Выбрать главу

Җәгъфәр, болай булмый инде дип, бик тиз генә торып, юынып, чәй эчәргә тотынды. Һәм дә чәйдән соң үзенең нишлисен уйлаганнан соң, хатыны Сөембикә янына кайтып, бераз тынычлап гомер үткәрергә, аннан соң Петербургта Тарих җәмгыятенә барырга хәзерләнергә вакыт икәнлеген күңеленнән кичерде һәм шул уй берлән чәй сорады. Официант та чәй китергәндә, яңы гәзитә дип, шул көнге «Казан» гәзитәсен дә кертте.

Җәгъфәр әфәнде никадәр арыган булса да, гәзитә күргәч, укырга тотыначак булды һәм, кулына алуы берлә, «Последний болгаринъ» исемендәге бер мәкаләгә күзе төште. Бу сүз буның тәненә әллә ни тәэсир кылды. Зыяндашлы кеше кебек, гәзитәне кысып тотты да шуны укырга тотынды. Мәкалә Оренбургтан язылган иде. Оренбургның бер хастаханәсендә бер мөселман картының бик авыруын һәм дә саташып ятуын, хәзердә үлеп беткән үзенең якыннарын чакыруын, Коръән укырга кеше китерергә теләүләрен, кайвакытта болгарча йырлап йибәрүләрен, шуннан соң еглап йибәрүләрен, аның артыннан хатыны, балалары, карендәшләренең исеме берлә кычкыруын һәм дә, Оренбургта бер болгар да юк булганга, актык көннәрендә шул кешегә сөйләшергә кеше булмавын бик кызганыч итеп язылган иде.

Җәгъфәр гәзитәне күтәреп бәрде. Үзе бернәрсә уйламаенча катып торды да, кинәттән җан кергән кебек булып: «Шул көнгә җиттекмени?! Кемнәр сәбәп булды моңарга?! Ләгънәт аларга! Ләгънәт!!!» – диде дә, өстенә киенде дә, һичбер сүз әйтмәенчә, ишекне дә япмаенча чыкты да китте. Туп-тугры пристаньга төште. Һәм шул сәгатьтә Самарага китте. Үз уе берлән актыккы болгарны үлүеннән элек кенә булса да күңелен тынычландырып, азмы-күпме милләт хәлләрен сөйләп, кирәк булса, болгарча йырлап та, үләр алдыннан авызына су салып, иман әйтеп торачак иде. Парахутка кергәч тә, бер кешегә катышмый, пристаньда алган гәзитәсен укырга тотынды. Семипулаттан язылган бер мәкаләдә андагы элгәреге мәдрәсәләрнең фәкыйрьханәләр, гаҗизханәләргә әверелүен, мәсҗедләрнең Тарих җәмгыятьләре тарафыннан идарә кылынуы вә, иң соңында, шул көндә генә больницада үлгән бер болгар кызының ничек үлүе, нинди авыру берлән ятуы, төсләрен, кыяфәтләренең нинди икәнлеген, хәтта нәсел-ыру җәһәтеннән саф болгар кызы булуы, гомерендә Семидә, Мәскәүдә, хәтта Петербургта бик мәшһүрә «туташ» булуы, вә шуннан соң безнең болгар кызларының шул туташлыкта бик «алга китүе», гомуммилләтемезнең китешенә шул эшнең ни дәрәҗә зарар итүе тасвирланган иде. Җәгъфәр әфәнде моңарга да ни әйтергә белмәенчә, үзе нәрсә уйларга да аптырап, катып калган иде.

Вә бик озак, әллә ниләр уйлап, дөрестен әйткәндә, берни дә уйламаенча, парахутның бер башыннан икенче башына ашыгып-ашыгып йөрсә дә, бара торгач, арып, аш бүлмәсенә кереп, аш сораган иде. Аш өлгергәнче нишләргә белми йөргәндә, Җәгъфәр әфәнде музыка тавышы ишетә башлады. Бу тавышта әллә нинди бер үзлек, әллә нинди йомшаклык, әллә нинди моңлыкка башка, бу музыкада әллә нинди әйтеп аңлатылмый торган бер куәт бар иде. Җәгъфәр үзен белер-белмәс [музыка] уйнала торган йиргә барып кергән иде. Һәм, үлгән кеше кебек, уенчы марҗа янына барып каткан да калган иде. Бу уен болгар уены, бу көй болгарларның унтугызынчы гасырдан бирле билгеле, хәзер дә бөтен галәмдә мәшһүр «Тәфкилев» көе иде. Бик озак тыңлап торганнан соң, Җәгъфәр әфәнде дә, рояльнең капкачы шап итеп каплангач, уянган кебек булган иде. Һәм үзенең болгар икәнлеген белмәсеннәр, белсәләр, сораша-сораша моның иң эчке җәрәхәтләрен ачарлар дип, тиз-тиз киткән иде.

Аш өлгермәгән булгач, кергәч кулына төшкән бер журналны ачып укымакчы булган иде. Моның бәхетсезлегенә каршы, шул биттә үк «Ишанизмъ и его последствия» исемендәге мәкалә күзенә ташлангач, бөтен журналны йотардай булып укырга тотынган иде. Мәкалә озын иде, төрле яктан каралган иде. Ишанлыкның Һиндстан мәҗүсиләреннән исламнар арасына кайчан керүе вә бигрәк болгар арасына ничәнче гасырда керүе, исламнарга шуның никадәр зарар итүе, бигрәк болгарларга ничек тәэсир кылуы – һәммәсе язылган иде. Мөхәррирнең сүзенә караганда, болгарларның инкыйразына асыл сәбәп шул иде. Чөнки шулкадәр гайрәтле, эшлекле, тырышчан болгарларны бернигә ярамаслык ялкау сыер төсле, хайванлык дәрәҗәсенә төшерергә ишаннар гына сәбәп булган иде. Вә алардагы ут кебек гайрәтләрне сүндерергә дә шул «зикерләр»[17] башчы булган иде. Шулкадәр тырышчылык вә эшлекчелекне бетерергә дә алар тарафыннан дөнья кую хакында булган сүзләр юлчы булган иде. […]

вернуться

17

Зикер – ишаннарның гел Алланы искә төшереп тору сыйфатларына ишарә.