Выбрать главу

Уй артыннан уй китте. Кош теле пеште, өй җыештырылды.

* * *

Көтүләр чыкканча хезмәтчеләр белән урманга киткән Галәү бөтен йортны балта шакылдавы, пычкы чыжлавы белән тулган тапты. Ул үзенең былтыр көз сөя-сөя кискән бүрәнәләренең, тегермән ясарга дип җыеп куйган юкәләренең кайсысы киселеп ташланганыны, кайсысы балтачының рәхимсез балтасы астында елап ятканыны күрде. Үзенең тегермән ясарга дип өч-дүрт ел җыелган туры, төз агачларына каршы аның күңелендә кызгану хисе уянды. Үзенең әллә ничә елдан бирле уйлап килгән тегермән салу планыны булдырырга вакыт йиткәч кенә бозулары өчен эче пошты, ачуы килде, каршы чыккан хатынына каршы:

– Самавыр, самавыр! Тизрәк! – дип кычкырды.

Хатыны:

– Әллә минем дүрт кулым бармы? Элгәре осталарны ашаттым, аның артыннан иген сугучылары өлгерде, инде син кычкырасың, – диде.

Галәүнең күңеленә хатынының хаклы икәнлеге фикере килсә дә, ул, ирлек итеп:

– Лыгырдама! Тиз бул! – дип, тагы кычкырып куйды. «Иген сугучылар» дигән сүз тагы аның исене китәрде: «Бунлар нишләгәннәр?! Тегермән ясарга дип хәзерләгән бөтен бүрәнәләрне кисеп бетереп, мунча бураталар! Фәхри малайларының шул тегермәннән генә унике җанлы җәмәгатьне тәрбия кылып торганнарыны белмиләр. Ел да борай төшеннән генә тегермәнчегә капчык-капчык он калдырганыны сизмиләр дип белерсең! Тагы шуның өстенә иген суктыралар. Нәрсәгә кирәк? Әллә ашарга-эчәргә беттеме? Берәр ай үтеп китсә, ике сука арасында бит сугар идек тә, ике ай көткән өчен, бер потка ике пот алыр идек», – диде.

Шул ямьсез уйлар белән ул, өсттән-өсттән генә юынып, өйгә керде. Чәй янына утыргач: «Нихәл, угылым, урман нишли?» – дип чыккан атасына каршы хурланган тавыш белән:

– Сезгә кирәге бармыни? Минем өч ел тегермәнгә дип җыйган бүрәнәләремне кистертеп әрәм итеп ыргыткансыз. Ул бураның нәрсәгә кирәге бар? – диде.

Мәрфуга абыстай:

– Алай сөйләмә, угылым. Менә сине өйләндердек. Хатыныңнан уңмасаң, безгә үпкәләмә (шул сүзне әйткәндә, бүлмәдә самавыр өрә торган киленнең зур чулпылары протест ясаган кеби шалтырап куйдылар), үзеңә үпкәлә. Менә кызымыз да йиткән, белмәссең, язмыш булса… – диде дә, бик зур мәгънәле сүз әйткән кеби, шул сүзнең нинди зур тәэсир калдырганыны күрер өчен, угылының йөзенә карады.

Галәү һаман ачулы көенчә:

– Йитсә йитәр. Кыз йитте дип, кабыктан чыгып, тегермәнгә дигән бүрәнәләрне әрәм итәләр димени? Әле шул мунча ярамаган димени? – диде.

Мәрфуга абыстай, бик зур кыйммәтле сүз әйткән кеби, акыртын гына:

– Мулла-мөәззин шул синең кара мунчаңа кереп йөрмәс инде, – диде дә Галәүнең күзенә карады.

Галәү мунча салуның, ашлык сугуның мәгънәсе нәрсә икәнене аңлаган кеби булды. Шул уйга каршы килгәнене кырыгынчы мәртәбә белдерер өчен кеби:

– Без үземез мужик, безнең киявемез дә үземез кеби мужик булыр. Безгә яраган өй, безгә яраган аш-су, безгә яраган мунча аңар да ярар. Эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, безгә муллалар артыннан йөрергә иртә әле, – диде.

Мәрфуга абыстай тагы:

– Сеңелеңнең бәхете булса, нишләрсең соң? – диде.

Галәү, ачулана-ачулана чәй эчкәнене дә сизми калып, ындырга китте. Анда баргач, атасының ике кибәнне дә сугарга кушканыны белеп коты очты. Галәүнең тырышлыгы-тырмашлыгы белән еллар буенча җыелган шул байлыкны, әллә нинди мулла-мөәззиннәргә иярергә теләп, бер-ике көндә бетерергә теләүгә каршы аның күңелендә әллә никадәр дошманлык хисе уянды. Атасы белән тагы берничә каты сүз әйтешеп алды. Аның күзе чалгы астыны кибәнгә таба тырмый торган бер малайга төште. Ул:

– Кая итәсең[248], малай, кая итәсең? Иген күрмәдеңме әллә? – дип кычкырды. Аның күңелендә тагы шул үзенең маңлай тире белән җыелган ашлыкка каршы мәхәббәт-кызганычтан мөрәккәб[249] бер хис уянды. Ул, үзене үзе сизмәенчә дә, эшкә катышып китте.

Ашлыклар сугылып беткәч, Галәү бераз тынып киткән кеби булса да, беркөнне өйләдән соң арбадан ясаган трантас җигеп, әтисеннән калган читекне киеп, җәйге май ае булса да, камалы тунын киеп, янына зур кама бүрекле, әдрәс тышлы, тамак эчле камзол кигән хатынын утыртып, Түбән авылның Шәрәфи абзый килеп төшмәсенме! Галәү, бизгәк белән изелеп ята торган кешенең аркасына кинәттән суык су салынган кеби, җылылы-эсселе булып китте. Аның сеңерләре бик нык булса да, башына кан йөгерде, колаклары яна башлады. Ул, аяк баскан йире тайган кеше кеби булып, аптырап калды. Ул кунакның атыны алып туарып куйды. Хәерчене урынтын тешләргә теләгән эт кеби, үзе Шәрәфигә каты сүз әйтергә, каты мөгамәлә кылырга хәзерләнә башлады.

вернуться

248

Итү – илтү.

вернуться

249

Мөрәккәб – кушылган, барлыкка килгән.