Выбрать главу

– Гөлсем ханым, Гөлсем ханым! Кара әле, зинһар, шул тилене, – дип, көлүенә чыдый алмаенча, аңарга борылды.

Аның йөзе үләргә хәзерләнгән кебек ап-ак, иреннәре зәңгәр, күзе курку, өметсезлеккә баткан итеп тапканга, Нәфисәнең көлүе яртысында ябылды. Ул, аптырап, кызганып, Гөлсемне сөзде. Гөлсем дә, тагы сүзгә керешмәс өченме, калтырана-калтырана борылып китте. Әйберләрен күтәреп, ишеккә таба юнәлде. Нәфисә, парахут өстеннән ире берлә исәнме-саумы дип берәр сүз алышып алмаенча китәсе килмәгәнгә, парахутның янашуын[245] көтте вә шуның берлә чыгарга соңга калды.

Пристаньда чыга торган халык агымы эченнән хатынын, балаларын көтә торган доктор, һич уйламаганда, көтмәгәндә, Гөлсем берлә кара-каршы килде. Аларның күзләре очрашты. Доктор бу карчыкны кайда күрдем соң дип озак уйлап торганның соңында, шул җимерелгән, кипкән карчыкта ул унсигез-унтугуыз яшьлек күбәләк кебек оча торган Гөлсемнең, үзе бер вакытларны бөтен хәятын фида итәргә йөргән Гөлсемнең шәүләсен күрде. Бер минутта аның күз алдыннан үзләренең бөтен үткән вакыйгалары үтте. Ике кулында ике баласы барлыгын күреп торса да, ул:

– Гөлсем туташ, сезмени, – дип, кулын сузды. Гөлсемнең боздан суык кулларын кысканның соңында, ул Гөлсемнең көчләнеп көлгәннән чыккан йөзендәге җыерчыкларын күреп аптырады, кызганды, айады. – Сез һаман мондамыни? – дип сорашырга тотынды.

Сүзләргә җавап булыр-булмас, теге исерек – бер эполеты бөтенләй төшкән, берсе иңсәсенә аткырыйлы[246] итеп эленгән гаскәри шинельдәге исерек – докторны килеп төртте. Гөлсемнең кулыннан әйберен алмакчы булды. Доктор, бу исерек башка марҗаларга бәйләнгән кебек Гөлсемне мыскыл итәргә тели дип уйлап, аны сакларга маташканга, исерекнең йөзе кызарды. Ул, русчалап:

– Бу – минем хатыным, бу – минем хатыным! – дип, тагы докторны төртте. Гөлсемнең кулыннан төенен алды.

Доктор аптырап Гөлсемгә карады. Гөлсем күзе күзгә очрамасын өчен башын иде, тизләп култыклап исерек ирен алып китмәкче булды.

Шул ара да булмады, Нәфисәләр килеп чыктылар. Балалар әтиләренең муенына сарылдылар. Әллә нинди сөальләр берлә, сүзләр берлә тирә-юньне тутырдылар. Нәфисә, иренең култыгына кереп, тагы бер мәртәбә:

– Нихәл, исән тордыңмы? – дип, бәхетле күзе берлә ирен сөзде. Кулын кысып алып, алга таба атлый башлады.

Күпернең яртысына җиткәндә, тагы тавыш чыкты, теге исерек Гөлсемнең кулыннан ычкынып китеп, күпернең уртасына килеп, ике аягыны җәеп басты. Үзе сәгать теле кебек әле бер якка, әле бер якка селкенеп, үтә торган кешеләргә юл бирмәскә маташты. «Туктагыз! – дип кычкырды. Кычкырып көлә торган, калач сата торган марҗаларга карап: «Понимаете, потомственный почётный дворянин», – дип, күкрәгенә сукты. Халык аптырап туктап калды. Гөлсемнең балалары егларга тотынды. Үзе тоз кебек эреп югалды. Нәфисә иренең култыгыннан ычкынды да, исерекнең янына барып, аны култыклады. Юлны ачып алга таба бара башлады. Аңарга татарчалап әллә ниләр сөйләде. Исерек, тагы туктап, Нәфисәгә гаскәри сәлам бирде, аның кулын үпмәкче булды. Нәфисә аны каты иттереп тотып, җибәрмәенчә күпердән алып чыкты. Бердән Гөлсем – балалары, ире берлә, Нәфисә – балалары, ире берлә докторның аты янында тупландылар. Һәммәсе ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, Нәфисә:

– Кая таба барамыз соң? – диде. – Гөлсем ханымны болай балалары берлә калдырып китәргә ярамый бит! – дип, иренә мөрәҗәгать итте.

Сөйләшә торгач, боларның борылышка кадәр әле бергә барачагы мәгълүм булды. Исерек түрәгә Нәфисә берлә бергә барырга карар ителде. Гөлсем:

– Рәхмәт, без инде өйрәнгән! – дип караса да, Нәфисә ирек бирмәде.

Бер арбага балалар берлә Гөлсем, доктор утырдылар. Икенче арбага Нәфисә көчләгән кебек итеп исерекне утыртты. Исерек тагы сикереп төшеп кычкыра, бакырына башлаганга, Гөлсемне бик каты иттереп үз арбасына чакырганга, Нәфисә:

– Сезнең берлә мин утырып барасым килә, – дип, аның янына үзе утырды.

Кәрван кузгалды. Беренче арбада балалар бертуктамаенча кычкырып сөйләп барсалар да, Гөлсем дә, доктор да тирән-тирән уйларга, үзләренең үткән гомерләрен, баштан кичкән хәлләрен яңыдан күздән кичерүгә чумдылар. Икенче арбада исерек әллә ниләр кычкырынды, бакырынды, әллә кемне тиргәде, әллә кемгә ялынды, йодрыгын йомарлап, әллә кемне янады. Ахырдан ул егларга тотынды. Нәфисәнең кулын үпте:

вернуться

245

Янашу – янәшә килү.

вернуться

246

Аткырыйлы – аркылы.