Выбрать главу

Юл буенда ул, күрше авылның тегермән осталарына кереп, күпмегә эшләп бирүләрене сөйләште. Тегермәнчеләр бик очсыз эшләргә вәгъдә биргәнгә, ул, хатынының бөтен тәңкә-төнкәсене куеп торып, яңа ашлыкка кадәр өлгертергә карар биреп, атасына киңәш итәр өчен ашыга-ашыга өйгә кайтты; ләкин, ни күзе белән күрсен, былтыр кискән бүрәнәләреннән [җилләр] исә, Галәү никадәр ата-анага хезмәт кирәгене белсә дә, ул чыдый алмады: ул, бер кешегә дә багышламаенча гына булса да, кычкырып-кычкырып сүгенә башлады. Аның сүгенүен Садыйк абзый ишетмәгәнгә салынып, ак якка чыгып китте. Анасы, чыгып:

– Чү, Галәү, бәбкәм, кычкырма. Мулла кияүләрнең угыллары бар, ди. Бәбәй туена ни белән бармакчы буласың? Салахи малае алырга теләде дә сатып йибәрдек, – диде.

Галәү көн буе бик озак дәшмәенчә йөрде. Аның башында әллә нинди план туган кеби, ул аяк астына тугры килгән утыннарны, тавыкларны сүкте, угылының: «Әти, әти!» – дип килүенә каршы аны тибеп йибәрде. Кичке чәйдә Мәрфуга абыстайның иртәгә базарга бара торган картына: «Потлы капчык ак он, ун кадак кына дөге, йимеш, бәбәй бүләге иттереп Саҗидәмә күлмәк, кияү муллага берәр камзуллыкмы, казакилекме нәрсә…» – дип сөйләп бетергәнене көтте дә, ул әллә нинди тавыш белән генә:

– Әти, мин иртәгә чыгам, фатиха бир! – диде.

Садыйк абзый катып калды. Мәрфуга абыстай:

– Ничек оялмый сөйлисең?! Атаң-анаңны калдырып чыгып китүне уйларга ничек оялмыйсың? Мулла кияү күзенә без ничек күренермез? – дип, тагы әллә ниләр әйтмәкче булды. Ләкин «мулла кияү» дигән сүз Галәүне, көзән җыерган кеби, астыны өсткә китерде. Ул:

– Төкерим мин синең мулла киявеңә! Фидия козгыны! – диде дә торып китте. Ул, эчендә яна торган көчне чыгарып бетерер өчен кеби, кызу-кызу кулларыны бутап-бутап, мулла кияүне сүгәргә тотынды.

Мәрфуга абыстай һаман сөйләвеннән, җылавыннан туктамаса да, Галәүнең шул мулла кияү дип йортны бөлдерүләрене сөйләгән сүзе саен Садыйк абзый, шул сүзләрнең дөрестлегенә пичәт баса барган кеби, башыны ия барды. Галәү, берсенә дә карамаенча аш өенә чыгып, хатынына җыенырга кушты, хатынының:

– Кая барасың? Илдән оял! – дигән сүзенә каршы аны бөгеп-бөгеп кыйнарга тотынды.

Кычкырыш-тавыш күтәрелде. Күршеләрнең тәрә-зәләре ачылды. Киленне кыйнауга Мәрфуга абыстай эченнән сөенсә дә, урамга ишетелә башлагач, араларга тотынды. Галәү һаман тиресләнеп, үзе әйберләр җыештырып йөри башлаганга, үгетләр өчен, Садыйк абзый хәзрәтне алып килде. Хәзрәтнең сүзләрене Галәү һәммәсене кабул итсә дә, ахырдан:

– Мулла абзый, бунлар белән торыр хәл юк. Менә, Алла теләсә, «Галәү эшләми» дигән сүзне ишеткәнең юктыр, «эчә, мал бетерә» дигән сүз дә колагыңа чалынганы юктыр? Иртәдән кичкә кадәр эшлим, мулла абзый, йорт булсын дип эшлим, өстемә сорамыйм, алыштырырга күлмәгем юк, мулла абзый! Күлмәгемне юганда, кияү күлмәгене киеп торам. Хатынымның өсте-башы сәләмәләнгәнене күреп, бабай унике аршин француз алып кайтып бирде, угылыма бабайның иске күлмәкләреннән әби күлмәк-ыштан тегеп китергән. Ашау-эчүемез дә, мулла абзый, шуның кеби: атна буйлап кайнар аш күрмимез, каймак, май, йомырка дигән нәрсәнең ике ел буе төсене күргәнем юк дип ант итсәм, мулла абзый, ханис[257] булмам. Дәүләт беткәннән-бетә бара, кая китә! Мулла кияүнең ак он сумсасы белән пәрәмәч ашавына шул ун еллык хезмәтем кереп китте, мулла абзый. Минем үземнең дә балам-чагам бар, мин ак он коймагыны яратмыйммыни? Азрак чаманы белергә кирәк, – диде дә туктады.

Хәзрәт, шул сүзләрдән соң тагы әллә ниләр сөйләп караса да, Галәү тарафы хак икәнене күреп:

– Садыйк ага, сезгә дә бераз җыеныбрак торырга кирәк. Әлхәмделиллаһ, карамадыңыз түгел, Галәүнең дә сүзләре дөрест бит! – диде.

Садыйк та Галәүнең сүзеннән чыкмаска вәгъдә биргәнгә, хәзрәт тә «ил-көнгә мәсхәрә булмаңыз» дип нәсыйхәт иткәнгә, Галәү калырга булды.

Иртәгесене кияү мулладан бер йөк арыш сорап хат килде. Галәү никадәр буш йибәрергә теләсә дә, Мәрфуга абыстай тындырмаганга, Садыйк абзый поты бер сумга хисаплап, бурычка алып биреп йибәрде. Көзге ашлыкны әрәм иттермәс өчен, Галәү әллә никадәр анасы белән оршышты, базарга барганда, кияү муллага кушкан нәрсәләрене берсене дә алмый башлады, анларны алдырырга йибәрә башласалар да, тавыш күтәрергә тотынды.

вернуться

257

Ханис – антын бозучы.