Килен тагы ике көянтә су китерде, тагы мунчаның идәнене юды, тагы якты. Юлда: «Ашыйсым килә, сөт бир!» – дип елап тора торган угылыны: «Башымны әйләндермә, бетмәссең әле!» – дип сугып китеп, базга төшеп ит алып менде, тагы казан асты, тагы, Галәүләр кайтканча дип, токмачыны кисеп куйды. Иртә салынган бәлешне, йылытыр өчен, мичкә кертеп тыкты. Шуннан соң тагы вакыт табып, чәй эчим инде дип самавыр куйды. Ләкин самавыр кайнап өлгермәде, Саҗидә, ишекне кагып:
– Җиңги, самавырың юкмы? – диде.
Килен, тагы самавырсыз калып, мунчаны томалады.
Аш кайнады. Галәүләргә нәрсә ашатырмыз икән дип төшенергә[253] өлгермәде, анлар тагы кайтып керделәр. Килен эш арасында гына тагы анларга самавыр куйды. Мәрфуга абыстай тагы ярты тавыш белән генә:
– Казанымыз буш түгел, кияүләргә аз гына аш астык, – дип, тегеләргә тагы яртышар бәлеш капкачлары бирде. Галәүнең мыгырдавыны, хезмәтченең ашка каравыны җавапсыз калдырмас өчен: – Кияү бар бит, беләсез, мулла кияү! – диде дә кереп китте.
Менә көтүләр кереп, килен сыерлар савып бетермәде, кияүләр тагы мунчага киттеләр. Анлар кайтуга дип, ул тагы самавыр куйды. Чәйдән соң, баягы кеби үк, итен, тагы элгәре шурпа, аннан ары бәлеш, аннан ары ит, аннан ары йимеш суы, аннан ары самавыр бирелде. Шунлар беткәч, каенатасына тагы самавыр куеп биргәч, килен иртәгә мунчага ягарга утын илтте. Каенанасына коймак, сумсага коярга йомырка, он, сөт кертте. Анасының сыер савып сөт бирүене көтә-көтә ач көенчә йоклап киткән угылыны урынга салды. Бераз эш беткән кеби булганга, үзенең бүген иртәдән бирле чәй эчмәгәнене дә хәтерләп, самавыр куйды. Үзләре ята торган келәткә чәй урыны хәзерләп, сөт, икмәк илтте. Ятарга барырга дип киткәндә, чәй-шикәрне алып китмәкче булып, өйгә керде. Кияүләр өеннән ишек шакылдады. Бер төен күтәргән Саҗидә:
– Менә, җиңги, бунлар кияү бүләге. Менә самавырга ут салып кына куй, җиңги, бераздан үзем алырмын, – диде.
Килен бүләкләрне чыгарып бирде. Үзе тагы самавыр куйды.
Бүләкләр арасында Галәүгә иске хәтфәдән тегелгән бер кәләпүш, Мәрфуга абыстайга үлек өстеннән килгән җон яулык, Садыйк абзыйга күлмәклек ситса, киленгә зур француз яулык, угылына кызыл саплы пәке, дуст- иш кызларына бирер өчен сабыннар, кершәннәр чыкты.
Килен, каенатасы, каенанасының комганнарына су тутырып, ятарга китте.
Икенче көнне дә вакыт шулай үтте. Өченче көнне дә, казан буш булмаганга, Галәүләргә аш булмады. Эш күпкә килен чәй эчә алмады.
Шул көй белән тугыз көн үтеп китте. Тугызынчы көнне кияү китәргә теләсә дә, Мәрфуга абыстай, муллаларча булмас дип, унберенче көнгә калдырды. Ләкин ак он бетеп киткәнгә, Садыйк абзый авыл сатучысыннан гына он алып килде. Икенче көн дөге беткәнгә, Мәрфуга абыстай киленнән генә дүрт-биш кадак кына дөге алдырды. Кодагыйга бүләк иттереп сала торган бәлешкә йимеш йитмәс кеби күренгәнгә, бераз йимеш тә китертелде.
Зәгыйфь кенә, ябык кына килгән кияү кызарып-тулып китте. Галәүләр, хезмәтчеләр, зинданнан чыккан кеби, иркенләбрәк суладылар, атка, сыерга иркенләбрәк: «Һай, һау! Туча!» – дип кычкыра ала башладылар. Иң зурысы – уникенче көнендә, эштән кайткач, кайнар аш ашый алдылар.
Өч-дүрт көн үткәч тә, Мәрфуга абыстай:
– Карт, мулла кияүне алдыруны уйлый башларга кирәк, синең хәтереңә дә кереп чыкмый. Ул бит мужик кияве түгел, – дип туглый башлады.
Бишенче көнне аны ике йөк белән иген төятеп, азрак кына он, дөге, йимеш, чәй-шикәр, лимун, әфлисун, коры йимеш, варенье, кәнфитләр, вак-төякләр алырга шәһәргә йибәрде. Тагы мунчалар, идәннәр юылды, тагы кияү мулланың килүенә дип Фәридә чакыртылып, яңа кош теле пешерелде, яңа пешкән каймак кайнатылды. Тагы өч ат җиктерелеп, кияү мулланы алырга йибәрелде, тагы килен көненә ике кунак ашы хәзерли, көненә алты самавыр бирә башлады, тагы эштән кайткан Галәүләргә, казан буш булмаганга, коры-сары бирелә, көн буе авыл буеннан сарык алып, тире җыеп йөри торган Садыйк абзыйга калдык-постык ашатыла башлады. Тагы килен көн буе ач тора башлады. Тагы бөтен өй, өрәкләр тора торган сарай кеби, тавышсыз-тынсыз яши башлады. Тагы атнаның соңында шәһәргә баручылар артыннан биш-ун кадак кына май белән бер кадак кына чәй, ярты пот кына беренче он алдырырга тугры килде. Тагы ун көн үткәч, кияү бөтен хәзерләнгән нәрсәләрне ашап бетереп кайтып китте, тагы Галәүләрнең авызларына кайнар аш тиде.
Өченче килүдә программа башкара төште. Кияү мулла белән Саҗидәне Мәрфуга абыстай илгә-көнгә чыгарасы килгәнгә, иң әүвәл абыстай белән хәзрәтне кияү чәенә чакырды. Чәй белән генә йибәрү яхшы булмаганга, билгеле, килен бәлеш тә ясап тыкты. Мәрфуга абыстай үзе аскан яңа тәкә шурпасына токмач та кисеп салды. Икенче көнне сатучы Сираҗилар хатыны белән чакырылдылар, «үземезнең Фәхретдиннәр» дә кичке ашка өндәлделәр. Киленнең атасы затсыз булса да, Галәү күңеле калмасын дип, кодагый белән ул да дүртенче көнне ашка алдырылды. Бишенче көн, алтынчы көн дә кунаксыз калынмады. Ләкин бу мәшәкатьләр бушка чыкмады: мулла кияү белән Саҗидәне парлап ашка чакыра башладылар. Мәрфуга абыстай, иң әүвәл хәзрәтләр чакырсалар иде, дип, бик теләсә дә, үз кызының хәзрәтләр белән йөрешкәнене күрәсе килсә дә, беренче Сираҗиларга барырга тугры килде. Аннан соң, бик ялынып чакырганга, затсызрак булса да, кодаларга барырга вәгъдә бирелде.