Без билетларымызга «мөселман» дип яздырсак та, исламияткә тияләр, дип, зур тавышлар чыгарсак та, тикшереп караганда, боларның бик күбесе баягы Конфуций тоткан юлдагы мөкатдәс нәрсәләремезгә тигәнгә генә булып, исламият бөтенләй читтә каладыр.
Хәзердә русча укырга ярамый, русча киенергә ярамый мәсьәләләре дә исламиятнең рухы һичбер вакытта кабул итми торган нәрсә булганга, боларны «дингә каршы» дигән сүз ишеткәндә, диннән аңлашылган ислам булмаенча, Конфуций ышануы икәнлеге һәркемгә белергә тиешле бер эштер.
Моннан мең өч йөз ел элек гыйлемне фарыз иткән дин ничек ул, Волга буендагы Әхмәтҗан абзый угылы, Кышкарда укып, мулла булгач яисә Фәхри мөәззин угылы, Бохарага барып көтү көтеп кайтып, Казанга мулла булгач, яисә Дәмин хәзрәт угылы Мисырга барып, әллә нинди ишанлык алып кайткач, хәрәмга әйләнгән?! Бик гаҗәп бу! «Бу – дин дә хәрәм!» дигән сүзне дә, Конфуций тәгълиматына багышламаенча, исламияткә аудару иҗтимаг нәкыйзәенен ничек гакыл кабул итә! Хәер, сез, вакыт берлеге – шарт, фарыз, мең өч йөз ел элек хәрәм булган бу елларда, диерсез, яисә урын берлеге – шарт, фарыз булган Азияда, хәрәм булган Ауропада, диерсез, ни әйтсәңез дә әйтерсез, бу ышануыңыз – сездә, булса да, Конфуций ышануыдыр. Ислам әйтә дисәңез, исламга бик зур яла ягу һәм дә кыямәт көнендә сезне бик зур җаваплылыкка илтә торган яла ягудыр…
Унбиш миллион халыкка нә укырга бер мәдрәсәмез бар, нә бер һөнәр мәктәбемез бар, нә бер гәзитәмез бар. Ике-өч миллион финнәрнең ике йөз гәзитә-журналлары бар. Авылларына кадәр камил мәктәпләре бар, шәһәрләрдә күпсанлы гали мәктәпләре, һөнәр мәктәпләренең исәбе юк. Ауропаның һәр зур мәктәпләрендә әллә никадәр шәкертләре укыйлар. Әллә никадәр кешеләре бөтен дөньяда шөһрәт тоттылар һәм тоталар. Балкан болгарлары – бер уч халык, бөтен дөньяга үзләренең барлыгын исбат иттеләр. Бөтен дөньяга шәкертләрен җибәрделәр! Дөньяның һәр өлешендә, һәр зур мәктәпләрдә болгар шәкертләре тутырдылар. Көннән-көн эш башында эшкә сәләтле кешеләр мәйданга атылдылар, көннән-көн милләтнең киләчәген тәэмин иттеләр. Без ни эшлимез? Безгә шундый кешеләр кирәкмимени? Әллә безнең шундый кешеләремез һаман шул ярты муллалар тарафыннан идарә кылына торган Кышкар, Сатыш, Саба, Казанның чүплек башына салынган мәдрәсәләрдән чыгармы? Шул педагоглар, ниһаять, шул дин галимнәре, моннан ике мең ел элек вафат булган Әфләтун, Аресту фәлсәфәләрен аңлар-аңламас язылган китапларыннан, софистларның шул мөгаләталәреннән[26] чыгармы?
Вакыт! Вакыт! Күзне ачып карарга вакыт! «Ләфыз» («Сүз») бәхәсләренә, ниһаять, [бәя] бирергә [вакыт] йиткән! «Сөлес»[27] бәхәсеннән бернәрсә чыкмаган кебек, үзең белмәгән гыйлем мәсьәләсеннән дә бернәрсә чыкмадыгы мәгълүмдер. Чыкса, шул биш-алты гасырда чыгар иде. Ауропалылар бу юлга ничек килеп төшкәннәр? Аларның бу көнге тәрәккыйләренә ниләр сәбәп булган? Зинһар, шуны гына, гомуми тарихның бер битен генә укысаңызла?! Йа Рабби, бу ни сукырлык, йа Рабби, шулкадәр кояш кебек ялтыраган мәдәниятне күрми, аңламый торган нинди наданлык?! Әгәр ауропалылар без хәзер дучар булган схоластиканы тәмам башлары әйләнгәннән соң ташламасалар иде, алар бүген безнең кебек хурлык, бозыклык астында изелерләр иде. Качанга кадәр шул кәгазь капчык ясарга гасырлары җиткән «Казый», «Тәһзиб», «Мөбин», «Тораб» ларны кулдан-кулга йөртермез? Качанга кадәр моннан төгәл бер мең ике йөз сиксән биш ел элек беткән сектантларның бәхәсләре берлән башымызны катырырмыз? Качанга кадәр үземезнең шул наданлыгымызны күрмәенчә, сукыр төсле, максатсыз хәрәкәт итүемезне саклармыз…
Оят безгә, оят! Бөтен дөнья наданлык астында сакланган вакытта Болгар кебек камил шәһәрләр, шулкадәр тәртипкә салынган идарәләр, шулкадәр бөтен дөнья гизә торган гайрәтле болгарларның угылы түгелме без? Без шулай ук үлдекмени? Без үземезнең кем икәнлегемезне дә белми йөреп беткәнмез… Әгәр бездә аз гына гайрәт, аз гына саклану хисе булса, безнең һәр эшемездән ике өлеш файда чыгуында һич шөбһә юктыр. Безнең болгарлардагы сәләтлелек бик аз халыкта бардыр. Безнең шул вак-төяк рус мәктәпләренә кергәнемез дә, укысалар, һәрвакыт алдынгы шәкертләрдән саналалар. Фәкать безгә хәзер үземезнең эшемезнең ничек икәнлеген белергә кирәк, хәлемезне яхшыртырга ничек тотынырга кирәк булса, шулай хәрәкәт итәргә кирәк. Ләкин, һичшиксез, хәрәкәт кирәк. Кайбер кеше «замана берлән үзе булыр» фикерендәләрдер. Алар яисә эшне аңламыйлар, аңлаганнары әйтсә, үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен саклау өчендер. Иген сачмаенча «замана берлән» булмаган кебек, милләт кирәкләре дә укымаенча булмаячактыр. Шуның өчен укырга кирәк, укырга кирәк. Үз мәктәпләремездә башлангыч мәгълүматлардан артык нәрсә алу мөмкин булмаганга, рус мәктәпләрендә укыйк, каралабыз икән – каралыйк. Аңлаган кеше каралса да, тиз кайтып төшәр.