Выбрать главу

Кунаклар килү – тагы андый-бундый гына түгел бит, баш кода кунаклар килү – Садыйк абзый, Мәрфуга абыстайның түбәләрене күккә күтәрде. Анлар ни кылганнарын оныттылар. Садыйк абзый, мөәззин бабасы буласын сизенепме, Шәрәфи абзыйны «мулла Шәрәфи абзый» дип эндәшә башлады. Мәрфуга абыстай да киң битле, кечкенә күзле кунак хатыныны, мулла хатыннарыннан олуглап, өрмәгән урынга утыртмады. Аш-су бары да ак оннан эшләнде. Кичкә таба бәлеш тә өлгерде. Ахшамнан чыгуга, килен яңа мунчаны да томалап кайтты.

Кунаклар янына иртәге чәйгә ак он сумсасы, ак он коймагы белән муллалар да чакырылды. Бүлмәгә кунак абыстай янына мулла хатыны белән Сираҗиның Зәйнәбе өндәлде. Шәрәфи абзый рәсми сурәттә яучы булып килгәнене аңлатты. Бүлмә ягында да кунак абыстай мөәззиннең анасының яхшылыгыны, бала җанлылыгыны сөйләргә кереште. Бер тәкә итене ашап бетереп, яучылар: «Киңәшеп-уйлашып карыйк, базарда хәбәр бирермез», – җавабыны алып, килгән юлларыннан киттеләр.

Галәү, яшеннең бик якын икәнене сизенеп, шулкадәр тырышлык белән җыелган малның әрәм булырга вакыты йиткәнене күреп, атасы-анасы белән тагы чынлап сөйләшергә тотынды. Ул элгәре яхшылык белән үзләренең мулла-мөәззингә катышырлыклары юклыгыны, мулла-мөәззингә Саҗидәнең ярамавыны сөйләде. Ләкин Саҗидәнең мулла-мөәззингә ярамавы сүзене ишеткәч тә, атасы да, анасы да:

– Сиңа үз хатының гына кеше инде, безнең кызымызны да мыскыл итәсең, – дип бәйләнделәр.

Галәү тагы мулла-мөәззиннең бунларның кызына түгел, байлыкларына кызыгуларыны, анларны тәрбия кылырга байлыклары йитмәүләрене сөйләде. Ләкин шул мөнтәкый сүзләр[250] мөәззин әбисе булу уе белән шашкан Мәрфуга абыстайга да, мулла-мөәззин арасына кереп, «мулла Садыйк» исеме белән эндәшелергә гашыйк булган Садыйк абзыйга да һич тәэсир итмәде. Авылның таза, нык байларыннан санала торган Әхмәдинең угылыннан килгән яучы да, авылның яңа гына кибет ачып сату итә башлаган, бердәнбер башы белән эшкә керешкән шактый сумалы Гарифулланың баш кодасы да анларны шул фикердән кайтара алмады. Базар көнне «Аллага тапшырамыз» дияргә карар бирелде.

Баш көнне, акча салырга дип, тагы теге Шәрәфи абзый килде. Тагы аш-су ясалды, мәҗлес җыелды. Акча салырга вакыт йиткәч кенә, Шәрәфи абзый, Садыйк абзыйны читкә алып:

– Әле бит мин акча салырга килдем дә, миңа акча бирмәделәр. Аны, кода, берәр эш эшлик, мәҗлес яме өчен берәр хәйләсене булдырыйк, беләсең, мулла-мөәззин халкы акча биреп алырга яратмый, – диде.

Садыйк абзый, «шулай, шулай» дип, карчыгы янына чыгып китте. Ләкин шул беренче адымында ук бунлар өстенә салынган мөәззингә каршы әллә нинди бер шөбһә уянды, «Галәүнең сүзләре тугры булмасын» дигән фикер килде. Ләкин Мәрфуга абыстай аны май кеби язды:

– Алай ярыймы соң, карт. Анларның әле мәшәкатьле елы, безнең әле, әлхәмделиллаһ. Алай да анларга шактый күп чыгыш булыр әле. Акча бардыр бит. Шәрәфи кодага биреп тор, ул бит барыбер безгә кайтачак! – диде.

