Выбрать главу

Икенче көнне мин юынып чәйгә төшкәндә, бездә бер кунак та калмаган иде. Тутакай картайган, изрәгән, ләпшердәгән иде. Әти төссезләнгән, күңелсезләнгән иде. Без бер сүз сөйләмәенчә көнне үткәрдек, кичкә таба әти:

– Мин Петербургка барам, иртәгә хәзерләңез, – диде.

Мин дә, тутакай берлә каласым килмәгәнгә:

– Әти, мин дә синнән калмыйм, – дидем.

– Алай булгач, мин ник калыйм, буе җиткән кызны ялгыз җибәрергә ярыймыни, әле ниләр булганны күрмәдеңмени? – дип, тутакай катышты.

Мин бер сүз дәшмәенчә тыңладым да, тордым да чыктым. Икенче көнне вакыт килмәгән булса да, без барымыз җыенып, тирә-күрше боярлар берлә күрешмәенчә дә, Петербургка киттек. Киткән чакта гына бер хезмәтче кыз:

– Туташ, теге чарлакта торган егет сезгә бирергә дип бер хат биргән иде. Тутакай кулымнан тартып алды, – диде.

Мин:

– Шул көнне ни булды соң? – дип сорадым.

– Сөйләмә инде, мондый мәсхәрәне мин гомеремдә күргәнем юк иде, – дип сөйләргә тотынган иде, тутакай килеп тагы сүзне бүлдерде.

Мин Петербургта Пашадан хат булмый булмас дип көтә башладым. Бер атна көттем, ике атна көттем, ай көттем, һичбер хәбәр булмады. Көз килеп уку башлангач, аны сораштым. Петербургтан күчеп киткән, диделәр. «Кая соң?» диюемә кайсылары Мәскәүгә, кайсылары Киевка диделәр. Шулай итеп, Паша югалды. Аның берлә бергә минем өметем дә югалды. Менә моң гына кыш үтеп килгәндә, әти читтә юлда чакта бер иртә берлә телеграм килеп төшмәсенме! Ни күзем берлә күрим: телеграмны әллә нинди бер стансадан станса начальнигы бирә. «Әтиеңез поездда үлгән табылды. Тиз килеңез, фәлән поездда» дигән бу хәбәр миңа шулкадәр авыр тәэсир итте, мин һушымны югалттым.

Мин күземне ачканда, әти инде өйгә китерелеп салынган. Аның баш очында мулла Коръән укып тора иде. Мин җансыз шәүлә кебек бүлмәдән бүлмәгә йөрдем. Һичбер нәрсә аңламаенча, һичбер нәрсәгә күңел куя алмаенча, вакытны үткәрә алмаенча йөдәдем, йончыдым. Әллә кемнәр килде, әллә ниләр сөйләде, берсен дә тыңламадым да. Менә төн үтте. Озын авыр караңгы төн үтте.

Гәзитә китерделәр. Минем берлә тутакай исеменнән әтинең үлүе җеназасы хакында бирелгән матәм игъланы янында зур хәрефләр берлә «Надежда Ивановна кадерле ире, балалары Коля, Лиля кадерле әтиләре үлүен игълан итәләр, фәлән мәсҗед йортында җеназа укылачагын белдерәләр» дип, икенче игълан басылган иде. Бу хәбәр мине кайнарлатты, өшетте, суытты, еглатты, газаплатты, мыскыл итте. Җеназа вакытында, чынлап та, җеназа артына кара кием кигән юан гына, карт кына бер марҗа ике бала берлә безнең янда урын тотты. Әллә нинди без танымаган руслар, марҗалар аңарга килеп тәгъзия итте[243], ул еглаган тавыш берлә әллә нинди җаваплар бирде.

Ул булмады, мирас хакында суд китте. Мин әтинең бер генә баласы булганга, бөтен дәүләт миңа калырга тиеш иде. Теге хатын мәхкәмәгә бирде, мине судка чакырдылар. Ике балалы хатын, мәхкәмәдә әллә нинди тәмсез сүзләр сөйләп, әтинең исемен былчыратты. Мин хурландым, еглап җибәрдем. Шуны күреп, теге марҗаның ике баласы да еглады. Шул күз яшь арасында «чынлап та, болар минем сеңелләрем, энеләрем түгелме икән?» дигән сөаль башыма килеп басты. Мәхкәмә минем файдама хөкем итте. Ләкин эчемнән мин шул эштә хаклыгыма ышанып җитә алмаганга, эчем пошып калды. Теге марҗа бик тәмсез телле пычрак марҗа булганга, үзе бик алдакчы булганга, аның берлә сөйләшеп, мин хакыйкатьне аңлый алмадым.

Шул авыр кайгылар астында изелгәндә, минем өметем һаман теге Пашада иде. Әтинең үлүе, мәхкәмәләре гәзитәләрдә язылганга, ул аларны укыячак, миңа кечкенә генә булса да бер тәгъзия язачак дип ышана идем. Ләкин бу өметем дә бушка чыкты. Мин тиздән тормыштан туеп, тутакайдан арып, әтинең ерак бер кардәше бер тутакайга Уфа губернасына кыш үткәрергә киттем… Анда бераз тындым, башымны җыйдым. Дөньяда үз башыма үзем генә калганны бик каты хис итеп, ялгызлыкка чумдым, аннан да арыдым.

Нишләргә белми аптырап торганда, бер җәй көнендә хәзерге иремне очраттым. Ул миңа ул вакыт бик йомшак кылынды. Минем кайгыларым өчен бик хәсрәтләнгән кебек булды. Сүзләремне бик ихлас берлә тыңлады. Озак үтмәде, шулай иттереп минем ышанычымны казанды. Көннәрнең берсендә бу минем кулымны да сорады. Күңелемдә аңарга каршы һичбер хис булмаса да, ялгызлыкка бик туйганга, тутакай янына барып тагы бергә торудан курыкканга разый булдым. Туй ясадык, өйләндек… Ләкин бал атналарымыз үтмәде, мин иремнең лаякыл исерек икәнен белдем. Мин үземнең бер тәмугтан икенче тәмугка күчкәнемне сиздем. Менә инде ун ел шул тормышны өстерим. Кайчанга кадәр тартырмын, анысын да белгән юк», – диде. Аның күзенә яшь тыгылды, ул тавышланыр-тавышланмас еглый башлады.

вернуться

243

Тәгъзия итү – юату.