Выбрать главу

Кияү муллага бу килешмәде. Ул, әллә нәрсәгә үпкәләгән булып, өч ай килми торды, өч ай Саҗидәне дә йибәрмәде. Дүртенче айда ул, озын хат язып, оннар, итләр, ашлыклар соратты. Галәү өйдә булмаганга, Мәрфуга абыстай шыгрым бер йөк төяп йибәрде. Ул тагы ачылды, тагы кунакка килде. Кыш яртысында ашлык алырга йибәргән малаена Галәү, бернәрсә бирдермәенчә:

– Биргәннәренә дога кылсын инде, дип әйттеләр, диген, – дип, буш йибәрде.

Бер атна вакыт үтмәде, балалары белән Саҗидә килеп төште. Ул, җылап-җылап, атасына, анасына мулласының хурлануыны, шуның өчен Саҗидәне кыйнавыны сөйләде, агасы оршышты, аталарына-аналарына:

– «Менә орлыкка бер йөк ашлык бирмәсәләр, сукага егерме биш тәңкә акча бирмәсәләр, кайтма, өйгә кертмим!» диде, – дип зарланды.

Галәү:

– Йөз өсте белән китсен! – дисә дә, Мәрфуга абыстай:

– Ни сөйлисең син, Галәү? Мулла кияү… – дип башлаганга, ул:

– Мин актык орлыктан аңар күзенә кырып салырга бер бөртек тә бирмим! – дип, келәтне бикләп алды.

Мәрфуга абыстай, тагы тәңкәләрене сатып, чулпысыны закладка салып, унсигез тәңкә акча бирде. Галәү кырга киткәч, орлык тутырырга дип, келәткә дә керде. Ләкин Садыйк абзый бу юлы бер капчыктан артык салдырмаганга, аңар күрсәтмәенчә тагы бер капчыктан артык биреп булмаганга, Саҗидә ике капчык ашлык, унсигез тәңкә белән генә китте.

Кырдан кайту белән Галәү, дүрт күзе кеби саклап килә торган орлык кимегәнне күреп, тагы тавыш чыгарды. Анасы:

– Хатының урлагандыр, – диде.

Ул, чыдый алмаенча, тагы җыенырга тотынды. Бу юлы ул дуст-ишнең дименә карамаенча чыгарга булды. Иртә белән, бабаларыннан җиккән ат алып килеп, ул, әйберләрене төяп, өйгә, әтисе-әнисе янына: «Караңыз, бернәрсә дә алмадым!» – дияргә керде. Анларның бер сүз дәшмәүләренә карап:

– Хәерле булсын, дәшәрсез әле, – дип, хатынына кычкырып, угылыны арба өстенә утыртып, капканы ачты.

Капка ачылу белән, шуны гына көткән кеби, начар гына арбага көчкә генә селкенә торган бия җиккән, арбасының артына иске сандык куйган, ике ягына ике баласыны утырткан, җылый-җылый күзләре шешенеп беткән Саҗидә килеп керде. Ул каршы чыккан әнисенә, күз акайтып калган агасына, җиңгәсенә каршы:

– Аерды! Хәрәм хат бирде!.. – дип кычкырды.

Соң.

Башкорт бәхете

Инде әллә кайчан, онытылып та бетте, мин бер зур рус авылыннан Ак Иделнең бормаланып киткән башындагы бер авылга барырга ат эзләргә тотындым. Кайсы авылга бару хәбәрем чыгу берлә, базардагы башкортлар, мине сырып алып: «Мин дә мин!» – дип гаугалаша да башладылар. Бердән минем аяк асты тазарды; элгәреге ат таба алмам дип куркулар бетте. Мин сайланырга тотындым: кайсының атыны яратмадым, кайсының арбасыны. Ахырдан бер башкорт: «Минем арбам тимерле», – дигәч, юкәләр берлә бәйләгән, җепләр берлә ныгайткан башкорт арбасына утырып сәяхәт итү Урал тауларында никадәр мәшәкать буласыны хисаплап, тимер арбалы башкортны ялладым.

Юлым озынга күрә, тамакны туйдырыр өчен, бердәнбер мөселман харчевнясенә, дөрестене әйткәндә, мөселман дворына кереп ашарга сорадым. Ашханәнең хуҗасы, минем кеби, шул тирәдә булмый торган киемнән кергән егетне күргәч тә, әлбәттә, хәзер килеп йитеп, нәрсәнең яхшылыгы хакында сөйләшә башлады:

– Ат ите дә бар, лапша да бар, өйрә дә бар; кирәк булса, пилмән дә бар, – диде.

Мин, Казандагы кеби, иң шәбе инде пилмән дип, пилмән кушмакчы булдым. Теге абзыйның: «Ничә?» – дигән сөаленә, үземнең карыным ачлыгыны исәпкә алып:

– Йөз, – дидем.

Абзый:

– Ничә кеше? – диде.

Мин:

– Ялгыз гына, – дигәч, ул аптырабрак карарга тотынды. Мин аның күз каравында: «Кара, нинди генә булса да, йөз пилмән ашамакчы була», – дип таңга калуны күреп: – Әллә аз булырмы? – дидем.

Абзый:

– Юк, булмас. Без итне кызганмыймыз, безнең пилмәннәр һәйбәт була, Сәфәр старшина да бездә пилмән ашый. Күп булмасын дип әйтәм. Ясавын ясарбыз, – диде.

Мин:

– Соң, кешеләр күпме кушалар? – дип сорагач:

– Төрлесе була: иллене дә әйтәләр, егерме бишне дә, унбишне дә, – диде.

Мин, пилмәннең зурлыгыны-кечкенәлегене белмәгәнгә:

– Алай булса син, абзый, уртача кешегә йитәрлек иттереп үзең хәзерлә! – дидем.

Абзый чыгып китте. Ярты сәгать үтмәде, ул мине, башыны иеп кенә чакырып, ак якка алып чыкты. Мин керү берлә, алдыма кызыл зур бер чүлмәк китереп куйды. Мин:

– Никадәр? – дигәч:

– Унбиш, – диде.

Мин, ул унбише туйдыра торган пилмәнне күрер өчен, чүлмәккә тыгылдым. Кашыгымнан берничә мәртәбә төшеп киткәннең соңында бер пилмәнне, өстерәп чыгарып, тәрилкәгә куйдым. Шунда гына мин, бая «йөз» дигәч, абзыйның исе китүенең мәгънәсене аңладым. Пилмән Казандагы, Оренбургтагы мәгънәдә пилмән түгел иде. Ул – чынаяк асты кадәр итеп ясалган, мишәрләрнең кәкәше[258] яисә Казаннарның кечкенә бәлеше иде. Буның йөзене түгел, унбишене генә ашап бетерергә минем шикелле дүрт-биш егет кирәк иде. Мин тәрилкәдә җәйрәп яткан шул пилмәннең кай төшеннән башларга аптырап торганда, нинди корал берлә һөҗүм кылырга хәйран булып торганда, теге абзый тагы бер ашаяк бәрәңге берлә бер башкорт тустагы шурпа да алып керде.

вернуться

258

Кәкәш – эремчек пәрәмәче.