Выбрать главу

Мин аптырадым… Бер сүз әйтә алмадым, «ләм-мим» дип җавап бирә алмадым. Күңелемнән шуны көтсәм дә, бу кадәр дары кебек бердән патлар[239] дип уйламаган идем.

– Шулай булгач, мин, никадәр хурлыклар күрсәм дә, ничек сезне шул баткаклык эчендә, шул сазлык эчендә калдырып китим… Сезгә каршы корылган шулкадәр ямьсез планнарны күрә торып, мин сезне ничек ялгыз ташлыйм!.. Бу минем көчемнең читендә… Сез, туташ, сазлыкта үскән бер гөл. Тирә-юнеңез баткаклык, эчкән суыңыз сазлык суы, сулаган һаваңыз черегән сазлык һавасы, монда гөлгә үсәргә, гөл булып яшәргә имкян[240] юк. Бу тирә-юньдә сез бетәчәксез, сез дә башкалар кебек сазлыкка батачаксыз. Сезне бу сазлыктан алсаң гына, сез мәңгегә гөл булып кала беләчәксез… Чыгыңыз моннан… Чыгыйк моннан, сарылыңыз минем кулыма, туташ, – диде…

Мин:

– Алай ук түгел, сезнең хыялыңыз бик зур, фәлән, – дидем.

Ул ишеткән, күргәннәрен сөйләде. Иртәгә йә берсекөнгә мине теге әфисәргә рәсман сораячакларын, әтинең разыйлыгын, тутакайның шуны булдырыр өчен бөтен көчен сарыф итүен, һәммәсене аңлатты. Мин үзем дә шуларны күңелемнән сизенеп торсам да, әллә нинди җепләр берлә шул йортка, шул кардәш-кабиләгә, шундагы гореф-гадәткә бәйләнгән булганга, Пашаның чын күңеленнән чыккан сүзләренә ярый инде дип җавап бирә алмадым. Икеләнебрәк:

– Әле сөйләшермез, фәлән, – дидем. Мәсьәләне озайттым.

Шул араны аяк тавышы ишетелде, акрын гына сөйләгән сүзләр колакка бәрелде. Без тындык, аларның сүзләрен ишетер өчен түгел, үземезне сиздермәс өчен тындык. Аяклар павильонга кереп утырдылар. Акрынлап тагы сүзләренә дәвам иттеләр. Сөйләүчеләр тутакай берлә кода иде. Коданың сүзләрен ишетеп бетерә алмасак та, тутакай ачык тавыш берлә:

– Минем сүзем сүз, мин кызның вәгъдәсен алдым, аны сөйләп тору да урынсыз… Ләкин шуны онытма… Мин бит тол, электән полковник хатыны, мин шул аена илле тәңкәлек пенсиягә тора алмыйм… Тора алмыйм… Менә кияү дә, син дә кул куеп кырык мең тәңкәлек вексель бирсәңез, туйны эшлим… Юк булса, мин үземне үзем бушлайга урамга ыргыттырыр хәлем юк… Гөлсем кияүгә чыккач, мин кем?.. Юк! – диде.

Кода тагы әллә нәрсә сөйләде. Тутакай:

– Әйтәм бит, ул авыру, безнең Гали авыру (ул минем әтием хакында иде), йөрәк авыруы берлә авыру, бүген ярты рюмка артык эчте исә – иртәгә юк… Мин аңарга ышана алмыйм. Шул вексельне бирсәңез иртәгә – бетте, – диде.

Паша минем күземә карады, мин агардым, бүртендем. Чыгып: «Мине сатарга телисезме, мине үз акчама сатарга телисезмени?» – дип кычкырасым килде. Булдыра алмадым, аягым калтырады, тешләрем шак-шок килде.

Тегендә базарлык бетте. Килештеләр. Акрын гына сөйли-сөйли киттеләр. Мине Паша кызганды булырга кирәк, җәрәхәтемә тоз сибәчәк бер сүз әйтмәде, яңы җәрәхәтемә зәһәр салмады. Мин тордым, ул да акрын гына йиреннән калыкты. Бер сүз дәшмәенчә бакчаны үттек, яланга чыгар алдында ни булса да бер сүз әйтеп аерылырга кирәк дип уйлап торганда, теге сарыпсыз марҗаның бүлмәсендә ут алынды. Анда нечкә пәрдә ашасыннан[241] теге яңы әфисәр берлә теге марҗаның башлары күренде. Кыяфәтләре, киемнәре-салымнары кемне дә оялтырлык булганга, мин яшен суккан кебек булып киттем, дерелдәдем, калтырадым, егылмас өчен бер агачка сөялдем. Паша бик озак мине сөзде, бераздан:

– Аңладыңызмы? Бу сазлык сезнең йир түгел. Аңлаңыз, туташ! Сезгә башка һава кирәк, әйдәңез! – диде. Минем кулымны тарткан кебек каты кысты.

Минем бөтен тәнемнән суык йөгергәнгә, дерелдәп, моңланып, күзенә карадым. Бик озактан соң:

– Минем башым хәзер эшләми, иртәгә сөйләшермез. Иртәгә, – дидем. Өйгә чабып кереп киттем. Ул баскан йирендә катып калды.

Мине моңынча һичбер булмаган яңы бер хис биләде. Мин хурландым. Үз-үземне сарык кебек сатарга теләүләренә хурландым. Җирәндем, үз-үземнең шул былчыраклар арасында булуымнан җирәндем. Мин яндым, көендем, үз-үземнең шул баткаклыкны ташлап китәргә көчем юклыгыннан яндым, шул тирә-юнемне чормалаган былчырак бака күлмәкләреннән арынып китәргә куәтем юкка яндым, көйдем… Бер яктан тутакайның «Кырык меңлек вексель биреңез!» дигән сүзләре колагымда чыңлады. Тәрәзәдә күргән теге сарыпсыз марҗа берлә теге әфисәрнең кылынышлары күз алдымда уйнады. Чын күңеленнән моңланып әйткән Пашаның өметле тавышлары, рәхмәт фәрештәсе суры[242] кебек, минем җәрәхәтле бәгыремне сылады, сыйпады, иркәләде. Күземнән актарылып яшь агарга тотынды. Тавышланып, тавышсыз бик озак егладым. Күңелем басылган кебек булып тагы яттым, тагы ямьсез фикерләр мине чолгады, тагы егладым, тагы тордым, тагы яттым, тагы егладым, тагы киенеп чыгып бакчада Пашаны эзләмәкче булдым. «Әйдә, китик, әйдә!» дип, аңарга ялынмакчы булдым. Тагы ишек төбенә баргач, бусаганы атларга көчем йитмәде. Тагы чишендем, тагы яттым. Тагы көйдем, тагы яндым, тагы егладым.

вернуться

239

Патлау – шартлау.

вернуться

240

Имкян – мөмкинлек.

вернуться

241

Ашасыннан – аша, аркылы.

вернуться

242

Сур – быргы.