Халык бик күп булганга, тавыш-туыш бик зур булганга, мин әллә нинди бер белмәгән нәрсә тарафыннан басылганымны хис иткәнгә, рәтләп күрешмәенчә дә үз бүлмәмә кереп яттым. Урынга сузылып, уйларымны бер җепкә тезгәч кенә, бүген тагы Паша берлә бер сүз сөйләмәвемне, аның берлә кич күрешмәенчә дә керүемне хәтерләдем, кайгырдым. Аңарга каршы ясала торган шул бойкотта мине дә бергә дигән фикердә булмадымы икән дип уйландым. Юктыр, дидем. Бардыр, дидем, иртәгә үзе берлә сөйләргә булып, мәсьәләне хәл итмәкче булып борылып яттым. Өй дә зур умарта кебек уылдады, гөрләде. Бик озактан соң ул да тынды. Мин әллә ничә мәртәбә йокыга китә башласам да, тагы куркынып уяндым, тагы төрелеп яттым. Тагы өн берлә төн арасында чуалдым. Ахырдан тирләп-пешеп, башым янып сикереп тордым. Пәрдәне тартып, тәрәзәне ачтым. Бәрәкәтле кул берлә ташланган айның моңлы яктысы бүлмәмне тутырды. Күзне кытыклады, тыштан кергән салкынча һава тамырлардан йөгереп мине калтыратты.
Мин, өстемә киеп, айны, айның нуры берлә челтәрләнеп ага торган аклы-сорылы болытларны карарга, тик, тын тора торган агачларны сәер итәргә тотындым… Балалыгым күз алдыма килде… Беренче сәхәр тагы искә төште. Моннан бер генә атна элекке тынлыгым, тынычлыгым күздән үтте. Бүгенге күңелемдәге үземнән үзем разый түгеллек, бүгенге көндәге бәгырьнең әллә нинди төтенсез, утсыз ут берлә януы алга басты. Ни булды, нинди үзгәрү булды, мин ни эшләдем? Уй китте, уй артыннан уй китте. Мин үз тирә-юнемдәге шул якыннарымны, шул кодаларны, шул кунакларны җентекләдем. Аларның табигатьләрен, йөрешләрен, кылынышларын тикшердем. Шуларның бер әгъзасы иттереп куйгач та, тәмәке тарта торган кешеләр берлә шыгрым тулган, бизәнгән, буянган хатыннарның тәмсез сүзләре берлә уу килгән, тәрәзәсе ябык, ишеге юк дүртенче классның вагонында кебек үземне үзем хис иттем… Йөрәгем шу итте, тәнем калтырады, күңелем сыкрады, ишекнең юклыгы, бу сасыдан, бу былчырактан чыгарга, котылырга юлның юклыгы минем котымны алды. Мин көчсез, ярым һушсыз көенчә урындыгыма сузылдым. Ай мине коендырды. Акрын гына искән җил, агач башларын берсенә берсен бәрештереп, моң гына тавышландырды. Еракта гына мәче башлы ябалак кычкырды да кычкырды. Мин куркудан аякка калыктым. Әллә ни эзләгән кебек күземне бакчага тектем. Агачлар арасында әллә нинди бер шәүлә акрын гына селкенә кебек булды. Шул тынлык, шул ялгызлык эчендә шул шәүләне табуыма сөенгән кебек булдым. Шул шәүлә генә мине шул авырлыктан коткара кебек булды. Мин шуны күрергә зур өмет берлә шәүләнең якынаюын көтәргә керештем. Менә ай яктысы берлә тулган яланга шәүләм чыкты. Ни күзем берлә күрим – Паша!.. Туктады, бик озак бер ноктага таба карады. Бәлки, айга карагандыр, бәлки, йолдызны сәер иткәндер[238], ләкин ул вакыт ул минем тәрәзәмә карый кебек булды… Мин тәрәзәдән башымны тыктым. Паша калтырап китте. Акыртын гына:
– Сезме? – дидем.
– Әйе, – диде.
Ни эшләгәнемне белмәенчә:
– Хәзер чыгам! – дидем дә, өстемә шәл салдым да, туфли берлә генә чыктым да киттем.
Паша тетри, калтырый, тешләре шак-шак килә иде, үзе каткан кебек тик тора иде. Кулы суп-суык иде. Бу авырлыктан чыгар өчен:
– Ник йокламыйсыз? – дидем.
– Сез ник? – диде.
Мин:
– Арыганмын, халык бик күп булды, баш бик чуалды, фәлән, – дидем.
Акыртынлап, сөйли-сөйли, беседка артындагы бөтен кешеләрдән яфраклар берлә капланган үземезнең сөйгән урынымызга кереп утырдык. Минем күңелем тулган булгангамы, сез гафу итеңез, бу эштә минем гаебем юк, дияргә булдыра алмадым. Бернәрсә булмаган кебек, бер дә җитди эш юк кебек күренергә тырыштым.
Паша чыдый алмады:
– Мин, туташ, сезне өч көннән бирле күрә дә алмыйм, сөйли дә алмыйм… Ләкин шул өч көн эчендә мин бик күп нәрсә күрдем, бик күп эшкә минем күзем ачылды. Бик күп төрле карарлар да ясадым. Ләкин берсен дә эшкә куя алмадым. Миңа бит әллә кайчан китәргә тиеш иде. Әллә кайчан үземне үзем, бу ят халык, миңа дошман халыкның мыскыллавыннан, мәсхәрә итүеннән качарга тиеш идем, ләкин мин аны эшли алмадым. Әллә ничә мәртәбә эшләргә беркетсәм дә эшли алмадым, әле дә эшли алмыйм. Кечкенә генә туган өметләр мине биләде, минем аягым-кулымны баглады. Мыскыл өстенә мыскылны күтәрергә мәҗбүр итте. Башымны игәннән ияргә әмер итте. Сезнең мондалыгыңыз микънатис ташы кеби мине тартты, тотты. Канаты көячәк булса да, утка чаба торган күбәләк кебек, мине дә шул ут тирәсендә әйләнергә кушты. Ни эшлим, туташ, шулай булды… Ләкин боларның барысын да, туташ, мин сездән бер күз каравы алыр өчен, сездән бер елмаю күрер өчен эшләдем… Бәлки, бу яңы кунаклар килмәсә, мондагы яңы планнарны белмәсәм, мин элекке кебек сезне хөрмәт итеп, сезне эчтән бик зур күреп, киләчәктәге күрешүләргә ышанып китеп тә барган булыр идем. Ләкин хәзер китә алмадым. Сезне күрмәенчә, сөйләмәенчә китә алмадым. Китә алмыйм. Мин шул өч төндә һич йокламадым. Мин бик күп сыкрадым, бик күп газапландым. Мин сезне шулкадәр тирән сөю берлә сөйгәнемне аңладым. Миңа сездән башка тормыш юк… – диде.