Мин артыма карый-карый өйгә кайттым. Шәкерт абыйны күрүдән курыкмаганга, өйгә батыррак кердем. Ашарга утырдым. Ләкин эчем тагы авырта башлады. Әни: «Көне-төне шалкан ашыйсыз да…» – дип, тышка чыгарды.
Көннәр, еллар үткән саен, шул вакыйга хәтердән югалды. Зурая төшкәч, үзем дә шуннан көлә башладым. Ләкин мөәззингә дошманлыгым һаман кимемәде. Аны төшләремдә күреп куркып уянуым әлегә кадәр бетмәде.
Аннан шунсы кызык, ахирәт: менә шул бер тиен ярымлык та һаман мине ташламады; әллә теге имле чүпрәк янына төшкәнгәме, бер-бер кайгы булырга булса, бер-бер кәефсезлек булса, гел шул бер тиен ярымны төшемдә күрми калмадым: йортымыз янганда да шуны күрдем; картым үлгәндә дә күрдем; караклар йортымызны басканда да күрдем, – диде дә туктады.
Гөлҗамал абыстай сузып кына:
– Алай икән, ахирәт! – диде.
Елавык Хәйрулла
Көн елагач, төн елагач, өстенә өшкертергә хәзрәткә илттеләр, суфи абзыйдан күз бөтие яздырдылар; Мәхбүбә әбидән имләтеп, аръяк кизләвенә чүпрәк салдырдылар, Хәйрулла туктамады да туктамады.
Кендек әбисенең чабуыннан кисеп алган чүпрәк белән төсләделәр. Күрше Мәрфуганың толымыннан алган чәчне балавыз белән кушып төзәттеләр, ишек бавын чайкаган суда бисмилла әйтеп коендырдылар, шул судан, салават әйтеп, теленә, ирененә сөрттеләр. Хәйрулла елаудан өзелмәде.
Көн елады, төн елады: имезгәндә дә елады, тирбәткәндә дә елады, сөйгәндә дә елады, орышканда да елады. Очык булды дип, ак сычканның оясыннан алынган очык ташларын чайкап эчерделәр. Сырт буена дуңгыз кылы чыккандыр дип, Гарифә әбидән аркасын ялаттылар; соңгылыгы арусыз урынга күмелгәндер дип, аны казып алып, кабереннән чишмә ага торган Гайниҗамал остазбикәнең янына күмделәр. Хәйрулла басылмады да басылмады.
Күз кайтару өчен кечкенә кәләпүшенә гөбе тимере, тиен койрыгы, үрән калагы тектеләр. Шәйтан качырыр өчен бисмилла язылган көмеш зөлфекар[263], артыш шакмагы астылар. Аның елавы өзелмәде, чинавы кимемәде.
Им иттерү өчен кырык чакрымнан бер чуаш карчыгын алып килделәр. Мунча ташлары, каз канатлары, икмәк катылары белән им иттеләр. Бабайлардан калган келәү тоткандыр дип, ап-пак каз суеп, каз шулпасы, борай боткасы ашаттылар. Кырыгынчы көнне озын койрыклы, кәкре мөгезле сарыкны гакыйка корбанга[264] чалдылар, корбанның буыннарын, кабыргаларын, калак сөякләрен – барысын, җыеп, ага торган суга ташладылар.
Хәйрулла елавын киметмәде. Йокысы килсә дә елады, йокысы туйса да елады; шикәрле сөт белән туйдырылса да елады. Әнисе аның елавына күнде. Аның «балам» дип һәр кычкыруы сыкрата торган йөрәгенең нечкә тамыры тупасланды, тутыкты. Әтисенең дә күңеле тынычланды, куркусы качты. Елавына беркемнең дә исе китмәгәнне сизенгән кебек, иртәдән кичкә кадәр чинавының кыйммәте кимегәнен белгән кебек, Хәйрулла тавышына да иренү кушылды. Ул сүрәнләндереп карлыккан тавышы белән яшьсез генә еларга кереште.
Елавы үсүенә зарар итмәгәнгә, ул елады да үсте. Үсүе елавының көчен киметмәгәнгә, ул үсте дә елады.
– Энем, энем Хәйрулла, канатым, энем, энем! – дип, апасының кечкенә бармагын бәбәсенең йомшак бит алмасына тиереп уйнавына да ул кечкенә иреннәрен матур итеп көләргә тотынгач та, иң зур вазифасын онытуын хәтерләгән кебек, авызын җәеп, тешсез теш итләрен ыржайтып еларга тотынганга, аның көлүе дә матурлыгын, гөнаһсызлыгын югалтты.
Тозлы күз яше аның балалык тавышын тутыктырганмы, теле ачылып, «әни» дип дәшкән беренче сүзе чинаган кебек, эчтән елаган кебек чыкты. Хәйрулла бөтен сүзен буяп чыгарганга, аның бөтен сүзе, бөтен тавышы буйдан ыңгырашуга әверелде.
Елаган кебек көлүе, мескенләнеп, ыңгырашып сөйләве аның исеменә «Елавык»[265] кушым-аты такты. Таза, нык, кара башлы өч яшендәге Хәйрулла урам буйлап йөгереп йөри башлагач та, аның кушым-аты артыннан калмады. Күрше малайлары, кызлары алдында «Елавык» дигән сүз мәңгелеккә төшмәскә килеп ябышты.
Кәҗүл читек
Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңы читек.
Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була.
Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге төсле кызыл түгел, зияб[266] төсле кызыл.
Аның балтыры шадраланып тора, чем-кара.
Миңа әти кәҗүл читек китерә…
Иртәгә гаеткә мин кәҗүл читек киеп барам.
Беләмсең, Миңнегали?
Минем читекнең балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый… тип-тигез киселгән була.
264
265
Күп елаган кешегә елак диләр; тагын күбрәк елаган (бертуктаусыз елап кына торган) кешегә елавык диләр, имеш. –