Выбрать главу

Менә Гөлсемнең бер баласы бердән куркынып уянды. Гөлсем, докторга карап:

– Менә тиктән шулай куркынып уяна, сез бит доктор кеше, аны ни эшләргә кирәк? – дип, докторга карады.

Доктор:

– Сеңерледер, тынычрак тотарга кирәк! – диде дә, тагы сүз өзелде.

Тагы икесе дә сүзне башлап китәр өчен берәр хәйлә эзләргә тотындылар. Доктор:

– Соң, сез, Гөлсем туташ, һаман шунда торасызмы? Мин сезне инде моннан киткән дип ишеткән идем, – диде.

Гөлсем:

– Юк, вакытлы гына киләмен, эшем генә бар, – дип җавапланды да, сүз киселде. Үзе эченнән: «Соң, сез минем язмышымны беләсеңез килсә, минем кайдалыгымны белмәгән булыр идеңезмени?» – дип шелтәләмәкче дә булды. Ул сүз дә авызыннан чыкмады.

Доктор:

– Кайда торасыз соң? Әтиеңез үлгәч, мин сезгә Петроград адресыңыз берлә дә, мондагы адресларыңыз берлә берәр хат язган идем. Җавабы да булмады, хаты да кире кайтмады, – диде…

Гөлсем кып-кызыл булды:

– Мин сездән һичбер хат алмадым, һичбер! Теге көнге күрешкәннән соң бер сүз ишетмәдем, бармак буе бер кәгазь алмадым… Мин бик көттем… Сез мине, үзеңез әйткәнчә, шул баткаклыкта ялгыз калдырмассыз дип көттем, бик көттем, ләкин бер сүз ишетмәдем, бер хат алмадым, – диде дә тагы башын иде…

Доктор:

– Минем китүемнең ничек булганын белә торгансыз, сезнең теге әфисәргә «бармыйм» җавабыңыздан соң бөтен бәла миңа ауды. Бөтен кеше мине гаепләргә тотынды. Теге әфисәр мине дуэльгә чакырам дип бәйләнде, карт мирзасы мине эт итеп сүкте. Сезнең тутакаеңыз, бөтен халык алдында «чыгып кит!» дип, мине куды. Мин шулкадәр хурлану, мәсхәрәләнү алдында сезне онытмасам да, сезне күрергә һичбер төрле юл булмагач, берничә адрес күрсәтеп, сезгә хат язып калдырдым, аны шундагы сезнең хезмәтче кызыңызга бирдем.

Гөлсем:

– Ул хатны минем тутакай алган, мин аны күрә алмадым, – диде.

Доктор:

– Аннан җавап булмагач, мин сезнең ике адресыңыз берлә дә хат яздым, тагы җавап булмады, тагы яздым. Петроградка бардым. Сезне күрер өчен кулдан ни килсә, шуны эшләдем. Театрга йөрдем, сезнең өй тирәсендә көннәр буе каравылладым, телефон шалтыраттым. Ләкин сезгә һичбер тугры килә алмадым. Аннан соң беркөнне үземнең адресым берлә бөтен хатларым кире кайтты. Сезнең кул язумы-түгелме икәнене белмәгәнгә, тагы шул арада сез әллә нинди бер кавказлыга кияүгә чыгасыз дигән хәбәр дә йөрегәнгә, бу сезнең тарафтан эшләнгән эш дип ышандым. Шуның өчен өметсезләндем. Петроградта яшәү бик авыр булды. Киев дарелфөнүненә[247] күчеп киттем. Аннан да әле бәйрәмдә сезгә бәйрәм котлап тәбрик җибәрдем, – диде.

Гөлсемнең күзләрен ут алды. Ул кып-кызыл булды.

– Ышанамсыз-юкмы, ни кадерлеңез бар, шуның берлә ант итәм, валлаһи, бер хатыңызны алмадым, һичбер хатыңызны сезгә кире кайтармадым, – диде. Үзенең күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде.

Шуңарга каршы доктор ни эшләргә белмәенчә торганда, ат туктады. Кучер:

– Менә шунда инде аерылыш, – дип борылды.

Гөлсем тагы калтырады, тагы дерелдәде. Тагымыни аерыла, әле генә кушылган иде. Тагымыни аерыла? «Аерылмасын!» димәкче булды. Күзе җәйрәп яткан дүрт балага төште. Ул күзен күтәрде, докторга карады:

– Әйе, шунда юл аерыла шул! – диде.

Арба туктауга, бердән бөтен балалар аякка калыкты. Тирә-юньдәге миләш асылган агачны күрү берлә, мәче балалары кебек, берсе артыннан берсе һолт-һолт йиргә сикерде. Арттан килеп туктаган арбадагы Нәфисә кулы берлә изи-изи боларны чакыра башлады. Доктор да, Гөлсем дә, әллә берәр нәрсә булдымы дип куркынып, Нәфисә арбасына ашыктылар. Анда алар Нәфисәнең иңсәсенә башын аударып яткан исерекне тирән бер йокы эчендә, авызыннан селәгәйләре аккан көенчә, Нәфисәне дә капканга кысылган кебек тартылып, башын тискәрегә таба борган хәлдә таптылар. Беренче хисләре икесенең дә Нәфисәне котылдырыр өчен шул күсәкне төртеп җибәрү булды, ләкин Нәфисә:

вернуться

247

Дарелфөнүн – университет.