Выбрать главу

Менә шулай барганда, бер елны җәйне уздырыр өчен, без Уфа губернасында әнинең әнисе – әбиләргә киттек. Аларның Дим суы буенда бик матур утарлары бар икән. Андагы һавада да үзенә аерым төсле бер матурлык бар икән. Ул Кырымнан күңелле, Кавказдан төрле, Германиядән дә татлы икән. Мин бару берлә, әби мине бик ныклап карады-карады да:

– Анасына охшаган, тәмам анасы, – диде. Мине сөйде. Моңача сөюләргә караганда йомшаграк сөйде.

Монда да өйдәге тормыш тәмамән русча булса да, хезмәтчеләр бар да үз кешеләремез иде. Сүз, йыр һәммәсе үз телемездә иде. Мин барган көндә үк тау башына утырып курай тарткан малайларны күреп, аларның әллә нинди моң көйләрен ишетеп аптырап киттем. Мин үземне чит бер тирә-юнь эчендә күрдем. Ләкин, әллә ничек болар һәммәсе чит булса да, әллә кайчан ишеткән идем, шуның эчендә булган идем кебек Бер нәрсә сизендем. Кунаклар килде. Кунакларга бардык, ләкин һәммәсендә шундый ярты урысча, ярты үземезчә бер тормышка очрадым. Менә минем әти китте. Тутакай, бер шәһәргә барып, бер башка мирзаларга кунакка йөри башлады. Мин әбием берлә ялгыз калдым. Ул инде бик нык карчык булган иде. Үзе мирза бикәсе булса да, башына зур калфак киеп, өстеннән яулык бәйли иде. Ул кайвакытларны тәһарәт алып намазга да утыра иде. Миңа элгәре болар бик гаҗәп төсле күренде. Мин, үземнең чын руслыгыма зарар килә дип, бераз курыктым да. Ләкин бара-тора өйрәндем. Әби шулай була төсле күренде.

Менә беркөнне җәйнең иң матур вакытында без җиләк җыеп кайтсак, бөтен өйнең асты өсткә килгән итеп таптым. Идәннәр юылган, мунчалар ягылган, әллә никадәр аш-су хәзерләнгән.

– Нәрсә бар? – дип сорадым.

– Бүген сәхәр ашыймыз, – диделәр.

– Нәрсә соң ул сәхәр? – дидем.

Хезмәтче кызлар, көлеп:

– Иртәгә уразага керәмез, – диделәр.

Менә кич булды. Мин кызлар берлә бергә тәравих әйткәнне тыңларга киттем. Кич берлә сәхәр ашау бик күңелле булды. Ләкин иртә берлә торгач та безгә чәй бирмәделәр. Җиләккә барырга рөхсәт итмәделәр. Мин уразага кердем.

Беренче көннәрдә ураза тоту читен булса да, мин бик тиз өйрәндем. Кызлар берлә азан әйткәнне, кич берлә тәравих әйткәнне тыңларга бару бик күңелле булды. Әби миңа, рамазанда урысча киенергә ярамый дип, татарчалатып итәкле күлмәк тектерде, башыма яулык бәйләтте. Менә мин шул тормышка ияләшеп кенә беткән идем, тутакай кайтты. Ул:

– Бу нинди эш бу? Мондый озын көндә баланы ураза тоттыр, имеш, ул болай да аз канлы, бу тилелеккә мин чыдый алмыйм, әтисенә язам, фәлән, – диде. Әби берлә әйткәләшеп тә алдылар. Тутакай мине үзе берлә чәй эчерергә маташты. – Русчасы бөтенләй онытыла торгандыр, менә класста калыр, – дип, минем гувернанткамны тиргәп, безне дәрескә утыртты.

Минем тормышымның рәте китте. Мин әбием өчен, шундагы кызлар өчен тутакайдан качып сәхәр ашый, азан тыңлый торган булдым. Тутакай өчен әбидән качып көндез чәй эчә торган булдым. Бәйрәмне көттермәенчә, баланы тәмам татарлатып бетерделәр дип куркып, тутакай мине алып китте.

Шул елны мин укый торган мәктәпкә тагы ике мөселман кызы керделәр. Аларның әниләре начальницага килеп сөйләшеп, мәктәпкә мулла китереп, дин дәресе укыттырта башладылар. Начальница миңа да керергә кушканга, мин дә дин дәресенә йөри башладым. Шунда укырга, язарга өйрәндем, шунда догалыклар бикләдем[234]. Шул юлда барганда мин буй үсеп җиттем. Мәктәпне бетердем, кыз булдым. Безгә Петербургның бөтен мирзалары, Кырым, Кавказның бөтен руслашкан түрәләре таныш-белеш иде. Төрле йирләрдә хезмәт итә торган Кавказ әфисәрләре, төрекмән егетләре бар да безгә килүчән-китүчән иде. Тутакай искедә бер әфисәр хатыны булганга, ул гаскәри киемдәге кешеләрне бик ярата, алар берлә чормалану, болгануны сөя иде. Картаеп килсә дә, ул әле яшь әфисәрләр берлә кылынгачлана иде, алар берлә әллә нишләп бетеп чуала иде.

Мин кыз булып, үземне үзем кыз итеп хис итә башламадым, минем артымнан әллә нинди кешеләр йөри башладылар. Бер полковник миңа бик еш чәчәк китерде. Телефон берлә исәнлегемне сорашып, тутакайлар берлә театрларга алып китте, миңа кавалер булып йөри башлады. Бервакытны бу, минем алдыма тезләнеп, минем кулымны да сорады. Мин аптырап киттем, һичбер башымда, күңелемдә андый фикер булмаганга, бер сүз әйтә алмадым. Тутакай эшкә катышты. Полковникны миңа димләргә кереште. Миңа генералша булып торуны, зур рус дөньясына катнашып китүнең юллары ачылуны бик озын иттереп бизәкләндереп сөйләде. Мин кызыктым да, ләкин күңелемдә шул кешегә каршы һичбер төрле хис булмаганга, сүз бирә алмадым. Әти дә минем яклырак булганга, яшь әле дип, эшне кичектерделәр. Полковнигымның килүе сирәкләште, очрашканда ул үпкәләгән кыяфәтне бирәсе килде. Ләкин бер ике-өч ай вакыт үтмәде, ул карт кына бер тол хатынга өйләнеп тә китте.

вернуться

234

Бикләү – өйрәнү.