Көн шулай егыла-тора үткән чакта, мулла кияү, йорт-йирне бетереп, йорт котларга кунаклар җыярга булды. Алар, Саҗидә белән икәү, бабаларыны, Галәү белән җиңгәләрене чакырырга үзләре килделәр. Тагы мулла кияүнең тутасы, мулла кияүнең мәдрәсәдә бергә укыган иптәш шәкерте, Урта авыл мулласы, үзләренең хәзрәтләре дә чакырылганга, кунаклар шактый күп, шактый кадерле булачак кеби тоелды. Саҗидә әнисенә:
– Кунаклар өчен, әни, әти бер капчык он алсын, бер кадак чәй алсын, биш-ун кадак шикәр янына бер генә савыт варенье алсын. Дөгенең бик вагы булмасын! Берәр көн алдан, әни, үзеңнең генә бер-бер малай артыннан бер суйган тәкә, берне тереләтә – муллалар алган көнне суярга, берәр язым гына май белән йибәрерсең. Тагы оныткан икәнмен: кунак-төшемнең атына бутарга бер капчык кына он да салып йибәр! – диде.
Киявең мулла, үзең мулла бабасы, әбисе булгач, бунларны да тутырырга кирәк булды.
Йортта чыгарырлык бернәрсә дә булмаганга, Садыйк абзый, башыны кашый-кашый, бурычка арыш сорарга китте. Авылның таза кара мужигыннан, базарда илле тиенлек арышны ике айдан соң түләргә туксан тиенгә исәпләп, йөз пот арыш алды. Галәүнең сугышып-кырылышып дүрт капчык тегермәнгә чыгарганына башкасыны барысыны да базарга илтеп сатып, баягы әйберләрне, аннан соң йорт котлап илтер өчен ике зур лампа белән унике пар чынаяк та алып кайтты, мәҗлестә сәдакага-фәләнгә акча булмас кеби булганга, тиз генә өй тумышы ике сарыкны суеп, итләрене акчага әйләндерде.
Барыр алдыннан гына Галәүнең алыштырырга күлмәге юклыгы, киленнең аягына кияргә кәвеше юклыгы тагы эшне бозды. Ярый әле, авылдагы сатучыда күлмәк тә, кәвеш тә табылды.
Барырга ат җиккәндә генә, Саҗидәдән мулла кияү кулы белән язылган хат килде. Ул хатында, әнисе, әтисенә бик күп газиз гомерләр теләгәннең соңында, кунак-төшемдә кирәк булыр дип, биш-ун сум гына акча алып килергә үтенгәнене белгерткән иде. Садыйк абзый, никадәр кызыннан да, киявеннән дә кызганмаса да, юклыктан аптырап калды. Мәрфуга абыстай:
– Шунда, карт, Сираҗи сатучыдан гына алып тор, бирермез, Алла теләсә, игеннәр бит бик яхшы, – дисә дә, Сираҗи сатучыга Садыйк абзый күптән күренергә оялып йөргәнгә, аннан да булмады. Мәрфуга абыстай, кияү мулланың кәефене йибәрмәс өчен, «кияү мулладан яхшы түгел, карт» дисә дә, Садыйк абзый берни дә булдыра алмаганны күргәч, үзенең чәч такмасыны күрше хатын аркылы сатучы хатыны Миңнесафага куеп тордырып, ун тәңкә акча алдырды.
Кунаклар юлга чыктылар. Кияү мулла да, Саҗидә дә бик шатланып каршы алдылар. Кодагый гына бераз тынрак торса да, мулла-мөәззин белән катышып, мәҗлесләр бик матур үтте. Ирләр дә, хатыннар да авылның ике мулласына да кунакка бардылар, авылның бөтен байларына мәҗлескә йөрделәр. Бик зур хөрмәт күреп, дүрт-биш көн үткәреп, кызларының бәхетле булуына шатланып өйгә кайттылар.
Бу ел ашлык бәрәкәтсез булды. Сабан ашлык сугыла башлаганчы арыш сатылып бетте. Сабан ашлык та ишелеп уңса да, төпсез өсәккә төягән кеби, әллә кая югалды. Кыш уртасыннан ук мал-туарга азык, йорт-йиргә он-тоз беткәнгә, Садыйк абзый сыерны бергә калдырды.
Яз йитә башлагач, язгы налогка туры атны сатарга тугры килде. Сабан ашлык өчен рәтләп йир ала алмаганга, хезмәтче яллап тормаенча, Галәү үзе генә сукаларга тотынды. Бер ат белән генә сабан тарттырып булмаганга, ул әллә кайчан ташланган суканы казып чыгарды. Ул, бик зур оят эшләгән кеше кеби, гөжләтеп сабан белән актарта торган кешеләрнең яныннан акыртын гына, «Алла куәт бирсен» не әйтеп үтә-үтә, үзенең йиренә туктады. Кешеләр ярты көндә бетереп китә торган эшне ул көн ярым, ике көн эшләде, этләнде-нитте, кешедән бер атна калып, суканы бетерде. Ике сука арасында тагы урманга кереп, үзенең тегермәнче булу хыялыны тутырыр өчен, ачлы-туклы көенчә урманда кунып ятып, агач кисә, мунчала батыра башлады. Ул, шул ике ел эчендә Хозыр кулы белән чыгарылып йибәрелгән дәүләтне үзенең тырмашуы, тырмануы белән генә кайтарырга мөмкин икәнене белгәнгә, шул тегермәнне ясый алса, кыш көннәрендә мал-туарга, үзләренә ашарлык китереп булганга, эш өсте өчен бераз он җыеп калып, әллә никадәр файда итәргә мөмкин булганга, бөтен көчене шуны булдырырга таба борды. Шуның өчен ул, алган агачларыны кисеп бетергәннең соңында, кайсыны валга[256] булыр, кайсыны төпкә булыр дип төпләде дә, берничә агач кисеп, өйгә таба юнәлде.