Аның эзе югалырга өлгермәде, бер кыргыз студенты, кыргыз ханының туруны[235] булып, безгә йөрергә тотынды. Ул миңа бик күп әрмән анекдотлары сөйләде. Кыргызларның русча белмәүләреннән килеп чыккан көлкеле хикәяләрне аңлатты, үзенең университетны бетереп чыккач, уездный[236] булып нинди генә түрә булып торачакларын бизәде, бизәкләде. Менә бу да беркөнне театрның фойесында, тавышларын калтыратып, бик озын иттереп сөйләп, мине сөйгәнен, минсез тора алмаячагын белдерде. Нә сүзләре, нә кылынышлары миңа һичбер төрле тәэсир итмәгәнгә, минем күңелнең нечкә кылларына барып төртелмәгәнгә, моңарга да сүз кайтардым. Бусында тутакай да каршы булмады, әти дә бер сүз әйтмәде. Ул озын хатлар язды, чәчәкләр җибәрде, ялынды, ялварды, ләкин мин һаман үз сүземдә калдым. Укып бетереп китте дә, андагы кечкенә вакытыннан әйттереп куйган кызын алды да уездный начальник булып тора башлады. Аның артыннан бер Кавказ инженеры килеп чыкты, аның артында бер Литва татары, аның артыннан бер иранлы принц, шулар арасында өйгә килеп йөри торган рус әфисәрләре, рус студентлары хатлар яздылар, шигырьләр әйттеләр. Ләкин һәммәсе дә күңелемне керләтеп калдыруга башка бер хис уятмадылар.
Менә шулай торган чакта беркөнне безне татар студентлар түгәрәге үзенең кичәсенә чакырды. Кечкенә залда үз кешеләребездән генә җыелган кичә бик күңелле булды. Буфеты милли ашлар берлә корылган, укучылардан милли оркестр төзелгән. Татарча кечкенә генә бер пьеса сайланган. Кычкырып укыр өчен матур йырлар, шигырьләр чүпләнелгән иде. Кичә миңа әллә ник үземнең кечкенә чактагы теге әбиләрдәге авыз ачуларны хәтерләтте. Мин эч күңелдән шатландым, тирән бер кәеф берлә кәефләндем.
Егетләр, кызлар берлә төрле уеннар уйнап йөргәндә, бер студент гаепле калды. Мин хан идем. Аңарга җәза иттереп ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, берсе:
– Татарча бер шигырь декламациясе! – диде.
Ул «Син» дигән бер шигырьне укыды, шундый матур укыды, миңа шундый зур тәэсир ясады, мин изрәп киттем, мин хан булганга:
– Тагы берне, – дидем.
Яшьләр кул чабып каршы алдылар. Ул тагы берне укыды, тагы шәп чыкты. Шуннан без ул студент берлә танышып киттек. Аның исеме бер төрек пашасының исеме булгангамы, әллә ул төрекләрне бик яраткангамы, аңарга Паша дип йөриләр иде. Мине дә Паша дип таныштырганнар иде. Ул үзе дә шул исемне яратканга, мин дә Паша дип эндәшә башладым. Мин аны үземезгә дә чакырдым. Ул килә башлады. Ләкин бер дә моңарчага кадәр миңа йөргән егетләр төсле кылынмады, ул миңа татар әдәбияты, шигырьләре хакында сөйләде, хәзерге агымнар хакында мәгълүмат бирде. Ахырдан татарча китаплар китерде. Ул минем алдымда яңы бер дөнья ачты. Мин сусаган дәрт берлә шуңарга тотындым. Әдәбият укыдым, шигырьләр бикләдем. Мәҗмугалар, гәзитәләр алдырып, шул хәятның эченә керә башладым.
Менә җәй булды. Пашаны җәйгә безгә утарга кунакка чакырдым. Шуны да әйтеп китәм: баштан ук минем тутакай аны яратмады. Кешеләр алдында һаман аның гаепләрен табарга маташты. Миңа аның хакында һаман шикләр уята торган сүзләр сөйләде. Ләкин боларның берсе дә миңа тәэсир калдырмаганга, минем Пашага мөнәсәбәтем үзгәрмәде, җәйнең матур чагында бу безгә килде. Тутакай үзенең үлгән иренең әллә нинди кардәшләрен көтә икән. Егетнең килеп төшүе берлә:
– Инде моны кая урынлаштырыйк, фәлән бүлмә минем каененем мирзага, фәләне – минем тудыгым мирзага, фәләне – Мәрьям Ивановнага, фәләне – Суфия Салиевнага, – дип, бөтен өйне бүлеп куйды.
Минем кунагыма чарлактан башка урын калмады. Минем шул эшкә кәефем китсә дә, тутакай берлә сүзгә керешә алмадым. Паша һичбер төрле үзенең күңеле кырылганыны белгертмәде. Көннәр бик матур тугры килде, без иртә торып җиләккә киттек. Салкын төшеп, су буйлары шәүләләнгәч тә, балыкка бардык, күрше урманга самавырлар алып чыгып, хозур кордык. Пашам көннән-көн өйрәнде, үзләнде. Тирә-юньдәге бөтен кеше үзенә мәхәббәт куйды. Әти дә аны яратты, хезмәтчеләр дә хөрмәт итте. Ләкин тутакай һаман үз сүзендә булды.
– Каененем мирза килсә нишләрмез, моны ни дип таныштырырмыз, моның бит өсте-башы да беркатлы, үзен тотуы да татарча. Нәселен-нәсәбен дә Алла белсен, кызы җиткән йортларга кунак чакыруда бик сак булырга кирәк, – дип, әтигә бәйләнде. Егетнең бер генә җитмәгән йире булса, шуны зурайтып, ямьсезләтеп сөйләде. Карт хезмәтче хатын берлә аңарга «затсыз» дип исем кушты. Кунак-төшем булганда, аңарга урынны иң түбәндә – әнидән калган карт экономка берлә беррәттән ясатты. Ләкин Паша сизмәдеме, сизенмәгәнгә сабыштымы, һичбер төсен, йөзен бозмады.