– Әллә, кызым, берәр нәрсә бармы? – дип сорады да… Теге өйдә чулактан да әллә ниләр сорап маташты.
Вакыты җитә башлагач, әнидән тагы йөреп керергә сорадым:
– Бар инде, берәр нәрсә эшләп йөрми торгансыңдыр бит? – диде.
Рәтләп җавап та бирмәенчә, әти Мәкәрҗәдән бүләк итеп алып кайткан йөзегемне кидем дә Сәхибә әбигә таба киттем. Как-төш искиткеч уңышлы чыккан иде. Камыры килешкән, май сеңдермәгән, балы каралмаган иде. Аның өстенә әбием ике ягына да төрле кәнфитләрдән «Нәфисә» дип язган да иде. Бик кәефләнеп төреп алып, вокзалга чаптырттым.
Поезд да китәргә чирек сәгать кенә калган иде. Таныш-белеш очрар-фәлән дип уйламаенча да, платформага чыктым да икенче, беренче классларның тәрәзәләреннән күземне йөртеп эзли башладым. Менә ачык бер тәрәзә алдында егетем ак сакаллы бер урыс берлә басканнар да сөйләшеп торалар. Мине күргәч аптырап китте, кызарды. Карт урыс көлеп әллә нәрсәләр әйтте. Бу миңа каршы чыкты. Коридорда очрашып сөйләшә башладык. Ләкин бик күп кеше йөри башлагач, ул мине купеларына алып керде. Карт урыска башымны идем. Кулымдагы чәкчәкне өстәл өстенә куеп:
– Сезгә юл бүләге, – дидем. Аннан тиз-тиз итеп имән бармагымдагы алмас[226] кашлы йөзегемне суырып алдым да: – Сагынмалык булсын, бер дә бармагыңнан төшермә, – дип, кулына суздым.
Егетем тагы аптырады, карт урыстан да оялдымы, кызарды, әле бер бармагына, әле бер бармагына кимәкче булып карады, берсенә дә сыймады. Мин кулын алдым да чәнчә бармагына кидердем. Урыс та, мин дә көлештек. Шуннан соң тагы теге вәгъдәләрне берничә мәртәбә ишеткәннең соңында мин китәргә калыктым. Бер нәрсә оныткан кеби уйландым.
– Нәрсә, тагы әллә берәр сүз бармы? – диде.
– Миңа сагынмалык берәр нәрсәңне калдыр, – дидем.
Ул:
– Мин очрашуны һич уйлый алмаган идем, бернәрсә хәзерләмәдем, – диде.
Күзем өстәл өстендә ята торган бер китапка төште.
– Бу синекеме? – дидем.
– Минеке, – дип, Тургеневның «Беренче мәхәббәт» дигән хикәясен сузды.
Теге бабайга баш иеп, тагы күрешеп, атыма утырып, өйгә таба чаптым. Әтидән биш кенә минут элек өйгә кайтып өлгердем.
Әни әллә нәрсә сизенгән кебек булды. Мин хыял дөньясында гизә башладым. Менә әти тагы турсайды. Әтигә әллә кемнәр әллә ниләр килеп сөйләде. Мин өмет берлә өметсезлек арасында яши башладым. Юлдан, Мәскәүдән хатлар алгач, тагы тынычланып көтә башладым. Театрга, әдәбият кичәсенә әти җибәрмәгәнгә, кызлар мәҗлесенә үзем барырга теләмәгәнгә, мин бөтенләй өйдән чыкмас булдым, һәр мәҗлестән, театрдан калмый торган бер кызның болай ябылуы бик күп гайбәткә сәбәп булды. Вокзалда, театрдагы очрашулар тагы әллә ничә төрле иттереп сөйләнде. Ахырдан «Нәфисә бер урыс егетенә гашыйк булган икән» дигән бер гайбәт бөтен шәһәрнең авызында тәсбих кебек йөри башлады. Шулар әтине бик хурландырды, әнине дә бик кайгыртты. Алар, кызымызга урын чыкмый кала инде дип, төн буе кайгырышып сөйләшеп ята торган булдылар.
Менә шул арада булмады, Орски шәһәреннән миңа яучы килде. Әтиләр, әниләр бик сөенделәр, тәмам бирергә вәгъдәләшергә хәзерләнделәр. Мин бөтен көчем берлә каршы килергә тотындым. Мин кияүгә чыкмыйм, дидем, авыруга башымны салдым, егладым, илтифат иткән булмады. Ахырдан әтигә егет берлә булган соңгы вакыйгаларны тәмамән аңлаттым. Башка беркемгә дә чыкмыйм, дидем. Әни минем яклы кебек булса да, көчсез булганга, бер эш эшләвенә ышана алмадым. Егетемә хат өстенә хат яздым. «Эшләр бик мөшкел була башласа, телеграм бирермен, килергә хәзер тор», – дидем.
Менә беркөнне әти:
– Киләсе дүшәнбегә мәҗлескә аш-су хәзерләңез, колак сөенече мәҗлесе. Мин кибеттән эндәү чыгартырмын, – диде.
Мин ап-ак булдым. Калтырадым, дерелдәдем… Әллә ни әйтәсем килде, авызымны ача алмадым. Ахырдан теге егетемне, аңарга биргән вәгъдәмне хәтерләдем дә, әтигә туп-тугры иттереп:
– Мин бармыйм, әти… Теләсәңез нишләңез! Бармыйм, – дидем дә бүлмәмә чабып чыгып киттем. Ябылып бик озак егладым. Әнинең сүзенә дә, җуатуына да, тиргәвенә дә карамаенча, чыгып китеп почтага барып, озын иттереп телеграм бирдем. Башым чуалган булганга, әллә ниләр язып бетердем. Шуннан тегеннән җавап көтә башладым. Хат та, хәбәр дә юк. Бик борчылдым. Гаскәр хезмәте тулар өчен әле тагы айдан артык вакыт калганга, килә алуына бик шөбһәләндем. Менә көтә-көтә көт булып өметсезләнергә җиткәндә, бер җомга көнне үземне әллә ничек җиңелчә хис иттем. Күңелле төшләр күреп уяндым, йырлап-көйләп бүлмәдән бүлмәгә йөри башладым. Шуны күреп, әни дә кәефләнде. Ахрысы, минем күңелемдә үзгәрү булды дип уйлагандыр, миңа ул: