Выбрать главу

Бу сүздин соң башка мөхәррирләр дә речьләр сөйләделәр. Болгарларның үрнәк мөхәррирләренең әсәрләреннән кыска-кыска мәкаләләр укыдылар. Зур мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләрен сөйләделәр, рәсемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан да һәммә йирдә сүз шул хакта булды. Җәгъфәр әфәндегә шул җәмгыятьнең «Болгар әдәбият музее» исемендә болгарларда матбагачылык башланганнан бу көнгә кадәр килгән болгар китаплары илә тулы музейга, эстәсә, керергә рөхсәт бирделәр […] Җәгъфәр әфәндегә күрсәтеп йөрергә бик күп кеше үзенең хезмәткә хәзер икәнлеген бәян кылсалар да, Җәгъфәр әфәнде ялгыз гына барачак булды. Һәм дә китте. Музейда, телефон берлә әйтелгәнгә, Җәгъфәр әфәндене каршы алып, музейның һәммә бүлмәләрен ачык куйдылар.

Бу музей күптән түгел генә әдипләр җәмгыятенә бирелгәнгә, ясалып бетмәгән иде. Бик зур залның һәммә тарафында китап тулган иде. Бер почмакта бик биек иттереп өеп куйган китаплар янына барды. Өстенә зур кәгазь берлән нинди китап икәнлекләре, нинди фәннән икәнлеге язылган булса да, Җәгъфәр әфәнде, анысына карамаенча, бер китапны алып ачты. Күзенә «Нифас – хатыннарның рәхемнәреннән килә торган кан […]» дигән сүзне күргәч тә, нинди китап икәнлеген белде. Тиз генә икенчесен алды. Моны да ачты. Күзенә кыш көне пакьләнүне артка таба кылырга дигән сүз чагылгач, баягыдан да кәефе китеп, аз гына ыргытып бәрмәде. Өченчесен алып ачса да, «җимаг вә госел»[21] дигән сүзне күргәч тә, анысын да ташлады. Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп, тау кебек тора торган китапларга карап, тагы караса да, «зина ләүвата»[22] чыгар дип куркып карамаска башлады. Һәм күңеленә болгарларның күт мәсьәләләреннән үтә алмауларына бик гаҗәпкә калды. Һәм дә, чыннан да, әллә болар шундый күттән башканы белми торган түбән халык микән дип тә уйлады.

Исәпләп кенә моннан киткәндә бер йиргә бәрелде дә, әллә нәрсәләр дөбердәде, карарга өлгерә алмады, Җәгъфәр әфәнде үзен китаплар астында хис итте. Селкенергә тотынды. Чыгарга тырышты, булмады. Тын алырга һава керерлек тишекләр генә калганга, Җәгъфәр әфәнденең шул тишек тугрысында ята торган бер китапка күзе төште. «Сарфе лисане гарәби» («Гарәп теле морфологиясе») дип язылган иде. Никадәр маташса да, чыга алмады, тирләде, пеште, ачуы килде, һәммә тишектән моны мыскыллаган кебек «Гарәбчә сарыф», «Сарфе Әхмәтҗани», «Сарфе Әхсани» кебек сүзләр күренәләр иде. Тагы бераз булса, бәлки, Җәгъфәр әфәнде, үлмәсә дә, бераз авырлыкта булган булыр иде. Бәхетенә каршы, хезмәтче килеп йитеп, Җәгъфәр әфәндене чыгарды. Җәгъфәр әфәнде чыкты да, бераз селкенгәннән соң, китапларыны карарга тотынды. Боларның һәммәсе гарәп теленең морфологиясе иде, һәммәсе дә эшкә ярамаган һәм ярарлык булмаган китаплар иде. Болар шулкадәр күп иде, әгәр дә боларның санын бер француз статистигына әйтсәк, гарәп сарыфына шулкадәр китап язылган, русчага, әлбәттә – артык, фарсычага – моның яртысы гына булсын, французча, нимесчә, әлбәттә, фарсычадан ким түгел. Үз телләре өчен, әлбәттә, гарәпчә кадәр икедән ким булмаска кирәк дип, болгарлар хакында тел гыйлеменең ни дәрәҗә үсүе хакында бер бик яңлыш кагыйдә чыгару ихтималы бар иде. Монда «гарәп», «сарыф» дигән сүзләргә кушылуы мөмкин булган сүзнең берсе дә калмаган иде. Болар үзләре төрлесе төрле гасырда төрле кешеләр тарафыннан язылса да, балалар тәрбиясенә каршылыгы берлән беравыздан чыккан кебек иде. Боларның исемнәре, кәгазьләре, мөхәррирләре башка булса да, мисаллары:әлеге «фәррә», әлеге «баг», иске «акшәгарра» иде. Болар һәммәсе дә «Шәрхе Габдулла» ны бутап-җутап, үз исемен өстенә «язучысы Әхмәтҗан» яисә «төзүче Мөхәммәтҗан», яисә «моны төзеде, язды әлфәкыйрь Габдулла бине фәлән» дигән кебек сүзләрне куяр өчен башын күткә, күтен уртага китергәннәр иде.

Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп бертөрле китапның язылуын һич аңлый алмады. Гарәп теле шулкадәр хөрмәтле булган, күрәсең, диер иде, тарихта күреп, болгарларның иң зур голяма, мөдәррисләренең дә гарәпчә бер авыз сүзгә сәләте юклыгын бик яхшы белә иде, кыскасы, бу табышмакны ничек тә таба алмый иде. Ахырдан, мәсләксез-нисез, «Шәрхе Габдулла» сы бар һәр кеше, кеше китап яза, мин дә языйм, дип язганнардыр, диде дә эчкә таба китте. Күзенә борчак чүмәләсе кадәр өелгән китаплар күренде. Карый башлады. Ни күзе берлән күрсен – тәҗвид! «Мифтахетдин тәҗвид», «Тәҗвиде Зыяи», «Тәҗвиде әүвәл», «Мөфассал тәҗвид», «Балаларга тәҗвид», «Мохтәсар тәҗвид» вә моның төсле йөзләрчә исемнәре илә тәҗвид китаплары[23] өелгән иде. Монда нәсер берлән, шигырь берлән язылган сөальле-җаваплы, бәянлылары, тышына авыз сурәте төшергәннәре, «һәр хокукы мөхәрриренә мәхсус» дип язылганнарының исәбе-хисабы юк иде. Карый башлады. Һәммәсе «Карабаш» тан күчергән дә үз исемен язып куйган иде.

вернуться

21

Җимаг вә госел – җенси акт һәм коену.

вернуться

22

Зина ләүвата – гомосексуализм.

вернуться

23

Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтүче китаплар.