Ул миңа бик күп яңы татар китаплары алып килгәнгә, без кайвакыт бакчадагы шәүләле бер почмакта сәгатьләр буе китап укыдык, кайвакыт, сүзгә керешеп китеп, аяклар кая таба барганны сизмәенчә дә, урманга кадәр йөреп киттек, кайвакыт икемез ике кармакны салып, сузылып киткән тын суның тирәнендәге нәрсәләрне күрер өчен кебек, күземезне суга батырып, судагы бер-беремезнең шәүләләре берлә күңелдән күңелгә сөйләштек. Бик озак тын торгач кына берсүзсез елмаешып алдык. Кармактан өзелеп киткән көмеш кебек балыкның чулт итеп төшеп суны ярып җибәрүеннән, зур бер көлке кебек, эч күңелдән көлештек… Кайвакытларны чәчәктән чәчәккә очып йөри торган умарта кортының бызылдавы, ерактагы чикерткә туеның йырлавы әле югары менеп, әле түбән төшеп лезгинга бии торган чиркес кызы кебек әйләнә-бәйләнә торган карлыгачның көйләве, иксез-чиксез тургайларның моңнары, дәртләнүе астында изелеп киттек. Үземезне үземез югалттык, тирә-юньне оныттык.
Көннән көн үтте, көн үткән саен, минем күңелемә бер тынычлык урынлашты, үзем күрмәгән бер бәхет мине томалады. Сизеп бетермәгән әллә нинди бернәрсә мине сөйде, иркәләде. Мин ачылганнан ачылдым. Көн буе көлдем, йырладым, музыка уйнадым. Кич булдымы, биләүсәдәге бала кебек, тирән йокыга чумдым. Иртә үк мине тагы шул ук бәхет, шул ук татлы тормыш каршы алды. Мин тазардым. Йөзләрем кызарды. Кулларым тулды. Үземдә әллә нинди зур бер көч хис иттем. Кара урманнан үтү дә куркынычлы булмас кебек күренде. Кичелмәс таулар аша атлау да берни тормас кебек сизелде. Паша да кызарды, янды, каралды. Аның күзләре тагы нурлыланды. Аның көлүе, елмаюы тагы җанлыланды. Ләкин минем тутакай һаман сеңерләнгәннән-сеңерләнде[237]. Ул мине: «Кызлар үзен шулай тотамыни?» – дип шелтәләде. Мине егет берлә бергә калдырмас өчен, әллә нинди хәйләләргә сабышты. Паша артыннан ухаживать итәр өчен, күрше боярларның сарыпсыз бер кызын чакырып китерде. Өйдә әллә никадәр буш бүлмә булса да, аны егетнең күрше бүлмәсенә чарлакка йирләштерде. Теге кыз бик тырышып кылынгычлана башлады. Пашаны артыннан йөртергә маташты, әллә нинди капризлар ясады. Атларга атланып урманнарга китте, егетне анда өстерәде, монда өстерәде. Берни эшли алмаса да, минем элгәреге татлы тормышымны тынычсызландырды. Пашаны да әллә нинди уңайсыз хәлләргә куеп сеңерләндерде, безнең бергә йөрүемез, сөйләшү, көлешүләремез авырайса да, бу нәрсә мөнәсәбәтемезгә күңелсез бер сызык сыза алмады.
Ләкин әти берлә тутакай әллә нәрсәләр киңәшләшә, әллә нинди җитди төс берлә сөйләшә башладылар. Кайвакытларны сәгатьләр буе бүлмәдә ябылып калдылар. Менә беркөнне теге кодаларның юлга чыгуларыннан телеграм килде. Тутакай ут булды. Өйләрне җыештыртты, бүлмәләрне хәзерләтте. Аш-су кирәк-ярагы, эчемлекләр алыр өчен шәһәргә кеше җибәреп, бөтен йортны аякка калкытты. Мине үзенә чакырып:
– Каененем мирзалар киләләр. Алар – нәсел-нәселдән мирзалар. Үзе охрана его величествада хезмәт итә. Олуг кенәзләр берлә таныш. Тагы аның кардәше килә. Анысы тагы дикий дивизиядә әфисәр. Студентны нишлимез? Борчак оны берлә балны бит бергә бутап булмый. Ничек аларны бергә кушып кунак иттереп йөртәсең. Качанга китә инде ул? – диде.
Мин кызардым. Бер яктан хурландым, бер яктан Пашаның мирза булмавы өчен кәефсезләндем.
– Әүвәл аңарга аңлатырга кирәк… Ул үзе аңламас, ул бит общество күргән кеше түгел. Әйтергә кирәк, туп-тугры иттереп әйтергә кирәк, инде юлыңда бул, егет, дияргә кирәк, – диде.
Мин:
– Кунакны ничек алай итәсең, фәлән, – дидем, ләкин каты иттереп Пашаны яклап китә алмадым. – Үзе дә китәм дип тора иде, шул арада китә инде, – дидем.
Тутакай тагы:
– Син үзеңне кеше төсле тот… Безнекеләр – бик үткен кешеләр. Аяк басуыңнан сизәләр. Ул егетне синең кавалерың дип уйлый күрмәсеннәр… Аннан соң эш харап, – диде…
Чынлап та, менә өч тройкада кунаклар килеп төште. Бөтен йорт яңы ирләр, яңы хатыннар берлә тулды. Кичке аш искиткеч тантаналы үтте. Тутакай кырык төрле аш хәзерләткән, кырык төрле эчемлекләр берлә өстәлне тутырткан. Мине яңы әфисәр янына утырттылар. Ул, бертуктамаенча: «Виноват, виноват, прикажите!» – дип, мине сыйлап йөдәтте. Аш араларында миңа әллә нинди полктагы хикәяләрне сөйләде. Пашаны тутакай теге марҗага кавалер иттереп өстәл артына гына, почмакка гына урынлаштырган иде. Мин аны рәтләп күрә дә алмый идем. Сүзен дә ишетә алмый идем. Ләкин теге марҗаның чыр-чыр сөйләүләре, кайвакыт кылынгычланып көлүләре генә ишетелеп эчне пошыра иде. Картлар эчештергәләделәр, минем күршем дә мине сыйлап-сыйлап җибәргәләде. Мин дә аз гына капкаласам да йомшабрак киттем… Аштан соң картлар, ликёрлар берлә бүлмәләргә кереп, карта уйнарга керештеләр. Яшьләр бакчада йөрергә чыгып таралды. Тутакай, мине чакырган булып, әллә ниләр сөйләп тотты. Паша янына теге марҗа килеп култыклап алгач кына, ул, яңы әфисәрне чакырып китереп, әллә нинди йомышлар кушкан булып: «Йөрергә чыгасызмыни?» – дип, безне парлаштырып чыгарып җибәрде.