Выбрать главу

Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны табигый чисталыгына кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн артка кала, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә иде.

Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Динемездә рәсем ясау тыелган булгангамы, әллә үземездә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде. Рәсемнәремездә вак-төяк мәсҗед сурәтләре, изге урын сурәтләре – Мәккә, Мәдинә күренешләре генә булганга, алар да фотограф берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде.

Китап кибетләремездә «Башмак шәриф», «Гасаи мөбарәк», «Комган» һәм дә «Йаһу йаминһу» дип аһлар берлән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган «Мөэмин күңеле» исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, тормыш хакында ялган уйлар берлән гавамның башын гына тутыра иде.

Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Ауропада рәсемнәренең мәгънәлелеге, үзенә бертөслелеге, оргиналлыгы берлән бик хөрмәтле булдылар. Аеруча «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак сыйлавы», «Бер болгар картының сату сәфәренә китәр алдыннан юл киемнәре берлән балалары, хатыны җыелган бер мәҗлестә дога кылуы», «Бер болгар шәкертенең мәдрәсә почмагында елтырый торган ут яктысында күлмәк өстеннән генә юрганын салып, «Казый» моталәга[12] кылуы», «Бер мулла кызының чаршау артыннан гына үзенең иптәшләре берлән аталарыннан качып язу өйрәнүе» рәсемнәре табигыйлар иде, дөрестләр иде. Бу рәсемнәр әүвәлләре һәммәмезгә дә үземезнең тормышымызны күрсәтә башладыклары кебек, арамызда шундый эшкә сәләтлеләребезнең дәртен уяндырырга да сәбәп булган иде.

Шуның өчен егерменче гасыр урталарында болгарлардан рәссамнар чыга башлаган иде. Һәм дә мәйданга болгар рәсемнәре атыла башлаган иде. Бу рәсемнәр арасында болгар кызларының киндер агартуы, болгар егетләренең тау башында яз көнендә су ташуында музыкада уйнаулары, ат ашата торган малайларның бәрәңге пешерүләре халык арасында хөрмәтле булган һәм дә рәсемнәрен дә игътибарга керткән иде. Моңарга башка әхлак галәменнән, әхлаксызлык күренешләреннән бик күп рәсемнәр ясалган иде. Кара халык, замана фикеренә авышкан халык, болардан зарар булуны һич уйламаенча, өйләренә тага, балаларына мәгънәләрен сөйләп күрсәтә башласалар да, голяма төркеме тагы бик каты аякланып, рәсемнең хәрәмлыгы хакында, диварларга элү ярамавы хакында, рәсемнең күңел каралтуы, фәрештә качыруы хакында күп сүзләр сөйләнеп кенә калмаенча, мәсҗедләрдә вәгазьләр сөйләнеп, шул мөнәсәбәттә китаплар, рисаләләр дә язылды. Голямалар арасында «ярый» диючеләр дә булганга, тагы бер тавыш купты.

Дин мәсьәләсе хакында фикер алышу өчен мәҗлесләр ясала башланды. Яңа курчак туена мәйдан тагы ачылды. Язылды, укылды, сөйләнде, кычкырышылды – тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды. Ләкин бу тавыш рәссамнарга шактый гына зарар булды. Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның карашы башкарды. Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасы-анасы, карендәш-кабиләсе туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы «бозылган» дип карый башладылар. Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар. Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр.

Сез, шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәккый иткән иде. Һәр фәннән кыскача, камил китаплар бар иде, һәр фәннең укучысы бар иде, һәр фәнгә чыгарылган кире каккан тәнкыйтьләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.

Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында фикер алышалар иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылмыйча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп йителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә куя алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең үсүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә астрономия мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора җир турындагы гыйлем, тарих, җәгърафия, табигать белеме фәннәренә дә барып җиттеләр. Һәммәсендә дә дингә каршы килү, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз дәлилләрен куәтләр өчен, Коръәннән, хәдистән тирес-морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде.

вернуться

12

Моталәга – уку, өйрәнү.