– Бунда гошере-мөшере калмады инде, ике кибән арыш ашап бетерделәр. Хәзер инде яңа ашлыкка тотындылар, – дип, тавышыны күтәреп сөйләргә тотынса да, Саҗидә, абзасына үпкәләп, аш ашамаенча теге өйгә чыгып китә, Мәрфуга абыстай:
– Алай ярыймы соң, угылым. Кияү муллага каршы алай итәргә Алладан курык! Мулла-мөәззин ризасы – Алла ризасы диләр, телең корыр! – дип куркыта иде.
Галәү теле коруына ышанмаса да, шул, бунларга килгәндә чыра кеби килгән, хәзер Сабан туенда көрәшергә тазартыла торган башкорт кеби кызарган мөәззиннең догасыннан-фәләненнән курыкмаса да, кычкырышып торырга күңеле бармый, тагы кулыны бутап, атасы кушканча, кияү муллага гошердән дип, кибән куя иде. Ләкин кияү, өйләнгәненә өч-дүрт ай үткәнне сизмәгән кеби, һаман әле хатыныны өенә алырга теләми, ул һаман әле айның егерме көнене бунда үткәрә иде.
Көн үткән саен, Мәрфуга абыстай үзгәрә бара иде: ул суярга дип алынган сыерны:
– Бик матур икән, Саҗидәмә булыр. Карасана, карт, имчәкләре! – дип, суйдырмаенча калдыра, кыр ягыннан трантас җигеп кайткан Әбәли малаеның трантасын да:
– Карткаем, бигрәк матур икән. Карасана, өр-яңаласак. Кара, котсыз, нинди ямьсез иттереп, трантасны ямьсезләп утырып йөри. Саҗидәгә булыр, картым, алыйк, – дип, аны да алдыра иде. Бөтен авылдан каз йоннары, мамыклар җыйдырып, «Саҗидәмә булыр» дип, мендәрләр ясата, Галәү, карты барган саен, базардан әле Саҗидәгә мендәр тышлыгы, әле Саҗидәгә тәрәзә пәрдәсе, әле Саҗидәгә чаршаулык, әле Саҗидәгә чыбылдык алдыра иде. Ләкин җыену һаман бетми иде: атна саен яңа кирәк мәйданга чыга, атна саен Саҗидәнең җиһазының тулмаган йирләре күзгә күренә иде.
Сабан ашлык сатылгач, Мәрфуга абыстай:
– Мулла кияү Саҗидәне алырга сораса, карт, нишләрмез? Син бернәрсә белмәгән кеби торасың. Ничек итеп кызымны шул иске өйгә төшерик! Ичмасам, шунда урыс арасында йөргәндә карый йөр: юнь генә, яхшы гына беткән өй булмасмы? Бурадан салдырырга бик озакка китәр бит, – дия башлады. Садыйк абзый, элгәре үзенең кесәсе саега башлаганыны күреп, ул кадәр тирән кермәскә теләсә дә, Мәрфуга абыстай:
– Ни сөйлисең, карт?! Ничек яшь кешеләр каенана өендә торсыннар?.. Ярый торган вакыты бар, ярамый торган вакыты бар. Хәзер остасы да очсыз була, мүге дә юнь була, – дия иде.
Галәү тагы каршы килә, тагы мыгырдана, тагы аңар карамаенча эш башлана иде.
Менә, шулай итеп, өй дә эшләнә башланды. Саҗидә кунакка барганда өйне яратып кайтты, ләкин кайткач та:
– Әти, шунда калдык-постыктан мунча да ясат инде. Мунчалары юк, күршегә йөрү бик уңайсыз, – дияргә өлгермәде, Мәрфуга абыстай:
– Ясатырмыз, кызым, ясатырмыз, – диде.
Кияү муллага йорт салдырырга, Саҗидәгә җиһаз хәзерләргә шактый күп акча кереп киткәнгә, Садыйк абзый бу елны йирне дә күп алмады, дөресте, ала алмады. Ул, тагы кешегә сөйләгәндә: «Игеннән дә файда юк, ел көтәсең, ярый ла, Алла бирсә, булмаса нәрсә? Акчаң, хезмәтең әрәм була!» – дигән булып юрамакчы булды.
Өйләр беткәч тә кияү мулла Саҗидәне бөтенләй алырга булганга, Садыйк абзый тагы кызу-кызу шәһәргә йөрергә тотынды. Ул шактый йомшаган булса да, сер белдермәс өчен, Саҗидәгә ак самавыр, яхшы чынаяклар, яхшы тәрилкәләр, мискиләр, кашыклар, ике җиз комган, зур бакыр таз, зур һәйбәт сандык алып кайтты. Ләкин Мәрфуга абыстай:
– Ай карт, ай карт! Ирләр әйбер ала белми шул. Бу самавырны көн дә куярга ярыймыни? Кырык тиенлек чынаякны көн дә тотарга ярыймыни? Син инде аны, алган алганда кала, шунда тагы алты пар гына ак прастуй чынаяк, алты гына тәрилкә, анысы унике булса да ярый, бер дюжина гына кашык, кечкенә, ике-өч кешелек кенә прастуй самавыр алалар, – дип каршы алды.
Садыйк абзый, чыннан да, әйбер ала белми икәнене тасдыйк итеп[255], икенче барганда шунларны да алып кайтты. Сыер биргәч, ат бирми килешми инде! Галәү, никадәр бирдермәскә теләсә дә, бу ел гына дүрткә чыккан айгырны бирергә килешелде. Биш баш эре сарык бирергә булды. Тагы, казы-үрдәге хатын-кыз эше булганга, Мәрфуга абыстай, ирләргә киңәш итеп тормаенча, икешәр оя каз, үрдәк, унбер-унике баш тавык бирергә дип суйдырмый калдырды.
Туй көне сорарга кияү мулланы алырга киттеләр, ләкин кияү килер алдыннан Саҗидә, әллә нәрсә, авырып китте. Кияү килгәч торып чыкса да, ул аш төрлеләтә, кайвакыт коскалый да башлады. Мәрфуга абыстай:
– Каенана өстенә ничек болай йибәрәсең, сыеры бар, сарыгы бар. Кышкы суыкта өйрәнмәгән кеше йөкле көенчә ничек карар, – дип бәйләнде. Кияү муллага:
– Син инде, мулла кияү, риза бул, җәйгә, Алла теләсә, алырсың, – диде.
Садыйк абзый эченнән озатырга теләсә дә, кияү мулла, юри генә иттереп: