Выбрать главу

Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел, шыгыр-шыгыр шыгырдый…

Безнең әни иртәгә бәйрәм ашы пешерә. Әйдә, тизрәк чабыйк. Көтү тиз керсен иде дә, сыерларны тиз табып кайтсак иде.

Әйеме, Миңнегали?

Миңа иртәгә гаеткә киеп барырга әби чапан тегә, минем чапан җем-җем итеп тора. Әби әйтә: «Мондый чапанны бохар падишасының угылы гына киядер, – ди. – Саранҗы[267]», – ди… Ул әле өр-яңы! Өр-яңы! Әби әйтә… саранҗы искерми, ди.

Ул әтинең ашка йөри торган чапаны иде. Аның җиңнәре миңа нәни генә була.

Ямь-яшел!..

Мулла абый миңа иртәгә чалма чалып бирә.

Мин гаеткә барам.

Син тәһарәт төзи беләсеңме?..

Мин беләм… авызга өч мәртәбә су аласың, аннан соң әти төсле итеп тамак кырасың.

– Эһе-эһе.

Аннан читеккә мәсех[268] кыласың.

Кәҗүл читеккә мәсех кыласың.

Минем кәвешем әле өр-яңы… Өр-яңы… Мин аны кимәгәнгә, әзрәк кибеп киткән. Әби әле аны суга салып куйды. Аннан соң әби каз мае белән майлый, ул өр-яңы була.

Өр-яңы…

Әти миңа прәннек тә алып кайта.

Мин сиңа да бирермен…

Миңневәли малаена бирмим… Бая туп уйнатмады.

Чү кә!.. Әйе, әнә көтү күренә. Тиз бул. Чап! Син күпернең Шәмсиләр ягында тор, мин югары оч ягында.

Ишетәмсең, Миңнегали?

Әнә, әнә чылтыр-чылтыр трантас чылтыраганы ишетелә.

Ул безнең трантас.

Мөәззиннәрнеке бит тимерле түгел…

Мулла абый әтине Казаннан алып кайта.

Миңа читек алып кайта.

Йөгер. Әнә сыерлар су эчәргә төштеләр…

– Миңнегали, Әхмәдулла! Миңнегали, Әхмәдулла!

– Нәрсә?

– Минем ак башлы тананы югары очка йибәрмәгез әле… Иртәгә борчак белене бирермен…

– Миңа синең борчак беленең кирәкми, безнең әни коймак пешерә.

– Безнең әни кыстыбый ясый… Алып кайтыш инде. Еҗниләр бакчасында айбагар[269] бар, сезгә дә бирермен… Әйдә… Тиз! Миңа әти яңы читек алып кайта, кәҗүл читек…

– Әй малайлар… Куркытма! Әй, пычак кергере… Кая сыерымны алып барасың?

* * *

– Әхмәдулла!.. Әхмәдулла!.. Әтиең кайтты!.. Әтиең кайтты.

– Әйдә ку, Миңнегали! Ку!

– Әби, сыерны куып алып кайтма, каймагы чәйпәлә, ди… Минем әти кайткан, миңа кәҗүл читек алып кайткан… Өр-яңы кәҗүл читек. Әнә трантас… Әй җаным трантас… Кара, алаша, мескен, тирләгән… Минем читек авыр микәнни?..

– Әхмәдулла, Әхмәдулла! Сыерларны алып кайттыңмы?..

– Кайттым, әби, кайттым.

Әнә Рәбига тәрәзәдә, кулына нәни генә каймалы читекләр тоткан…

– Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый. Яңы читегем, яңы читегем… Абый, абый, яңы читегем…

– Бик исем китте… Үземә дә әти яңы читек алып кайткан… Миңа – мулла абзыйныкы кебек кәҗүл читек.

– Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый…

* * *

Әти түр башына утырган, аның янына мулла абый. Самавыр гаеткә дип ачылган[270], самавыр көлә-көлә җырлый.

Әни чәй ясый, әби әллә нәрсә сөйли.

– Әйдә, угылым, әйдә, угылым, әйдә, Әхмәдулла бәбкәм!

Әни баштан сыйпый, әби аркадан кага.

Кил, угылым, үз яныма утыр.

Әти мине үз күршесенә утырта.

Рәбига, нәни генә читекләрен кочаклаган да, кулы белән сыйпап сөя, битенә китерә, үбә, тиле!..

– Әти, миңа читек алып кайттыңмы?

– Кайттым, угылым, кайттым. Әнисе, Әхмәдулланың саплы калачын бир әле.

– Саплы калач, саплы калач, әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый! – Мин Рәбиганы кызыктырам.

– Синең саплы калачың юк…

– Минем читегем бар, минем читегем бар…

– Минем дә читегем бар, минем дә читегем бар. Әти, читегем кая?

– Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган икән, угылым, ул сиңа дигәнне ураза гаетенә генә өлгертәм диде… Аннан Миндесәхип апаларның кодаларыннан гына алдым.

Мулла абыйга:

– Кая әле, Фәхрулла. Әхмәдулла читеген бир әле. Зур булмаса ярар иде, угылым.

Абый көлемсерәде.

Мин:

– Юк, юк, булмый. Минем нәни генә читегем була. Нәни генә. Әти! Кәҗүлме?

– Кәҗүл, угылым… Менә читек…

Бу читек бөтенләй башка. Аның олтаны да кып-кызыл. Битлекләре, балтыры да тулкынланып тора. Ләкин… Ул ни дип соң Кәҗә Вәлинең киленең угылы кызамык чыгарган?

– Йә, ки, угылым. Йә, ки, зур булмасмы?.. Зур булса, мулла абыеңа бирерсең…

Читекнең эченә тәпиләремне тыгам. Аның төбенә аягым барып йитми. Тирә-юньнәрендә минем балтырларым-чалтырларым кысылып, кочакланып тормый…

– Тор, угылым. Тор, бисмилла… Йә, тор!

Мин торып бастым. Читекнең кунычы бот төбенә йитте. Аяк башым аның төбен барып таба алмады. Мин төбенә аяк йитми торган суга чумган кебек булып киттем.

– Зурракмыни?.. Тегүче Хисами да юк бит шуны кечерәйтергә… Анда ук әйттем, безнең Әхмәдулланың тәпиләре әле нәни генә булыр, дидем. Миндесәхип абыстайның кодасы: «Юк, булмас, хәзрәт, мәхдүм үсәр әле. Бу елгы гаеткә зур булса, киләсесенә чак булыр», – ди.

вернуться

269

Айбагар – көнбагыш.

вернуться

270

Ачылган – чистартылган.