Выбрать главу

Пристав, Сәгыйть әфәндегә карап: «Сезнең фатирыңызда тентү ясарга әмер булды!» – дип, тентү ясарга тотынды. Борынсыз хуҗа, мине күргәч, әллә ниләр кылынып сүгешергә тотынды. Приставка: «Миндә гаеп юк, мин ике кешегә генә бирдем», – дип, үзен йоларга юл хәзерли башлады. Тентү башланды. Мин йоклаган булып ята идем.

Сәгыйть әфәнденең фатиры безнең редакциямез хисапланганга, гәзитәләрнең, хатларның, мәкаләләрнең исәбе-хисабы юк иде. Шуның өчен тентү бик озак дәвам итәчәк иде. Приставның аруыннан һәм дә язуларның барысы да татарча булуыннан безнең мәкаләләрне, хатларны барысын да калдырырга булдылар. Пристав янындагы татар городовое һәр язуны әйләндереп-әйләндереп карый иде дә, берсен дә аңламагач, бер сүз дә танымагач: «Статья, ваше благородие», – дип, читкә ташлый иде. Сәгать ярымнар вакыт үткәннән соң, тентү бетте. Пристав протокол язарга тотынды. Минем хакымда Сәгыйть әфәнде: «Ул иптәшемез, кичә театрдан кайтырга ерак булганга, монда кунды», – дип, җавап бирде, пристав, шул сүзгә канәгатьләнеп, мине борчымаска булды. Ләкин татар городовое, үзенең егетлеген һәм дә тугры хезмәт итүен күрсәтер өчен, мине уятып сорауны мәслихәт күрде. Пристав иренеп кенә: «Уят алай булса!» – дип әмер итте, городовой мине уята башлады. Мин, бераз уянмаган булып торганнан соң, күзләремне ачар-ачмас торып утырып, бик гаҗәпсенгән кебек, бер дә курыкмаган кыяфәт берлән сөйләргә тотындым. Мин хәзер мине алып китәчәкләренә тәмам ышанганга, бик акрын гына торып киенә башладым. Пристав, приставтан битәр өй хуҗасы, минем кемлегем хакында бик күп сөальләр бирә башладылар. Мин, бер дә исе китмәгән кеше кебек, «фәлән урамда торам» дип ялганладым. Минем әйберләремне карарга тотындылар. Миннән бернәрсә дә чыкмады. Протокол яза башлагач, мин үземнең фамилиямне яшерүдә хәзер файда юклыгын белгәнгә, мине илтәчәк икенче часть полициясе барысы да мине таныганга, мин үз фамилиямне әйттем. Иптәшләр теләр-теләмәс минем күземә карадылар. Алар да минем өчен котылырга юл юклыгын белгән кебек күренделәр. Ләкин пристав яңа кеше булганга, мине алай да таный алмады. Протокол беткәннең соңында мин, полициягә бармаска теләп, әллә никадәр тартыштым.

Шулай булса да барырга мәҗбүр булдым. Кесәмдәге кичәге акчаны Исхак әфәндегә калдырып, Сәгыйть әфәнде берлән бергә полициягә киттек. Полициягә минем керүем бөтен полицияне гаҗәпкә калдырды. Алар үзләренең 11 ай эзләгән кешеләренең аяк астыннан чыгуына исләре китте. Мине бик тиз төрмәгә җибәрергә дә вәгъдә кылып, полициянең исерекләр яба торган бүлмәсенә кертеп яптылар. Озакламаенча мине тагы чакырып, сорашып, әллә кемнәр берлән телефоннар берлән сөйләшергә тотындылар. Мин шунда безне тентегән городовойдан сорап тышка чыктым. Бәдрәфкә керү берлән исем китте. Бәдрәфнең тәрәзәсе бөтенләй ап-ачык. Тагы өстенә мине чыгарган стражник та тышта калды. Минем күңелемә кылт итеп качу фикере төште. Мин хәзер качарга план кора башладым. Ләкин, полиция йортыннан чыккач, Болакка таба китәргәме, әллә Мокрыйга таба китәргәмелеген хәл кыла алмадым. Ахырдан, Мокрыйга китәргә уйлап, качарга ниятләп, тәрәзә янына килдем. Тәрәзә аша атлыйм дигән вакытта, ишек ачып стражник керде. Мин чалбарымны рәтләгән булып, стражник алдында тагы бераз торып, политсәгә кердем. Сәгыйть әфәндене минем яныма кертмәделәр. Мин, тагы приставны күреп, тизрәк төрмәгә озатсаңыз ла, дип, тагы үземнең бүлмәмә кердем.

Кич берлән кояш баеганда мине тагы чакырдылар. Керсәм, Сәгыйть әфәнде дә анда икән. Безне икемезне дә җибәрәмез диделәр. Озакламады, ике городовой безне озата киттеләр. Без, иртәдән бирле бер дә ашамаган булганга, юлда кондитерскига керергә сорадык. Городовойларның рәтләп җавапларын да көтмәенчә, кондитерскига кердек. Артымыздан килә торган бер городовой бик кабахәт булганга, бик ачуланып ашыктыра башладылар. Без тиз генә аннан-моннан әйберләр алып ашарга тотындык, һәм тиз генә кондитерчыга акча бирдек. Минем кесәмдә биш сумнан башка акча булмаганга, мин биш тәңкәлек кәгазь бирдем. Кондитердагы алучылар, сатучылар һәммәсе дә, полицәләр берлән кергән кешеләр күргәч үк, бераз гаҗәпсенгәннәр иде. Шуның өстенә городовой сүгенә башлаганга, болар бөтенләй курка башладылар. «Зинһар, чыгыңыз», – дип ялына башладылар. Минем акчамны кайтарып торырга шактый вакыт китәчәк булганга, полицейский сүккән саен сүгүе куәтләнә барганга, болар акчаны алмый башладылар. Безнең: «Алыңыз!» – дигән сүзгә дә карамаенча: «Тизрәк чыгыңыз!» – дип үтенә башладылар. Без чыгып киттек. Городовойның ачуы тиз басылмады. Ул, беренче частька барып җиткәнче, сүгенә-сүгенә барды. Шуны да әйтергә оныткан икәнмен. Көн бик ямьсез иде. Бик каты җилле буран ява иде. Бураны әллә нинди җепшекле булганга, бөтен битләргә, башка, күзгә сылана иде. Кибетләрнең вывескалары, өйләрнең трубалары җил берлән әллә нинди ямьсез тавышлар чыгаралар иде. Без һаман элгәрегечә көлешә-көлешә, кондитердан алган әйберләремезне ашый-ашый бара идек. Бу начар городовой җилне, очраган кешеләрне, безне бер туктамаенча сүгеп килә иде. Безне сүгү туйдырган булырга кирәк, ахырга таба иптәшен сүгә башлады. Аннан да арыгач, беркемгә дә багышламаенча, үзенең белгән һәммә кабахәт сүзләрен тәкрар кыла[28] башлады. Озак та үтмәде, без беренче частька кердек.

вернуться

28

Тәкрар кылу – кабатлау.