Бу фикер – хата! Һәм бик зур хата. Безне моңарча кадәр алдап китергән һәм хәзер дә алдап тота торган хата! Бу гасырда башка халыклар гакыллар ышанмаслык машиналар иҗат кылганда, безнең башыбыз уйлый алмас дәрәҗәдә фәннәрне үстергәндә, бер кечкенә генә нәрсәләрдән бик аз эш, бик аз вакытта бик күп файда хасил иткәндә һәм, көннән-көн халык күбәюе сәбәпле, тормыш кирәклеге кыйммәтләнгәнгә, әлбәттә, шулар арасында шул хәлдә торыр өчен, башкалар кадәр белергә, башкалар кадәр эшләргә кирәктер.
Әмма бездә берсе дә юктыр. Һәм, болай китсәк, бернәрсә дә булмаячактыр. Иске заманнарда торуларымызга чагыштырырга ярамый. Чөнки мәшәкать азайды. Һәм дә күршеләремез хәзерге кебек электрик, пар, һава куәтләрен үзләренә хезмәтче итә алмаганга, һәммәмез бер дәрәҗәдәрәк иде. Хәзердә алар мең чакрым алга китмешләрдер. Бу гасырда, нинди милләт булса да, үзенең әүвәлге китеше берлән китсә, заманга карамаса зәгыйфьләнәчәк һәм бара-тора фәкыйрьләнә-фәкыйрьләнә бетәчәк, башка милләтләргә кушылачактыр. Шуның өчен безгә дә хәзерге китешемезне сакларга тырышудан вә саклаудан һичбер файда чыкмаячак. Китешемез һаман үзгәрәчәктер. Ләкин үз ихтыярына бирсәк, бик тупас иттереп, иң кирәкмәгән ягындин үзгәрә башлаячактыр. Кыскасы гына, дөньяда торасымыз килсә, әгәр нәселемез бетмәсен дисәк, үземезнең Конфуций[25] ышануы берлән кереп калган «яңалык – хәрәм» дигән сүзне үзгәртергә кирәктер һәм башка халыклар ни беләләр, безгә дә шулар белгәнне белергә тырышырга тотынырга кирәктер. Шуның өчен безгә хәзердә рус мәктәпләрендә бик күп укырга кирәктер.
Рус мәктәпләрендә укыган кешеләремезнең русча киенүләре һәм дә безнең Конфуций тәгълиматында бик мөкатдәс саналган нәрсәләремезне сүгүләре өчен ачуланмаска кирәк. Ачулансак та, ачуны йотып калырга өйрәнергә кирәк. Замана аларныкы! Кышкар, Сатыш гасыры үтте. Һәм дә халкымызда фәкыйрьлек күбәю мәсьәләсен фикерләү, халыкны баету фикеренә чынлап тотынырга кирәк. Бу безнең хәзер әле Әхмәтҗан абзый белгәч, ул үзе хаҗда вакытта [акча] җыйган управляющиеның баюы – баю түгел, тик бармак санаш уены кебек, әйләндереп йөртү генәдер. Бер халыкның бай булуы ул халыкның никадәр эш кылуы берлән үлчәнгәнгә, эш кылыр өчен аны эшли белү кирәк булганга, без хәзер эш эшләргә өйрәнергә кирәк. Беләмез, дип һаваланып утырмаска кирәк. Безнең белүемез башка халыкка караганда һич чагыштырырлык та түгелдер. Шуның өчен һөнәр мәктәпләренә керик, балаларымызны кертик, карендәшләремезне кертик, фәкыйрьләрне кертик, кыскасы, эшкә яраклы кеше булыйк! Әгәр акча булса, һөнәр мәктәпләре ачыйк, булмаса, хөкүмәтнекенә керик. Кыскасы, өйрәник, белик, белүемез киләчәктә ярарлык булсын. Сәүдә мәктәпләренә керик. Сәүдә фәнен укыйк, аны белик, яхшылап сату итә башлыйк, бүрек берлә кәләпүшдин үтик. Гомумхалык арасында үтә торган нәрсәләргә күчик, эшне белеп йөртик. Расхутны чаклап тотыйк, хөкүмәт мәктәпләренең башка бүлемнәренә дә керик. Университетның һәммә факультетларын тутырыйк. Доктор булыйк, юрист булыйк, тарихчы булыйк, математик булыйк. Архитектура мәктәпләренә керик. Нәфис сәнгать мәктәбенә керик. Кыскасы, һәрнәрсәне укыйк, һәр эшне белергә тырышыйк, белик, эшлик. Ул вакытта эшкә өйрәнермез, акчамыз булыр. Кирәк урыннарга сарыф кыла алырмыз. Һәм дә хәзерге кебек хәер сорашмассыз.
Бу китешчә китсәк, дәүләт бик тиз бетәчәктер. Дәүләт бетсә, һәммә нәрсә бетә. Әүвәл әхлак бозыла, икенче – дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә. Бу – тарих берлә кырык мәртәбә исбат ителгән бер мәсьәләдер. Хәзердә дөньяның иң тәрәккый иткән халыклары – иң бай халык һәм иң мәдәниләшкән халыклардыр. Дәүләт бетте, мәдәният бетте. Гарәпләр Габбасый хәлифәләре заманасында иң бай халыклар иде. Иң мәдәниләшкән халыклар иде. Дәүләт бетте, мәдәният бетте, үзләре дә эләгеп кенә калдылар. Шуның өчен милләтне алга йибәрер өчен акча кирәктер ки, ул эш белү берлән генә буладыр. Шуның өчен хәзер бер мәктәп ачтыкмы, аның янына бер һөнәр бүлеге ясарга кирәк. Мәктәптә ни-нәрсә укылса да, тормышында бернигә ярарлык нәрсә булсын!
Халкымызның иң курка торган нәрсәләре – укыган кешедә диннең бетүедер. Бу мәсьәлә – бик күп сөйләнә торган һәм дә голяма тарафыннан үзләренең «наданлыкларын» саклый торган бик куәтле бер коралдыр. Хәзер бер эш булдымы – голяма сыйныфы, алар артыннан гавам халкы укыган кешеләрдә милли әхлакның югалуын һәм диннең зәгыйфьләнүен сөйләргә тотыналар. Бигрәк хөкүмәт мәктәпләрендә укыган кешеләрнең яман атларына кереп, аларга эшләре төшкәндә, мирза әфәнде, диеп сөйләсәләр дә, күңелләреннән аларны начар күрәләр. Бу да, минемчә, безнең исламиятне белмәвемез. Һәм дә Чыңгыз заманында Каракорым сахраларында бабаларымызның алып килгән Конфуций тәгълиматының исламнан таза итеп урынлашуыннандыр.
25
Кытайларның мәшһүр хәкимнәре һәм диннәренең вазыйгы (башлап җибәрүчесе). Миладидан дүрт гасыр элек булган. –