Выбрать главу

– Бу мәсьәләдә бит гафуны сез түгел, мин сорарга тиеш. Мин бит, тәмле тормышыңызга тупасча кереп, тынычлыкны боздым. Мин бит сезнең берлә атаңыз арасында аңлашылмау ачылуга сәбәп булдым. Сез мине гафу итеңез! – диде.

Шул сүзләрме, шуларның әйтелүеме, шундагы сүзләрнең эч күңелдән чыгуымы мине тынычландырып җибәрде. Мин:

– Димәк, бетте, сез үпкәләмисез? – дидем.

Егетем:

– Бетте, ул сүз бетте, сезгә үпкәләмәдем дә, үпкәләргә хакым да юк. Ләкин менә, туташ, бу безнең очрашулар, минем алдымда яңы бер нәрсә ачты. Мин сезнең бик тирән күңелле икәнлегеңезне күрдем. Шул олуглык минем, ихтыярлы-ихтыярсыз, башымны идерде. Хәзер миңа сездән аерылып китү бик авыр булачак. Еракта гына булса да, сезнең барлыгыңызны хис итмәү миңа бик зур мәхрүмлек булачак, – диде.

Мин, һәрнәрсәне онытып:

– Сез китәсезмени? – дидем.

Ул да кыска гына итеп:

– Әйе, – диде.

Мин:

– Бөтенләйме, һичбер кайтмаскамы? – дип сорадым…

Ул җавап бирмәде. Мин аптырап калдым, миндә, бердән, балалар кебек, мин дә барам, дип еглыйсым килү, ялынасым килү уянды. Икенчедән, үземнең кызлыгымны хис итеп, үземне тоту фикере алга килде…

– Кайчан соң? – дидем.

– Иртәгә! – диде. Тагы тынлык басты.

– Ник соң бик тиз? – дидем.

– Шулай булды, безнең комиссия иртәгә китәргә карар ясады. Мин бүген, сезне күрә алмаммы дип, көн буе йөдәп чыктым. Берничә мәртәбә телефоныңызны кактым. Кибетне китерәләр дә бирәләр. Йортыңыз тирәсеннән дә әйләндем. Төрле хәйләләргә сапмакчы булдым. Ахырында тагын кыңгырау биреп, өегезгә кадәр килергә дә уйладым. Сезне авыр хәлгә кую фикере тотып калды. Сезне күрмәенчә, күрешмәенчә китсәм, мин үземне бик зур бәхетсезләрдән санаячак идем, – диде.

Мин дә ничек күрергә теләүләремне, ике сәгатьтән бирле шәһәр кыдырып йөрүемне сөйләдем. Бу сөйләүләр безнең арада калган соңгы бер пәрдәне дә алды. Ятлыкны бетерде. Безне тәмамән үзләштерде. Без тагы сүзгә баттык. Менә чулак чатан:

– Инде миңа суга барырга кирәк, кайтамызмы? – диде…

Бу сүз бердән миңа башыма авыр нәрсә берлә суккан кебек булды. Мине уятып җибәрде, йортымызны, әтине, әнине күз алдыма китереп бастырды. Шуның янында кычкырынып китеп бара торган поездда егетемне китереп куйды. Мин аптырап киттем. Егет тә агарды. Ул, көчләнеп:

– Безнең шул мөнәсәбәтемез шулай өзеләме инде… шунда тыныш куеламы? – диде.

Мин, чулакның суга барасы килүе өчен, шул татлы минутларның бетүенә хурландым. Мыскылландым…

– Юк! – дидем… Ләкин чулакның артыннан әтинең шәүләсе, әллә никадәр гайбәтче хатыннарның сыннары килеп басканга, аптырап калдым, икеләнгән кебек булдым. Шуны басар өчен, тагы бер мәртәбә тирән иттереп: – Юк! – дидем.

Ул тагы минем кулымны кысты. Бер сүз дә әйтмәенчә күздән күзгә вәгъдәләштек. Иреннәремез иренгә тиде…

Егет:

– Минем ике-өч айдан соң хезмәтем тәмам була, кулыма кәгаземне алгач та, минем беренче эшем монда чабып килү булачак. Сезне хәзерге кебек табуыма ышанып китәм, – диде.

– Ышан, ышан! – дидем.

Хатлар өчен адреслар алышып, озын көннәр күрешмәсәк тә, вәгъдәләрне беректереп аерылыштык. Егетем чулакка бер тәңкәлек көмеш тоттырганга, аның да мыгырдавы бетте.

Уема батып, өйгә таба борылдым. Әллә нинди сүзне оныттым кебек, әллә нинди бер хәрәкәтне ясап бетермәдем кебек, күңелемнең бер кырыен әллә ни кытыклый башлады. Ахырдан, ник ядкяре өчен бернәрсәсен алмадым, дигән уйга килдем. Аның артыннан, ник үзенә бер сагынмаклык бирмәдем, дигән фикердә чуала башладым. Шул уйлар тагы әллә никадәр уйлар уятканга, иртәгә поездга мотлака[224] төшәргә дип вә шунда бер бүләк чыгарырга дип карар ясадым. Бердән күңелемә бер фикер кылт итеп төште. Чатанга:

– Ашчы Сәхибәгә тукта! – дидем.

Чулагым мыгырдап туктады. Ут кебек сикереп төшеп, Сәхибә әбигә кердем:

– Тозтүбәдә бер фәкыйрь кардәшемез кияүгә чыга, шуңарга чәкчәк бүләк жибәрмәкче булам. Иртәгә китүче бар, үземездә пешереп тора алмыйбыз, шуны иртәгә сәгать алтыда тәмамән өлгертеп бирә аламсың, әби? – дидем. Поезд сәгать җиде дә унбиштә китә иде.

Әбием:

– Хәзер бит йомыркасы бәһале, мае кыйбат, балы да искиткеч, утын да күп китә, – дип, бик күп сөйләде.

– Күпме кирәк соң? – дигәч, цифрны әйтмәенчә, тагы әллә ниләр сөйләп китте.

Мин янчекне ачтым да бер егерме бишлекне бирдем.

Әби, акчаларны күреп булырга кирәк:

– Тагы берәр юкмы? – диде.

Тагы бер унлыкны төртеп, вәгъдәсен ныгытып чыгып, татлы уйлар берлә өйгә таба киттем.

Капкадан керү берлә, мин авыр хис берлә, башымны суык су койган кебек дерелдәп киттем. Баягы шатлыгым, кәефем бердән югалды. Төн буе йоклый алмадым. Иртәгесен әллә нинди кәеф берлә кәефсезлектән мөрәккәб[225] бер хис астында калганга, әни дә шуны күреп бераз аптырады.

вернуться

225

Мөрәккәб – корылган.