Садыйк абзый Шәрәфи кодага утыз тәңкә акча санап бирде. Мәһәр ике йөз сум булырга, Мәрфуга әбинең сыеры эчендәге чуар тана язылырга, Садыйк абзыйның алачагы читек-кәвеш, камзул, түшәк-ястык белән йөз илле сумы тәмам, илле сумы мөәҗҗәл булырга[251] сүз беркетелде. Карт мөәззин хатынының үлек өстеннән килгән өр-яңа җон яулыгына төреп акча салынды. Мулла кияүгә ике пар күлмәк-ыштан, ике пар балтыр чүпрәк, ике пар сөлге, баш кодага намазлык, каенанага намазлык, күкрәкчә-күлмәклек, кодача бикәгә, күлмәккә башка, мулла кияүгә дип, бер тутырган тавык, бер кадак чәй, әллә никадәр сумсалар, кодагыйга дип зур-зур күмәчләр, һәйбәт бәлешләр, пешкән очалар бирелде, һәм дә, мулла кияү догада булсын дип, Мәрфуга абыстай теге пар каз саткан өч сумны һәм дә, кодагый абыстай ният укысын дип, әбисеннән калган талир тәңкәне сәдака итеп йибәрде.

* * *

Туй якынлашты. Галәү сугылган игенне ике ат белән базарга ташудан туктамады. Бүлмә тулган кызлар кияү күлмәк-ыштаны, бикәч күлмәкләре тегүдән бушамадылар. Мәрфуга абыстай иртәдән алып кичкә кадәр туй ашлары хәзерләүдән арына алмады. Бөтен өй кайнады, бөтен йортның асты өсткә килде. Шул мәшәкать, шул эш эчендә Галәүнең мыгырдавы да ишетелмәде. Эшнең күплегеннән киленнең зарлануы да колакка кермәде. Туй якынлашканнан-якынлашты. Садыйк абзый никях мәҗелесе өчен әйберләр алырга шәһәргә барырга булды. Кесәсендә акчасы булса да, ул тагы ике йөккә арыш төяргә кушып, карчык белән ниләр алырганы уйлашырга чәй янына утырды.

– Нәрсәләр кирәк, карчык?

– Белмим инде, карт. Әле син алып кайткан бер капчык оным бетмәгән, әллә йитәр дә. Туй-төшем арасында борай катыштырырга булмасак, бер капчык кына он ал! Аннан ары, бу как-төшкә[252], ди, Фәридә әйтә: «Беренче сорт кирәк, бу ярамый, – ди. – Май сикерүчән булыр», – ди. Бер кечкенә генә капчык алсаң йитәр. Как-төш катырырга бал буннан, Сираҗилардан гына алырмыз, анысын алмасаң да ярый. Кодаларга чәй янына куярга, муллаларны чакырганда куярга гына, белмим инде, варенье-фәлән алсаң? Мулла-мөәззин белән катышкач, коры шикәр бит кызык булмас! Йомыркам бар инде. Йитмәсә, бунда тирә-күршедән дә табып була, аны шәһәрдән ташып йөрмәссең инде. Май шактый күп әле. Фәридә әйтә: «Как-төшкә биш кадактан артык май китмәс, сумсага, катламага да шулкадәр йитәр», – ди. Кияүгә бүләккә дигән как-төшне хәзерләгәнчә әле бит бармый тормассыз. Шуның өчен, кода-кодагыйлар өчен, мәҗлес өчен генә дип ал. Ярты пот, утыз кадак булса йитеп торыр. Бәлеш йимеше дә бетмәгән әле. Никях мәҗелесендә теге саран хәерче Миңнеколлар кеби өч-дүрт йимеш куеп кына чыгару килешмәс бит, карт, үзең мулла-мөәззин белән кода булсаң? Төшлесене биш-алты кадак, бик теләсәң инде, ун кадак алсаң йитәр. Төшсезе биш кадактан артык булмасын! Инде бетте дә бугай. Бер-ике кадак чамасы гына как-төш өстенә сибәргә чәчәкле кәнфит алырсың. Фәридә әйтә: «Ул ике төрле була, ди, берсе вак, ярма кеби генә, ди, берсе ире-ире, кына чәчәге кеби», – ди. Онытма, ике төрле! Ит-аш арасында күңел болганып-фәлән итеп китмәсен дисәң, бер-ике дистә лимон алырсың. Мулла-мөәззин белән катышкач, куас-сыра пешерү затсызлык була инде. Иртәге чәй янына кайвакытларны муллаларны алып керсәң, Сираҗины чакырсаң, «затсызлар, мулла-мөәззин белән катышалар, чәй яннарында әфлисун да юк» димәсеннәр дисәң, ун-унбиш данә генә әфлисун да ал. Аннан инде, карт, әле бит муллаларда аш артыннан бер тәмле су бирәләр? Шуны мин Фәридәдән сораштым, ул коры чия икән. «Шуны Садыйк абзый өч-дүрт кадак алса, бөтен туй-төшемгә йитәр», – ди. Тагы инде, бетте. Белмим тагы, үзеңнең күзеңә бер-бер затлырак нәрсә чагылса алырсың әле.

вернуться

250

Мөнтәкый сүзләр – тәнкыйть сүзләре.

вернуться

251

Мөәҗҗәл булу – көтәргә калдыру.