Выбрать главу

– Бәхил бул, әни, – дип, муенына сарылдым, еглый башладым. Аннан әтине кочакладым.

Өчемез дә еглашырга тотындык. Егетем тик катып калды. Капка ачылды. Әти берлә әни керде. Мин басып калдым.

Әти:

– Әйдәгез, әйдә, Нәфисә! – диде.

Мин:

– Ялгыз керә алмыйм, кермим, – дидем.

– Икеңез дә кереңез, – диде.

Кердек. Берәр атнадан соң мәҗлес ясап туй иттеләр, ләкин туемыз зур булмады. Бер атнадан мин киявем берлә Мәскәүгә киттем. Менә шуннан бирле бергә яшимез. Аллага шөкер, бу көнгә кадәр арамызга бер кер төшкәне юк», – диде дә туктады. Үз бәхетеннән үзе шатланган кебек, аның йөзенә тагы елмаю йөгерде. Ул тәмле иттереп сулап куйды.

Гөлсем:

– Сез бигрәк бәхетле булгансыз икән… Ләкин шулкадәр иттереп нык тотынырга сезгә кем гакыл бирде? – диде.

Нәфисә:

– Беркемнән бер киңәш сорамадым. Беркем берни өйрәтмәде. Уйлап та тормадым. Күңелем ни кушты, шуны эшләдем, шул барып та чыкты, – диде.

Яңы хатын, тагы кызыгып карап торганның соңында:

– Бу соң сезнең беренче сөюеңез идеме? – диде.

Нәфисә:

– Беренче һәм соңынчы сөюем… Безнең әле сөешүемез беткәне юк. Мин әле менә иремә барам, теге көнге хәзрәтләргә баргандагы хис берлә, күңел теләге берлә барам, – диде. Тагы көлемсерәп уйга батты. Аның күзе алдында тагы күрешү манзарәсе[231] үтте, күрәсең, ул тагы эченнән көлде.

Гөлсем:

– Иреңез соң кайда, кая барасыз? – диде.

Нәфисә:

– Минем ирем Мәскәүдә, үпкә авыруы докторы. Үткән елны бик күп эшләп, приват-доцентлыкка имтихан тотты. Ләкин мөселман булганга, министр тасдыйк итмәде[232]. Шуңарга шактый борчылды. Иптәшләре арасында татар дип кимсетүгә дә хурланды. Бу урыс хезмәтнең кадерен барыбер белми, бала-чага да үсә, урыс арасында яшәүдән мәгънә чыкмас дип, йә Казан, йә Әстерханга урынлашыр өчен эзләнергә, белешергә дип чыгып китте, йөри торгач, рәтле урын очрамагач, Мәскәүдә үк калырга карар иткән. Безнекенең Мәскәүдә кадере бик зур. Ул – «Җәмгыяте хәйрия» рәисе, мәктәп комитәсенең башы. Аннан башка Мәскәүдә бер эш тә эшләнелми. Бөтен киңәш бездә, бөтен авырулар бездә. Балаларга үз халкымыз арасында торырга уңай булсын дип, бер зур мөселман авылы янында кечкенә генә йирле, сулы, бакчалы бер утар сатып алган. Менә хәзер беренче мәртәбә шуны күрергә барамыз. Киләсе елдан, насыйп булса, ат, сыер алып, бөтен җәйне шунда үткәрәчәкмез. Бала-чага нинди тирә-юньдә үссә, шуның гадәтен ала… Без тора торган йирдә һаман урыслар гына иде. Менә инде, насыйп булса, үз илемездә яшьлекләрен үткәрәчәкләр, – диде дә туктады.

* * *

Гөлсемнең күңеленнән үзенең балалары кичте. Бу бәхетле кешеләрнең балалары хакында шулай уйлаулары гаҗәп кебек тоелды. «Минем балаларым кем булыр икән соң? Алар хакында кем төшенә[233] соң?» – димәкче булды. Тагы әллә нинди сөальләр бирмәкче булса да, фикере балаларына, балаларының тәрбиясенә, киләчәгенә киткәнгә, шул уйда батып калды, каюта тынды. Парахут бердән озын гына кычкыртты. Шуңардан куркып, яңы бикәнең бер баласы, тагы сикереп торып: «Әни! Әти килә, әти!» – дип кычкыра башлады. Яңы пристаньга килеп туктадылар. Тагы кешеләр йөрде, керделәр, чыктылар. Гөлсем, балаларын тынычландырып яткырганның соңында, урынына килеп утырды. Тәрәзәдән төшә торган фонарь яктысы аның болай да ак йөзенә саргылт бер төс кушты, ул, мумия кебек катып, Нәфисәне, үзеннән, үзенең бәхетеннән разый Нәфисәне сөзде. Аның тирән йокыда изрәп ята торган балаларын бик озын җентекләде. Тирәннән чыккан бер тавыш берлә: «Сез бигрәк бәхетле икәнсез… Мин башка, минем тормышым бөтенләй икенче юлдан китте. Икенче яр якасына мине дә илтеп ыргытты», – диде.

«Мин бер мирза кызы. Мин кечкенә чакта әнием үлде. Мин әти берлә ялгыз калдым. Берәр елдан әтинең сеңлесе, ире үлеп, кайтты да, шул миңа аналык итте. Бик тиз мине укыта башладылар, ләкин русча укыта башладылар. Минем беренче таныган китабым урыс китабы булды. Беренче укыганым урыс тормышы булды. Шуннан мәктәпкә кердем. Анда да, билгеле, урыс мәктәбенә кердем. Тирә-юнебездә һәммәсе урыс иде, өйдә дә русча сөйлиләр иде. Килгәннәр урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бәйрәмнәр булганда гына мин үземезнең әллә нинди икенче төрле урыс икәнемезне, Рождество ясамаенча, Корбан бәйрәмен, гает ясый торган урыс икәнемезне хис итә идем. Иптәшләрем арасында шул чынлап урыс булмавымыздан хурлана да идем. Әти бик күп эш эшли торган кеше булганга, тутакай үзен әле яшь дип уйлап киенү-ясануны бик яратканга, миңа өйдә илтифат иткән кеше дә бик аз иде. Минем тәрбияче марҗаларым әле берсе, әле берсе алышынып торганга, мин, күбәләк кебек, әле бер ут янында, әле бер ут янында оча идем. Җәйләрен кай елны Кырымга бара идек, кай елны Кавказга, кайбер елны Германиягә дә китә идек.

вернуться

233

Төшенү – уйлау.