Ләкин Шәкерт абыйны һичбер вакыт онытмадым: көтүдә кызлар берлән сугышсак, бәбкә каравыллаганда карга бәбкәне урласа, әни кыйнаса, һәрвакыт мин Шәкерт абыйны хәтерли идем; аңар сыгына идем. Миңа, ул булса, кызлар кыйный алмас, карга бәбкәне урлый алмас кеби тоела иде.
Менә, шулай итеп, бер-ике ел үтеп китте. Мин унбер, уникегә йиттем. Беркөнне (көз иде) бөтен авыл Дөбрән[262] Хәяты әкиятене сөйли башлады. Дөбрән Хәятыны син белмисең. Әнә Җиһанша бармы, тимерче Җиһанша? Шуның сеңлесе, шук кыз диләр иде. Әниләр, җиңгиләр миңа нәрсә булганыны әйтмәсәләр дә, кызлар берлән үзем барып карадым: аның капкасыны буяганнар иде. Без барганда, бөтен урам бала-чага белән тулган иде. Мин нәрсә икәнене, ни өчен буялганыны белмәсәм дә, шундагы кызлар: «Уйнаш иткән!» – диделәр. Берсе:
– Уйнаштан бала тудырган! – диде.
Шул ара да булмады – авылның ул вакыттагы куштаны Хәмит карт, әллә кемнәр берлән килеп:
– Ул нинди оятсызлык! Урамда йөртергә кирәк! Бөтен кырлар кипте, мал-туар өшәнде; бар да шунларның гөнаһ шомлыгы! – диде.
Кызлар:
– Менә урам буе йөртәләр, Дөбрән Хәятыны кара корымга буйыйлар да: «Уйнаш итмә, уйнаш итмә!» – дип, урам буенда йөртәләр; бөтен ир, хатын аның йөзенә төкерә. Аннан ары мәсҗед алдына китереп суктыралар; мулла абзый үзе суктыра, – диделәр.
Җиңги берлән суга барганда күргән Дөбрән Хәяты минем күз алдыма килеп басты: зур, таза, матур, ачык, бербуйдан көлә торган Хәят хәзер, кара корымга буянгач, коточкыч күренде; дөнья анасы кеби тоелды. Елыйсы килү куәте никадәр көчле булса да, мин куркуымнан елый алмадым.
Өйгә кайттым. Әни, мине күргәч, ни өчендер:
– Аллаһе Тәгалә тәүфикъ бирсен, – диде.
Бөтен көн шуның куркусы берлән үтте. Көтүдә бөтен кызлар шуны сөйләделәр; малайлар Дөбрән Хәятының бәетене җырладылар. Көтү керер алдыннан гына, ягъмур ява башлады. Көтә-көтә арып беткәннең соңында берсе: «Көтү түбән очтан керде», – диде. Барымыз да елашаелаша киттек. Барымызга да менә Дөбрән Хәяты корымга буялган көенчә чыгар да алдымызга басар кеби тоелды. Курка-курка, бер-беремезгә тотынышып, сарылышып чабыштык. Кояш баеп, көзге төн караңгылана башлаганда гына, мин, ике сыерны табып, өйгә кайттым. Өйдә абзыйлар, җиңгиләр шалкан кисеп кайткан булганга, шалкан ашарга утырдык; элгәре чи шалкан ашадык, аннан ары әни пешкән шалкан кертте. Мин һәрвакыт пешкән шалканны яратам. Ул көнне бигрәк сөеп ашадым.
Көзге вак ягъмур бөтен дөньяны каплап алды. Мин җиңги берлән тышка чыкканда күзгә төртсәң күренмәс төндә тагы котым очты. Җиңгинең кулына тотынып кына, кычкыра-кычкыра, көчкә өйгә кердем. Миңа шул караңгы төн тагы Дөбрән Хәятыны исемә төшерде. Менә ятарга вакыт йитте. Әни миңа үзләре берлән берочтан түргә урын салды. Мин чәчемне сүтәргә өлгермәдем, урамдан тәрәзә кактылар. Мин куркынып киттем. Күз алдыма тагы Дөбрән Хәяты килеп басты. Ул да булмады, капка ачылды, йортның шул дөм караңгысыны көчкә генә ерып-ерып, фонарь йөри башлады. Озак үтмәде, минем алдыма өстеннән су ага торган Шәкерт абый килеп басты.
Самавыр куелды, яңа шәмнәр ягылды. Өй яктырып, җылынып китте. Минем күңелемнән дә Дөбрән Хәятының хикәясе чыкты.
Әти-әни аны бик кадерләп каршы алдылар:
– Өшегәнсең, туңгансың. Явымы да бит үзәгеңә үтәрлек, тизрәк тишен, тизрәк, – дип тишендерделәр. Юындырып, чәй янына утырттылар.
Минем йокым качты. Шкаф артына сөялеп кенә Шәкерт абыйны карарга тотындым. Аның күзләре үзгәрмәгән булса да, һаман әле көлгәндә күзләре югалып китә торган булса да, аның йөзе шактый үзгәргән иде. Бездән киткәндә кечкенә генә чыгып килә торган мыегы зурайган, сирәк кенә сары гына йоннар аның сакалыны бөтенләй каплый язган, битенә дә әллә нинди, мин танымый торган яңа төс чыккан иде. Кечкенә чакта, беләсең бит, ахирәт, балалар бик тиз үпкәләүчән булалар, мин дә шулкадәр сөйгән Шәкерт абыемның миңа илтифат итмәвенә үпкәли башладым. Аны эчемнән генә: «Нинди мәхәббәтсез, бу минем Шәкерт абыем түгел, бу башка», – дип уйлый башладым. Ни өчендер елыйсым килде.