Ул, Лулуга хуҗа булыр өчен, шул оҗмах хурыннан да матур Лулуга кияү булып керер өчен, тырышып укып, мулла булырга кирәк икәненә төшенеп, укырга тотынды. Лулуга кияү булыр өчен тырышырга башлады.
Лулу уе аны ташламаса да, ул мәдрәсәне тәмам итте.
Шул сәгадәтле көн йитә дигәндә, шул, керфекләреннән нур чәчә торган томанлы Лулуны кочакларга, үбәргә, сөяргә сәгатьләр йитә дигәндә, әтисе Коръән-хафиз кылырга[259] кушты. Ул, Лулу өчен Коръән-хафиз кылырга да тотынды. Тырышты, тырмашты, Коръәнне ядка алып бетерде.
Шунларның һәммәсене дә Лулу өчен эшләгәнгә, беткәч тә әллә никадәр кәефләнде. Төшендә Лулуны тагы матуррак күреп, тагы теге матур көнне көтәргә тотынды. Ләкин эш тагы кичекте: әтисе «Тәфсир», «Хәдис» укыр өчен Гарәбстанга йибәрергә булды. Лулуның сәгадәте өчен, Лулу ире Коръән-хафизга башка «Тәфсир», «Хәдис» тә укыган булуы өчен, ул Гарәбстанга китәргә разый булды.
Одессада чем-кара саче биленә йиткән бер еврей кызыны күргәч тә, ул Лулуның сачене күргән кеби булды. Шул көнне төнге төшендә ул теге томанлы Лулуны теге еврей кызыныкыннан да зур, куе, матур сачле иттереп күрде.
Парахутта барганда, бөтен парахутны үзенең зифа буе берлә исене китәрә торган грузин кызыны күргәч тә, ул Лулуны исенә төшерде. Аңар Лулу шул грузин кызыннан да зифа, аның сыны да шул грузин кызыннан матур кеби тоелды. Төшендә күргәндә, дөресте дә, ул теге томанлы Лулуны, нурлы керфек, озын кара сачкә башка, грузин кызыннан да зифа, матур иттереп тапты.
Ул, Истанбулда йөргәндә, күзеннән күңеле күренеп тора торган, күзе берлә бөтен дөньяны сөя торган кеби карый торган төрек кызыны күрде. Аның хәтеренә Лулу килеп төште. Аның күзе, теге озын, нур чәчә торган керфек берлә, шул төрек кызының мәгънәле, сөемле күзеннән дә сөемлерәк кеби тоелды. Аннан да мәгънәлерәк кеби күренде. Тагы күргән төшендә ул теге Лулуны матур керфек астыннан бер каравы берлә патшаларны кол итә торган күзле иттереп күрде.
Каһирәдә урамда йөргәндә, ул кобыт кызларының, юри ясап куйган кеби, югарыга таба карап тора торган күкрәкләрене күрүе дә аңар Лулуны уйлатты. Аңар Лулуның күкрәге дә, шул кобыт кызының бөтен дөньяның ирләрене алдар өчен, табигатьнең юри биргән имчәкләреннән дә шәп кеби күренде. Ул тагы күргән төшендә, дөресте дә, аны шул югары таба карап торган күкрәк берлә зиннәтләнгән итеп тапты.
Ул, француз театрында күршесенә утырган бер француз кызының, бөтен тирә-яндагыларны хәйрәткә калдыра[260] торган йөзенең матурлыгына гаҗәпкә калганда да, Лулуны уйлады. Аның Лулусының йөзе – шул француз кызының йөзеннән матур, аның Лулусының йөзе бөтен дөньяга кайгысыны оныттырыр кадәр гүзәл кеби тоелды. Төшендә күргәндә, дөресте дә, Лулуның йөзе матурлыгы берлә бөтен дөньяны көлдерерлек икәненә ышандырды.
Ул Мәккә берлә Мәдинә арасында кәрван берлә барган чакта, бер мәнзилдә[261], гарәп кызының энҗедән ак тешләрене күреп хәйранга калды. Тагы Лулуны исенә төшерде. Ул Лулуның да тешләре шул матурлыгы берлә бөтен ямьсез сахраны матурландыра торган, матурлыгы берлә шул җансыз ком диңгезенә җан бирә торган гарәп кызының тешеннән дә матур кеби иттереп уйлады. Төя өстендә күргән төш шул фикернең дөрестлегене белгертте…
Коръән, хәдис дәресе тәмам булды. Вәли мәхдүмгә кайтырга рөхсәт килде. Ул үзенең Лулусының сәгадәте өчен шул Гарәбстандагы мәшәкатьләрне дә онытты. Ул, шул сәгадәткә тизрәк, тизрәк дигән кеби, Русиягә таба юнәлде. Юл буе Лулу фикере аны ташламады. Бик аз төн ул Лулуны төшендә күрмәенчә калды.
Өйгә кайтып йитте. Лулу өчен, аның сәгадәте өчен, башына Коръән, тәфсир, хәдис, әллә никадәр фикъһе, ысул мәсьәләләре тутырып, әтисе янына имамлыкка тамга да алды. Шул Лулу өчен, яше егерме йидедә булса да, гыйффәтене дә саклаганга, яучы китү берлә туйны көтә башлады.
Көн үтте, сәгадәтле минутлар якынлашты – кыз вәгъдәләшелде. Туйга кителде. Монда никях та укылды, Вәли мәхдүмне алырга атлар да килде. Дүрт йөз чакрымлы ат сәфәре дә Лулудыр дию берлә тоелмаенча үтте. Сәгадәтле минут якынлашты – шәһәр күренде… Вәлинең күзе алдына: озын сачле, зифа буйлы, матур йөзле, энҗе тешле, зур көләр күзле, нурлы керфекле Лулу килеп басты. Ул аны көтә, аны шул, үзенең шулкадәр мәшәкатьләнеп укуы өчен, шулкадәр зур фидаилек кылып гыйффәтене саклавы өчен, шул матур саче берлә чолгап алырга, шул матур күз берлә көлеп карарга, шул матур ирене берлә үбәргә, шул зифа буе берлә кочагына керергә көтә кеби булды…