Әллә голямаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы? Һәммәсенә бер сүз әйтмәдек. Ниһаять, ни берлән кайтардыңыз! Ташладыңыз да киттеңез!» – дигән кебек була иде. Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә атап әйтелгән кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган адвокат кебек сүз эзләсә дә, бернәрсә таба алмаенча, тегеләренең сүзләренә раслап баш иеп кала иде. Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде. Алар гүя аңарга: «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип, гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап, шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, укыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез! Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен түбән, кабахәт, надан кешеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез! Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торамыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүегез берлән генә калдырмадыңыз, алардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттегез. Диварларымыз буенда көнегез-төнеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына тәсәлсел[13], «дәвер, иҗтимаг нәкыйзәен[14]» тавышлары берлән үткәрдегез! Кая тәсәлсел?! Кая дәвер?! Һәммәсе бетте, һәммәсе бетте. Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыеп, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргалы китабыңыз берлән күзләрен сихерләп, «дәрес әйтәмез» дип, милләтемезнең булачак кешеләрен харап иттеңез! Шундый зур начарлык иттеңез! Безнең нинди дошманымыз да безгә ул кадәр зарар итә алмас иде.
Без шул фаҗигаләрне күрдек, тукта, рәтләнмәсме, тукта, рәтләнмәсме, дип түздек. Сезнең шул начарлыкларыңызны исемемез берлән яптык. Сез һаман тәүбәгә килмәдеңез! Шуның өчен җәзасын күрдеңез. Беттеңез! Беттеңез! Ичмасам, башымыз тыныч калды, актык гомеремездә мәдрәсә дип алдап торудан котылдык» дигән кебек булалар иде. Җәгъфәр әфәндегә, чыннан да, боларның бу сүзләре дөрест кебек беленә иде. Ул хәтта: «Ник бездә бу мәдрәсәләр булды икән? Әгәр булмаган булса иде, милләтемез укыр йиремез юк дип, кирәгенчә ясаган булырлар иде. Ясый алмасалар, икенче халыкларның ясаган йирләрендә укырлар иде. Һәммәсе бәхетсезлеккә каршы, һәммәсе – бәхетсезлек!» – дип уйлый иде.
Зияратлар, зияратлардагы олуг кешеләр моннан ике йөз ел элек болгарларның бөтен тарафыннан зиярәт өчен[15] килгән каберләр Җәгъфәр әфәндегә: «Нихәл? Син генә нишләп йөрисең инде?» – дигән кебек булган иде. Җәгъфәр әфәнде[нең]: «Тәкъсир, сезне зиярәткә килдем», – җавабына каршы, көлеп: «Кем кушты? Кем чакырды? Сез олуглау дисезме аны? Ул мине мыскыл итү генә! Сез, мине олуглыймыз дип, минем каберем янына тезләнеп утыруыңыздан миңа ни файда? Сез мин әйткән сүзләрне ишеткән, тыңлаган булсаңыз иде, миңа гомеремә бер кешеңез килмәсә дә, һич кайгырмас идем. Һәр көнне килеп, әллә нинди кылган кабахәтлекләреңезне миннән гафу кылдырмакчы булдыңыз! Үзеңез кылырга уйлаган кабахәтлекләреңезгә минем каберем янында утырган өч-дүрт гарипкә биргән сәдакаларыңыз берлән минем ризалыгымны, хәтта фатихамны сатып алмакчы булдыңыз! Сезгә миннән фатиха алырга кирәк дип кем әйтте? Ай-яй! Бер төрлеләрегез сәләфләрчә[16] буламыз дигән булып, аларның ишәкләре тычкан урынга сез дә тычтырмакчы булдыңыз! Безнең әйткән сүзнең, пәйгамбәремезнең әйткән сүзенең мәгънәсе берлән йөрмәдеңез, сүзе берлән йөрдеңез! Шуның өчен сезнең тарихыңызда сүздән бүтән нәрсә булмады, барыңыз да дин кайгырттыңыз! Барыңыз да милләт кайгырттыңыз! Милләткә нишләдегез?! Бусы болай кирәк, тегесе тегеләй кирәк дип сөйләдеңез дә, тамакларыңызны туйдыргач, корсакларыңызны тутыргач – таралдыңызмы?! Әй оятсызлар! Оятсызлар!» – дигән кебек була иде. Һәм Җәгъфәр әфәнде үзе дә бу сүзләрнең дөрестлеген белеп, колагыннан аягына кадәр кызарып, бер сүз әйтә алмаенча кала иде.