Выбрать главу

Нәфисә:

– Юк, иншалла, рәтләнер әле, – кебек сүзләр сөйләде, юатты, ләкин Гөлсем яшь арасыннан:

– Хәзер ни булсын инде, яшьлек харап булды, көч бетте, дәүләт бетте. Калган нәрсә менә шулар, – дип, балаларына күрсәтте. – Болардан да ни чыгачак, алкоголик балалары бит, – диде. Тагы үксеп-үксеп еларга тотынды.

Нәфисә су салып эчерде. Тагы юатты. Тагы өметле сүзләр сөйләде. Гөлсем бераз тынды. Ахырдан гына Нәфисә:

– Мин шунысына гаҗәпкә калам: ник соң ул егет тагы бер хат язмаган, ник соң ул тагы бер мәртәбә ничек булса да сезне күрергә тырышмаган? – диде.

Әллә нинди кадерле бернәрсәсе мыскыл ителгән кебек, Гөлсем сикереп торды:

– Язган ул! Бик күп мәртәбә язган. Мин кияүгә чыккач, моннан дүрт-биш ел элек безнең уртак танышымыз – ул вакыттагы бер курсисткага очрадым, шул аңлатты. Ул хат язган, ләкин мин берсен дә алмадым. Алар бар да безнең тутакай кулына төшкәндер дип уйлыйм. Миннән җавап булмагач, ул, бәлки, мин дә үзенә каршы кампаниядә бергәдер, уртактыр дигән фикергә килгәндер. Килерлек тә бит инде… Тагы бәхетсезлек инде. Минем бәхетсезлегем, – диде дә тагы еглавында дәвам итте.

Төн ауды, таң атты, тирә-юнь яктырды. Ике хатын, тагы бик озак сөйләшкәннең соңында, берсе иртәгә бәхетле көнен көтеп, икенчесе иртәгә янына киләчәк бәлане көтеп йокыга киттеләр… Иртәнге яктыда Гөлсемнең яшьли картайган битене бик күп җыерчыклар каплады. Эчкә җыя алмый күзләрдән ташып чыккан бәхет елмаюы Нәфисәнең йөзенә яшеннән дә артык яшьлек буявы сөртте. Бүлмә тынды.

Иртә торганда, күк йөзе зөмрә[244] кебек зәңгәрләнгән, болыннар, яланнар яшәргән, урманнар сарылы-яшелле кушымталы бер төс алганнар иде. Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде. Парахут тирәсен чолгап алган акчарлаклар да, йылы матур һавага, тышка тулган халык берлә бертуктамаенча сөйләшеп, кычкырышып баралар иде. Киләчәктәге пристаньга төшәргә булганга, Нәфисәләр, Гөлсемнәр дә, балаларын киендереп, әйберләрен хәзерләп, ерактан күренгән пристаньны көтәргә тотынганнар иде. Парахутта иттифакый тугры килгән ике хатын озын бер караңгы төнне бергә үткәреп, әллә ничек сүзгә кереп китеп, берсенә берсе йөрәкләрен, йөрәкләренең эчендә йиде йозак берлә бикләнгән почмакларындагы серләрен түгеп салышканга, иске белешләр кебек, мәктәп аркадашлары кебек дуслашканнар иде, берсенә берсе кардәшчә, туганча бер хис биләшкәннәр иде. Менә озын иттереп, моң иттереп, тагы парахут кычкыртты, Нәфисәнең балалары, әниләрен чолгап алып:

– Әни, әтигә килдек, әтигә! – дип сөенешә, сикерешә башладылар.

Гөлсемнең балалары да, әллә нинди зур бер куркынычлы бүкәйне көткән кебек, әниләренең янына килеп:

– Әни! Әти юкмы? Әни, кирәкми, әти булмасын инде! – дип, аңарга катыдан-каты сарыла башладылар.

Парахут, бии торган куштан кызның әйләнүе кебек матурлап борылып, пристаньга якынайды. Гөлсем дә, Нәфисә дә пристаньга таба күзләрен тектеләр, икесе дә шуннан көтә торган нокталарын – берсе үзенә бу кадәр бәхет биргән, тынычлык, дустлык багышлаган, аерылуына еллар үткән кебек, сагынган ирен, әтиләрен, икенчесе яшьлегене харап иткән, кыска гына гомердә аны яшьли картайткан, карчык иткән, үзенең кара язмышын, үзенең бәласен эзли иде. Татлы көтү, матур өмет берсенең күзенә йомшак кына йылы гына елмаю куйды. Курку, кот очу, өметсезлек, көзән җыерган кешедәге кебек, икенчесенең йөзенә бер җәберләнү, көчәнү, җирәнү төсен бирде. Нәфисәнең балалары беренче [булып] әтиләрен таныдылар, алар:

– Әти! Әти! – дип кычкыра башладылар.

Нәфисә яулык селкеде. Пристаньнан тагы яулык селкү җавабын алды. Еракта гына күзләр күзгә очрашты. Теге беренче мәртәбә театрда очрашкан тәм берлә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Бик мәгънәле елмаештылар.

Шуның берлә мәшгуль булганда, Нәфисә Гөлсемне дә онытты. Ләкин пристаньдагы ярты гаскәри киемдәге бер кешенең исерек көенчә әле күпернең бер ягына барып бәрелүен, әле бер яктагы бөккән, калач, алма сата торган бер марҗаны барып кочакларга теләвен күреп, чыдый алмаенча шаркылдап көлеп җибәрде. Теге пристаньдагы кеше һаман әллә ниләр кычкырып, төрле кешеләргә бәйләнеп йөрегәнгә, алар да аны һич шәфкатьсез бәреп, төртеп, туп кебек, күпернең бер ягыннан бер ягына, бер җуан марҗадан икенче марҗага төртеп йөрткәнгә, бу кәмитне бүлешер өчен күршесенә:

вернуться

244

Зөмрә (зөмрәд) – зөбәрҗәт.