата алмадым. Шул бәхетсезлегемә көенеп, эчем тагы пошты. Адресыны сорап алмавым өчен, тагын үземне үзем шелтәләдем. Озын урам буйлап кайтырга дип атны бордым. Еракта гәзитә сатучы янында аның төсле бер шәүлә күрдем, атны кызулатып барып җиттем. Якынайган саен аңарга охшый иде. Барып җиткәч, ачык иттереп борылып карасам, бер урыс егете гәзитә тоткан да укып бара. Шул урыс малаена аяк арасында чуалып йөрүе өчен шулкадәр ачуым килде, шуны төшеп, бәреп сугып егасым килде. Өметсезләндем, көчсезләндем. Уйларымны жыю өчен, Каргалы очына барырга куштым.

Кучер, минем капризларымны тыңлый-тыңлый йөдәп беткәнгә, мыгырдарга тотынды. Мин алай да үз сүземне иттем, киттем. Ни күзем берлә күрим, бер урамның чатында акрын гына атлап егетем каршы таба килә. Ерактан ук таныдым. Йөзен, кыяфәтен җентекләргә тотындым. Әллә нинди бик тирән уйга чумган кебек тоелды. Кем белсен, бәлки, мине уйлый торгандыр, дидем. Тугрысына килеп җиткәч тә кычкырдым. Ул аптырап китте. Каретам ябык булганга, тавышның кайдан килгәнен белмәенчә тирә-юнендә эзләнә башлады. Мин тагы көлеп чакырдым. Аның күзенә, йөзенә әллә никадәр гаҗәпкә калу чыкты. Ул ни эшләргә белмәенчә арба янында аптырап торганда:

– Утырыңыз, бераз йөрик! – дидем.

Утырып киттек. Мин үземнең мәшәкатьләрем мәгънәле чыкканга, тагы кәефем килде. Егетем аптырап ни әйтергә белмәгәнгә:

– Мин сезне бик күрәсем килде. Ләкин, мәгаттәәссефнә[223], сезнең адресыңызны беләм, нә телефоныңызны… Мин сезнең алдыңызда бик зур гаепле. Әтинең алай кылынуы өчен мине шелтәләмәгез инде, ул бит иске заман кешесе, үз үлчәве берлә үлчи, сезне мыскыл да итте, мәсхәрә дә итте, гафу итегез, – дидем.

Ул тагы көтелмәгән бернәрсә алдында баскан кебек аптырап китте булырга кирәк, миңа җавап бирмәенчә калды. Мин, моның хурлануы бик тирән икәнен хис итеп, тагы:

– Беләмсез, бу эш минем күңелемдә шулкадәр ачы яра ачты. Минем җанымны шулкадәр өшетте. Минем яшь башыма шулкадәр авыр бер йөк такты. Мин аны күтәрә алмыйм. Ул мине баса, ул минем башымны күтәреп айга-көнгә каравыма ирек бирми… Сез инде бәхил булыңыз! Миннән шул авыр бәхетсезлекне алыңыз, гафу итеңез! – дидем, ялварып, аның йөзенә бактым.

Аның күзләре зурайган, йөзе кызарган, төсенә әллә никадәр көчләнү чыккан иде. Мин шуны күреп курыктым да, аптырадым да, калтырап та киттем. Ул бердән, бер сүз әйтмәенчә, калтыраган, дерелдәгән куллары берлә минем кулымны алды да авызына китереп үпте. Шуны җибәрергә теләмәгән кебек, тагы бер үпте, тагы бер үпте. Шул үбүләрдән минем тамырыма әллә нинди тынычландыра торган йылы йомшак бер агым акканга, мин кулымны да ала алмадым, каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Менә мин кулыма ике бөртек йылы яшь тамганны хис иттем, күңелем әллә ни эшләп китте. Мин калтырандым. Егетем, шуны сизепме, оялыпмы, кулымны җибәрде. Күзләремез күзгә очрашты. Егетнең керфекләре кипмәгән, күзлек арасында әллә нәрсә нуры – мәхәббәтме, бәхетме коела кебек тоелды.

вернуться

221

Нумир – бу урында: кунакханә.

вернуться

223

Мәгаттәәссеф – кызганычка каршы.